Казандагы таш мәчетләрнең күбесен татар байлары төзетеп калдырган.
Татарстан башкаласының Мәҗит Гафури урамы, 34а адресындагы “Иске-Таш” мәчете 1нче гильдия сәүдәгәр Габдулла Үтәмешов акчасына 1802 елда төзелгән. Риваятьләргә караганда, әлеге гыйбадәтханә 1552 елда Казанны яклап сугышканда һәлак булган сугышчыларның туганнар каберлеге янында урнашкан. Икенче бер фикерләргә караганда, каберлекнең Емельян Пугачев гаскәрендәге татар сугышчылары җирләнгән кабер булуы да ихтимал. Каберлеккә зур иске таш куелган булган. Шуңа бәйле рәвештә мәчеткә дә “Иске-Таш” исеме ияргән. Исемнең килеп чыгышында гыйбадәтханәнең җимерелгән мәчетләрнең ташларын, ягъни, иске ташларны кулланып төзелгәнлеге дә роль уйнаган булырга мөмкин.
Казанның Яңа-Татар бистәсендәге “Иске-Таш” мәчете заманында 9нчы Җәмиг мәчете дип тә йөртелгән. Ул шәһәрдә барлыкка килгән таш мәчетләрнең тугызынчысы. Архитектор Александр Шмидт проекты буенча мәчеткә 1830 елда үзгәрешләр кертелә. Гыйбадәтханә классик традицияләргә таянып төзелгән. Өч яруслы манара түбә өлешеннән күтәрелә. Мәчет 2 катлы, эчендә ике зал урнашкан.
Яңа Татар бистәсендәге хәзерге Мехчылар урамы, 7 адресындагы йорт урынында заманында агач мәчет булган. Казанның 1782 елдагы архитектор Василий Кафтырев төзегән планында әлеге агач мәчет күрсәтелә. Таштан төзелгән “Иске-Таш” мәчете барлыкка килгәннән соң да агач мәчет әле мәхәллә ихтыяҗларында файдаланыла. 1830 елларда Мехчылар урамындагы агач мәчет инде юкка чыга. Таштан төзелгән “Иске-Таш” мәчете Яңа-Татар бистәсендәге борынгы агач мәчетнең “дәвамчысы-варисы” дип кабул ителә.
Габдулла Үтәмешов Россиянең төрле төбәкләрендәге татар авылларында унлап мәчет төзеткән. Дин белгече-реформатор Габденасыйр Курсави “Иске-Таш” мәчетенә нигез салганда Мәккә тарафын, ягъни, кыйбланы күрсәткән. “Иске-Таш” мәчетендә беренче мулла булып Фазыл Сәйфетдинов торган. 1813 елдан имам вазифасын Әмирхан гаиләсендәгеләр башкарырга керешә. Аларның йорты мәчет янәшәсендә урнашкан була, биредә танылган язучы Фатыйх Әмирхан да яшәгән. “Иске-Таш” мәчетенең “Әмирхан” мәдәрәсәсендә ел саен 80 шәкерт укыган. Алар дин белеме белән беррәттән татар һәм рус теле дәресләре дә алган.
ТАССРның Үзәк Башкарма комитетының 1939 елның 22 апрелендәге карары нигезендә “Иске-Таш” мәчете ябыла. Совет чорында мәчет бинасы мәктәп, склад буларак файдаланылган. “Иске-Таш” мәчете 1994 елда дин тотучыларга кайтарып бирелде.
Комментарийлар
0
0
Укырга бик кызык язма,рэхмэт авторга!
0
0