Пәйгамбәребезнең: “Халәтләре белән сездән өстә булганнарга түгел, ә сездән аста булганнарга карагыз.
Бу сезгә Аллаһының бер генә нигъмәтен дә аз дип күрмәскә ярдәм итәр”, – дигән хәдисен (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим) искә алам да, аның нинди тирән мәгънәгә ия булганы хакында фикерлим.
Без һәрвакыт нәкъ менә шул өстәгеләргә карап, үз тормышыбызны аларныкы белән чагыштырырга, аларныкына омтылып яшәргә тырышабыз. Халыкта юкка гына: “Күрше тавыгы күркә булып күренә”, – диелмәгән. Ә бик кызыккан ул тормышның безгә тышкы ягы гына күренергә мөмкин. Эче нинди хәлдә икән аның? Бәлки бу кешеләр берәүгә дә сөйли алмый торган сер, йөк белән яшидер? Бәлки бу сер, борчу аларның ризыкларының тәмен, йокыларының тынычлыгын аладыр? Без белә алмыйбыз!
Өстәгеләргә түгел, ә аста булучы кешеләргә карау дигән сүзләр бәла килгән вакытка да туры килә. Кеше яки аның якыны берәр бәлага дучар булса, сәламәтлегенә, малына зыян килсә, аның: “Моннан да начаррак була ала иде, Раббым саклаган”, – дип әйтүе, шулай уйлавы үзенең күңеле өчен дә тынычлык булачак, Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, бу авырлыкны җиңел узуга да сәбәпче булыр.
Гадәттә без иртәгә буласы көнне көтеп яшибез. Әйтерсең лә: “Иртәгә бәхетле булырмын, ә бүген мин бәхетле булырга теләмим”, – дип әйтәбез. Ә бит тормышыбызның һәр мизгеле – ул үзенә күрә бәхет, чөнки нинди кыен вакытларда да шөкер итәр өчен сәбәпләр булачак. Аны күрә белергә генә кирәк.
Кеше тормышы сынаулардан, авырлыклардан тора. Бу дөнья – сынау мәйданы. Һәркемнең үз сынавы, үз йөге, үз авырлыгы. Бер көнне кулыма килеп кергән газетадан, җир йөзендә көненә 8000 бала ачлыктан үлә, дигән мәгълүматны укыдым. Әйе, бу безнең өчен яңалык түгел. Моның турында тулырак интернеттан тагы да күбрәк укып белә алабыз. Әмма үз тормышында ниндидер бер сынау, авырлык алдында калган кеше бу сүзләрне башка төрле кабул итәргә тиештер дип уйлыйм. Аллаһының рәхмәте белән безгә хәзер килгән сынау вакытлычадыр, ә менә бу саннар, бу хәлләр коточкыч түгелме?!
Безнең баш мие мондый күңелсез хәбәрләргә шул дәрәҗәдә ияләште ки, хәтта без еш кына аларга зур игътибар да бирмибез. 8000 бала! Һәр көнне!
Мин һәрвакыт ипи валчыгын өстәлдән җыеп алганда әле мәктәптә укыганда ишеткән бер вакыйга күз алдыма килеп баса. Дәү әниләрнең, әниләрнең газетадан укып, елап сөйләгәннәре әле дә исемдә. Сугыш вакытында бер әби ачлыктан елаган күкрәк баласын – оныгын тынычландырырга теләп, берәр нәрсә тапмаммы, дип эзләнә торгач, шкаф артыннан бер кечкенә генә төргәккә салынган ак катнашма табып ала. “И-и килен бигрәк хәстәрле инде, бераз он алып куйган”, – дип, аны болгатып балага ашата. Бу он түгел, ә күселәр өчен әзерләгән агу була...
Безнең бүген тамак тук, өс бөтен. Әмма без моны байлыкка санамыйбыз, билгеле. Ни кызганыч...
Кайчандыр көнбатыш язучысы иҗат иткән бер китаптан шундый җөмләләр укыган идем: бу тормышны авырлыксыз үтәрмен дип көтмә, өметләнмә!
Чыннан да, тормышында авырлыклар булмаган, проблемаларсыз яшәгән кеше юк. Әгәр бер төркем кешегә: “Кайсыгызның бүгенге көндә бер мәшәкате, борчуы да юк, кулларыгызны күтәрегез”, – дип әйтсәләр, кул күтәрүчеләр күп булырмы икән?!
Пәйгамбәребез: “Берәү иртән имин хәлдә, үз халкы арасында уянса, тәне сәламәт булып, ашарына ризыгы булса, ул бөтен дөнья малына ия кеше кебек булыр”, – дигән (ибне Мәҗе хәдисләр җыентыгыннан).
Дин ул – күрсәтмә, ул яшәү рәвеше, ул, иң беренче чиратта, безнең үзебез өчен кирәк. Әйе, бу дөньяда авырлыксыз яшәрмен дип өметләнә, ә шул авырлыкларны үтәргә ярдәм итәчәк Аллаһының Рәхмәтенә таян.
Бу темалар күптән “тапталган” кебек тоелса да, искә төшереп торуның бер зыяны да булмас дип уйлыйм, чөнки болар хакында чыннан да бик аз уйланабыз.
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар