16+

Казага калган намазларны нинди тәртиптә укырга?

Күп еллар инде намаз укыганым юк. Әлеге намазларны мин нинди тәртиптә каза кылырга тиеш?

Казага калган намазларны нинди тәртиптә укырга?

Күп еллар инде намаз укыганым юк. Әлеге намазларны мин нинди тәртиптә каза кылырга тиеш?

- Әгәр дә кеше алтыдан артык намазын калдырмаган булса, ул аларны тәртип буенча укый. Әгәр дә аның алтыдан артык намазы укылмый калган икән, калган намазларын үзе теләгән вакытта каза кыла ала. Искәрмә булып кояш чыгу, зәвәл һәм кояш баю вакытлары тора. Әгәр кеше намазының кайчан һәм нинди көндә калдыруын белсә, ул шуларны әйтеп ният кылырга тиеш. Әгәр соңга калган намазының вакыты һәм көне билгеле булмаса, түбәндәгечә ният кылсын:
«Ният кылам беренче укылмый калган (мисал өчен) иртәнге намазын укымакка» яки «Ният кылам соңгы тапкыр үтәлми калган иртәнге намазын үтәмәккә».
«Әт-Тәнвир» китабына аңлатмада «Соңга калган намазлар» бүлегендә әйтелә: «Әгәр кешенең соңга калган намазлары күп булса, ул кеше йә иң беренче, йә иң соңгы укымый калган намазына ният кылсын, мәсәлән, иртәнге намазга».

Сәхабәләрнең исемнәрен искә алган вакытта (ишеткәндә) радыяллаһу ганһу (ягъни Аллаһы алардан разый булсын) дип әйтү мәҗбүриме?
Болай дип әйтү мәҗбүри түгел, ләкин хупланылган гамәл.



Фото: IslamDag

tat.islam-today.ru

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading