16+

Керерсең дә, аның гаурәтләрен күреп гөнаһлы булырсың

Динебез искиткеч дәрәҗәдә камил ки, хәтта дустыңа, туганыңа кунакка баргач, дөрес итеп ишектән керү тәртибенә кадәр өйрәтә.

Керерсең дә, аның гаурәтләрен күреп гөнаһлы булырсың

Динебез искиткеч дәрәҗәдә камил ки, хәтта дустыңа, туганыңа кунакка баргач, дөрес итеп ишектән керү тәртибенә кадәр өйрәтә.

Без, гадәттә, үзебезнең акылыбызга таянып, шулай яхшырык һәм дөресрәк дип уйлап эш итәбез. Ә чынлыкта, ул гамәлләребез Раббыбызның әмерләренә каршы килгән була. Мисал өчен, без күрешеләребезгә, туганнарга яки дусларыбызга ишек кыңгыравына басып тормыйча гына (рөхсәт сорамыйча) кереп, түргә узабыз. «Чит кешеләр түгел әле», – дип фикер йөртәбез. Әмма бу – шәригатебездә тыелган гамәл, чөнки Раббыбыз Коръәндә әйтә: «И, иман китерүчеләр, үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм сәлам бирмичә кермәгез (рөхсәт сорагыз һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез).

Әнә шулай эшләсәгез, сезнең өчен хәерледер, шаять, вәгазьләнерсез» («Нур» сүрәсенең 27нче аяте). Әйе, кардәшләрем, үз өебездән кала, башка кешләрнең йортына рөхсәт алмыйча, ягъни шәһәрдә булса – квартирның тышкы ишеге янындагы кыңгырау-звонокка басып, ә авыл җирендә ишек шакымыйча керергә ярамый икән. 

Төптәнрәк уйлап карасак, ишек шакымыйча, рөхсәт сорамыйча керү кешене уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин. Әйтик, дустыңның үз өендә эчке киемнән генә йөргән чагы да булыр. Ә син керерсең дә, аның гаурәтләрен күрерсең, дустың да оялыр, үзең дә гөнаһлы булырсың. Бу хакта күбебезгә таныш булмаган бер хәдис тә бар әле, анда Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Әгәр сезнең берегез өч тапкыр рөхсәт сораса һәм аңа керергә рөхсәт бирелмәсә, кире кайтып китсен», – дигән (Бухари риваяте). Әйе, бу очракта да бернинди үпкәләү булырга тиеш түгел. Шакып-шакып та, кыңгырауга басып та ачмасалар, хуҗаларга үпкәләргә ашыкмыйк.

Бәлки ул өйдә түгелдер, ә бәлки аның беркем белән дә сөйләшерлек кәефе юктыр. Тормышта төрле хәлләр булгалый. Алдан көнен һәм вакытын килешенеп килеп тә, танышларыбыз (туганнарыбыз, дусларыбыз) ишек ачмаса, ачуланмыйк, әле генә китерелгән шушы хәдисне искә төшерик. 
Хәзер инде безнең хәлләр күпкә җиңеләйде, кесәбездә телефон бар. Берәрсенә барасы булса, башта шалтыратып: «Килсәм буламы, вакытсыз борчуым түгелме», – дип рөхсәт сорыйбыз. Бу – әдәп-әхлак күрсәткече. 

Динебезне, аның хөкемнәрен өйрәнсәк, гыйлемгә омтылсак, үзебезне күп кенә ялгышлардан саклап калырбыз һәм тирә-ягыбыздагы кешеләрне дә уңайсыз хәлдә калдырудан ерак булырбыз. «Аллаһ сезгә үзенең хөкемнәрен әнә шулай бәян итәдер, Аллаһ – белүче вә хөкемче» («Нур» сүрәсе, 59нчы аять).

Раил Фәйзрахманов.
 

Язмага реакция белдерегез

10

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading