Шәһри Казан

«Кабан арты» мәчетендә «Рамазан чатыры» эшләячәк

18 июньдә, уразаның беренче көнендә, Һади Такташ урамында урнашкан «Кабан арты» мәчете территориясендә «Рамазан чатыры» исемле чара оештырыла. - Бәйрәм ачылышына Рамазан аена багышланган музыкаль номерлар әзерләнә, анда шулай ук изге ай турында видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк. Чакырылган кунаклар арасында республика һәм шәһәр җитәкчелеге, мөселман дәүләтләре консуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре,...

18 июньдә, уразаның беренче көнендә, Һади Такташ урамында урнашкан «Кабан арты» мәчете территориясендә «Рамазан чатыры» исемле чара оештырыла.
- Бәйрәм ачылышына Рамазан аена багышланган музыкаль номерлар әзерләнә, анда шулай ук изге ай турында видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк. Чакырылган кунаклар арасында республика һәм шәһәр җитәкчелеге, мөселман дәүләтләре консуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, табиблар, спортчылар да бар, - диде «ШК»га бәйрәмне оештыручыларның берсе Марат Заитов.
«Рамазан чатыры» хәйрия чарасы гына түгел, мәдәни-агарту проекты да.
Чатыр ишекләре Рамазан ае буена: 18 июньнән 15 июльгә кадәр эшләячәк, кунакларның милләтенә, диненә карамастан, ул һәркем өчен ачык. Теләгән барлык кеше дә, монда килеп, милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни программаларны карый ала.
- Чатырдагы һәр көнне үзенчәлекле итәргә тырышачакбыз, биредә ун милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен балалар бәйрәмнәре, Коръән уку бәйгесенә сайлап алу туры, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һәм башка бик күп чаралар планлаштырылган. Чатыр эшләү дәверендә анда алты меңнән артык кунак кабул итәрбез дип уйлыйбыз, - диде Марат Заитов.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: