16+

“Милләтебез өчен динебездән башка кыйбла юк”

Татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте корылтаенда сүз, нигездә, телне һәм милләтне саклап калу турында барды.

“Милләтебез өчен динебездән башка кыйбла юк”

Татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте корылтаенда сүз, нигездә, телне һәм милләтне саклап калу турында барды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында имамнарның татар телен һәм гореф-гадәтләрне саклаудагы ролен ассызыклап үтте.
– Авырлыкларга карамастан, республикабыз алга таба гөрләп бара. Күп эшләр эшләнде, әмма киләчәктә эшлиселәре тагын да күбрәк. Мәчетләрдә укыту эшен дәвам итәргә кирәк, чөнки телне, гореф-гадәтләрне саклауда сезнең өлешегез бик зур. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу эшне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Әлеге чараны матур итеп башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Диния нәзарәтенә, сезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте ул корылтай делегатларына.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сүзләренчә, милләтебезне саклап калуда диннең роле аеруча зур.
Милләтебез өчен динебездән башка кыйбла юк. Бу безнең иң зур кыйммәтебез дә, рухи кыйблабыз да. Шуңа имамнарның халкыбызга телебез язмышы һәм киләчәге турында үтемле итеп җиткерә алуы, телебезнең матурлыгын күрсәтүе кирәк. Аларның тел осталыгына ия булуы да мөһим. Нәзарәткә дин әһелләрен вәгазь осталыгына өйрәтик әле дигән теләк белдергән идем. Нәзарәт безне ишетте һәм бу эш алып барыла. Телебезнең матурлыгын, нәфислеген милләттәшләргә тирәнрәк итеп сеңдерә алырбыз дип уйлыйм, – диде ул.

Милләттәшләребезнең бик күбесе республикадан читтә яши. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев читтәге татарларның зур үтенече барлыгын җиткерде.
– Очрашкан вакытта алар, безгә имамнар кирәк, диләр. Дин әһелләренең яшьләре олы, кайбер мәчетләрдә имам вазифасын башка милләт вәкилләре башкара. Татар мәчетенә татар имамы кирәк. Чит өлкәләрдәге мөфтиятләр белән сөйләшеп, вакытлыча булса да имамнарны җибәрсәк, безнең яктан зур өлеш булыр иде, – диде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең дүрт еллык эшчәнлегенә хисап тотып, безнең эшләгән эшләрне җыеп, кыска, әмма бик тирән мәгънәгә ия бер сүз белән атап булыр иде, ул сүз – әманәт, дип белдерде.
Безнең эшчәнлегебез Аллаһының алты әманәтен саклауга юнәлтелгән иде. Әл-Коръәнне бастырдык; Мәгарифне үстердек; Алтын мирасыбызны барладык; Нәсыйхәтләр бирү бурычын үтәдек; Әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга омтылдык; Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен сакладык. Туган тел дә – Аллаһтан әманәт! Нәзарәтнең бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, телне өйрәтү, халыкта дини-милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарыла. Иң зур казанышыбыз – “Имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”. Барлык имамнар дини эшчәнлекләрен шунда күрсәткән тәртип буенча башкара. Ә тәртипләр татар гореф-гадәтләрен саклау механизмы булып тора. Телне саклауга зур өлешне мәчет каршындагы татар теле курслары кертте. Гомумән, мәчетләрдәге барлык чаралар да татарча алып барыла. Кыскасы, татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный, – дип сөйләде ул.

Милли шура рәисе 4 июньдә дин әһелләре форумы, ә 5 июньдә Изге Болгар җыены оештырылачагын хәбәр итте.
Диния нәзарәте корылтаенда республика мөфтиен сайлау да узды. Мөфти вазифасына кабат Камил хәзрәт Сәмигуллинны сайладылар. Аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар. Мөфтинең беренче урынбасары итеп Илфар хәзрәт Хәсәнов, ә баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading