16+

Исемдәмени хикмәт?!.

Редакциягә бер газета укучыбыз шалтыратты. Халисә апаның бер таныш хатыны, баласы бик еш авырып торгач, өшкерүче әбигә барган булган. Әби исә, улыңа исеме килешмәгәндер, муллага барып яңа исем куштырып кайт, дип киңәш биргән. «Исеме ямьсез булса, барып алыштыртып та кайтыр иде, үзебезнең татар исеме - Раил бит. Нәрсәгә кирәк икән...

Исемдәмени хикмәт?!.

Редакциягә бер газета укучыбыз шалтыратты. Халисә апаның бер таныш хатыны, баласы бик еш авырып торгач, өшкерүче әбигә барган булган. Әби исә, улыңа исеме килешмәгәндер, муллага барып яңа исем куштырып кайт, дип киңәш биргән. «Исеме ямьсез булса, барып алыштыртып та кайтыр иде, үзебезнең татар исеме - Раил бит. Нәрсәгә кирәк икән...

- Һәрнәрсә Раббыбыз Алладан килә. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә берәр гаиләгә бала биреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) алар аша үтәргә тиешле кайбер шартларын да куйган. Иң беренчесе - Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: балага күркәм мәгънәле матур исем сайлагыз һәм кушыгыз, ди. Икенчедән, чир-кайгылар балага ябышмасын өчен, кыз бала туса, бер сарык, ир бала туса, ике сарыкны корбан итеп чалыгыз, ди. Сабый бала әдәпле, матур, күркәм гадәтле булсын өчен, җиденче көнендә беренче чәчләрен кыргач та аны җыеп үлчәп, көмеш бәясенә күчереп исәпләп, шуның кадәр сумманы мескен-ятимнәргә сәдака итеп таратырга куша. Әгәр дә ир малай булса, 7, 14 яки 21 нче көнендә (ничек иртәрәк булса, шуның кадәр хәерлерәк) аны сөннәткә утыртырга кирәк. Ә менә дөрес исем кушылмаганнан баланың бәхете булмас, чирләрдән арынмас, дигән хәдис-шәрифләр юк. Еш кына ишеткән бар: күрәзәчеләр кайберәүләргә исемен алыштырып карарга киңәш итә, имештер, бәхетең дә ачылып китә, ирең дә читкә йөрүдән туктый, гомумән, эшләрең уңайланып китә. Бу хак сүз түгел.
- Миңе күп яки берәр зур миңе булганнарга исемнәре алдына «миң» сүзен кушып эндәшергә кушалар.
- Бу - безнең гореф-гадәтебез. Аны кушып әйтүдән гөнаһы юк. Әбиләребезнең, аның файдасын да күрә идек, дип сөйләгәннәрен беләм. Вәләкин миңнәрне бирүче дә, алучы да Аллаһы Тәгалә. Халык арасында ай сүзенә башланган исемнәрдән дә курку бар. Имештер, бала андый исемне күтәрә алмый. Диндә Айзирәк, Айгөл һәм башка шундый исемнәрне кушарга ярамый дигән сүз юк. Димәк, алардан куркырга кирәкми.
- Кеше исемен алыштырганнан соң, исеменә ияләшә алмыйча, һаман да элекке исеме белән эндәшсәләр, Аллаһы Тәгалә каршында ул кайсы исем белән йөри?
- Кешене халык нинди исемдә белсә һәм аңа нинди исем белән эндәшсә - Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аны кабереннән шул исем белән кубарыр. Яңа исем куштырып, аны мулла белән син генә белсәң, башкалар да аңа яңа исеме белән эндәшмәсәләр, бу исем кушылмаган дип саналыр.
- Әби-бабаларыбызның исемнәре озынрак булып, аларны кыскартып әйткәннәр. Дога кылдырганда, сәдака биргәндә алар барып ирешсен өчен, тулы исемен әйтергә кирәкме?
- Әйе, безгә әбием яки бабам фәлән исемдә йөри, паспортында үзгәрәк итеп язылган иде, догагызда ике исемен дә кулланыгыз, диләр. Сәдака биргәндә аны гадәттә фәлән әбиебезне күз алдында тотып бирәбез бит. Ул безнең ниятебездә үк чагыла. Шуңа күрә, иншалла, биргән сәдакабыз да аның рух-шәрифләренә барып ирешер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading