Миллиард ярымнан артып киткән ислам дөньясы олуг кунакны - Рамазан аен каршы алды. Әйе, бу кунакның килүенә үзгәреп торучы һава торышлары да, гарәп илләрендә барган ыгы-зыгылар да, икътисади кризислар да, якынлашып килүче Сочи олимпиадасы да, Казандагы Бөтендөнья Универсиадасы да киртә була алмый. Күк йөзендә Шәгъбан ае югалгач, яңа Рамазан ае...
Рамазан - күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлыктыр. Рамазан сүзен ишеткәч, кайбер кешеләрнең күңелләрендә шатлык хисләре урынына ниндидер борчулы кичерешләр пәйда була. «Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә һ.б... ». Аллаһының кунагын көтмәгәндә оешмага башкаладан килеп төшкән явыз ревизор кебек кабул итәргә ярамый. Рамазан безне нәрсәдәндер мәхрүм итү өчен түгел, бәлки Хуҗасы тарафыннан капчык-капчык бүләкләрне тарату өчен килә. Иман ияләре ул кунакны һәр шәһәр һәм авылга, һәр мәчет-мәхәлләгә, һәр өйгә, гаиләгә һәм һәр йөрәккә кертеп, ай дәвамында аның бәрәкәт капчыкларын бушаталар. Изге кунак бүләк капчыкларын таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең кылган изгелекләрен җыя. Соңыннан ул капчыкны Раббысы хозурына алып кайта.
Рамазан ае безнең күңелләргә ураза ае дип кереп калган. Әмма бу айны ураза белән генә чикләү гадел булмас. Рамазан - изгелекләр ае. Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Рамазан аеның беренче киче җитсә, күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй, изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл», - диде».
Шөкер, халкыбыз изге Рамазан рухын мең елдан артык саклап килгән. Газиз әби һәм бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә урак өстендә дә рузаларын калдырмаганнар. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган. Әбиләр сөйләвенчә, эссегә түзә алмагач, кар базларына төшеп суына торган булганнар. Әле авыз ачу өчен дә табынында әллә нәрсә булмаган. Бу аларның ни дәрәҗәдә иманнарына тугры, никадәр сабыр булуларын күрсәтә. Риза хәзрәтебез бу хакта шундый юллар язып калдырган: «Бу елларда Рамазан уразасы озын көннәргә, кызу эш вакытларына туры килде. Бу көннәрдә ураза тотулар, бигрәк тә ураза хәлдә көн буенча эш эшләүләр җиңел түгел. Ләкин бу көннәр инсаннарның гомерләрендә бер вә, бик күп булса, ике генә килә.
Ураза озын көннәргә туры килгән вакытларда без авылда, мәдрәсәдә булдык, эшче халыкларның хәлләрен күрдек, хәтта ураза тотмаска рөхсәте булган кешеләрнең дә башкалар белән ураза тотуларын, ашарга якын да килмәүләрен төрле урыннардан ишетә идек» (Җәвамигуль Кәлим шәрехе. 1916 ел).
Бүген XXI гасырда безне кулыбызга урак тоттырып көненә кырыгар сутый уңыш җыярга басуларга кумыйлар. Хәзер кондиционерлы комбайннарда эшләргә дә кешене Азия илләреннән китертә башладылар. Күпләр кондиционерлы өйләрдә яши, суыткычлы «тимер ат»ларда йөри. Кызып китсәң тәһарәтләнергә, госелләнергә чиста сулары килеп тора. Шөкер, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Калак белән су каптырып, рузалы булуыңны тикшереп йөрмиләр. Ураза тоткан өчен, кәнсәләргә чакыртмыйлар.
Әби-бабайларыбыз шундый авыр заманнарда саклап калган әманәтне бүген күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Аллаһ бездән разый булмас. Раббым, безгә исән-сау изге Рамазанны кунак итәргә, көндезләрен руза тотып, кичләрен намазларда булырга насыйп итсен. Авыр эшләрдә эшләүчеләрне, өлкән әби-бабайларыбызны Үз ярдәменнән ташламасын.
Рамазан айлары мөбарәк булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар