Казанда мәчетләр күп, соңгы исәпләүләр буенча башкалада 78 иман йорты эшләп килә.
Әҗем мәчетенең имамы Сибгатулла хәзрәт Минаҗетдинов әйтүенчә, элек кенә алар санаулы иде. Әмма борынгы биналы, үзенчәлекле тарихы һәм кабатланмас архитектурасы булган ядкәрләребез күп түгел. Шуларның берсе булып башкаланың алтынчы җәмигъ – Әҗем мәчете тора.
Әҗем мәчете – Казанның иң матур иман йортларының берсе. Иске Татар бистәсенең энҗесе. Мәчет тышкы һәм эчке яктан да кабатланмас бизәлешләре белән истә кала. Бу мәчетне башкалары белән берничек тә бутап булмый.
Ул вакытта шәһәрнең көньяк-көнбатышында сабын җитештерү буенча эшләүче мөселманнар күпләп яши башлый. Әлеге таш мәчет XIX гасыр ахырында барлыкка килә. Тик моңарчы сабын ясау заводы хезмәткәрләре өчен XIX гасыр башында ук агачтан мәчет төзелгән була. Ул вакытта Казанның иң танылган һәм бай гаиләләреннән берсе булган сәүдәгәр Әҗемовлар һәрвакыт Әҗем мәчетен төзүдә финанс ярдәме күрсәтеп килә.
Шулай итеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән таштан салынган Әҗем мәчете 1890 елда төзелгән. Әйтеп киткәнебезчә, элеккесе 1810 елдан бирле эшләп килә. Әмма ул манарасыз бина була. 1851 елда Мостафа Әҗемов манаралы агач мәчет салдыра. Гасыр азагында мәчет тузгач, яңасын күпкә зуррак итеп таштан салу турында рөхсәт алына. Кызганыч, мәчетне проектлаган кешенең исеме билгесез. Төзелеш башланганчы ук акча биргән Мортаза Мостафа улы Әҗемев та вафат була. Тик әлеге иман йорты 1939 елда ябыла. 1989 елларда гына кабат мәчет буларак халыкка кайтарыла.
Әҗем мәчете башка мәчетләрдән аерылып торган. Бердән аның манарасы бинаның түбәсендә түгел, ә җирдә үз нигезендә урнашкан. Аннан үтә дә нәфис бизәкләр белән бизәлгән. Көнчыгыш стилендә эшләнгән онытылмас матурлыгын ул совет чорында тәмам җуйган була. Профессиональ реставраторлар һәм архитекторлар ярдәме белән, Әҗем мәчете беренче тапкыр архитектор Рафыйк Билалов проекты буенча 1990 елларда реставрацияләнгән.
Вакыт, шөкер, аның онытылмаслык архитектур кыяфәтен, яшкелт фирүзә төсе, тәрәзәдәге витражлары яссылыгында күккә ашкан биек манарасын кире кайтара. Көнчыгыш архитектурасы мотивлары бүген дә күзне уйната. Биредә биш вакыт һәм җомга намазлары укыла.
– Иман йортына киләләр, җомгаларда мәчетебез тулып тора. Билгеле, хәзерге шартлардагы таләпләрне үтәп җыелабыз. Туристлар күп килә дип әйтә алмыйм, без бит читтәрәк урнашкан. Соңгы вакытта зур реставрациядән соң (2015-2020) кабат ачылып эшли башладык. Төзекләндерү эшләре барышында да мәчетебез эшләүдән туктап тормады, – дип сөйли Сибгатулла хәзрәт.
Мәчет бинасы, гомумән, совет чорында да эшләүдән туктамый. Мәхәлләне япсалар да, ул хуҗалык эшләре өчен кулланыла башлый. Әҗем мәчетендә киномеханиклар мәктәбе ачыла. Бөтен түбән ярус кинопроекторлар торган классларга бүленгән була. Республика буйлап монда укырга киләләр. 1950 еллар ахырында Әҗем мәчетен кинотеатрга әйләндерәләр. Атна саен биредә шәһәр экраннарына чыгарга тиешле фильмнар да күрсәтелә. Спектакльләргә хәтта Мәскәүдән актерлар да килгән, диләр. Бинаның кинотеатр түгел, ә мәчет икәнлеге манара һәм тышкы диварлар гына хәтерләткән. Эчке яктан барасы да юк ителгән. Тышкы ягы да хәзерге кебек матур төстә булмый. Совет елларында мәчет кызыл кирпеч төсендә булган.
Әҗем мәчетенең үзенчәлеге – өчъяруслы манара. 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында Казанга килгән сәяхәтчеләрнең сүзләренә караганда, мәчет манарасы Истанбулдагы борынгы манараларын хәтерләтә. Әҗем мәчете манарасының биеклеге – 51 метр. Сибгатулла хәзрәт сүзләренчә, манарага менү туристлар өчен ябык.
Манараның өске өлешендә сез алтыпочмаклы йолдызларны таба аласыз, бу символны «Сөләйман мөһере»дип атыйлар. Алты почмаклы йолдыз мөселман язмаларында мөстәкыйль символ буларак сирәк кулланыла. Әлеге бизәк Әҗем мәчете коймасына да куелган.
Соңгы зур төзекләндерү эше 2016-2020 елларда алып барыла. Федераль бюджеттан да, республика казнасыннан да акча бүленеп бирелә.
Шунысы куанычлы, Әҗем мәчетен яратучылар аның күчермәсе буларак тагын бер мәчеткә нигез сала. Ульян, Буа юлыннан кайтучылар бу мәчетне күрә ала.
– Идел күпереннән чыккач, Әҗем мәчетенә охшатып, безнең архитектур күчермәләрен алып мәчет салынды. Әлбәттә, ул беркадәр мәчетнең кечерәк күчермәсе булды. Әмма архитектур үзенчәлекләрене нигездә сакларга тырыштылар, – дип сөйләде бу хакта Сибгатулла хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар