Кешегә беркайчан да ярап булмаячак, хәтта бер төркем кешеләрнең соклануына лаек булсак та, икенчеләре тарафыннан тәнкыйтькә күмелүебез бар.
Бер кеше белән улы юлдан бара икән. Әти кеше улын ишәк өстенә утырткан, үзе атлап бара. Моны күргән кешеләр: “Нинди тәрбиясез бала. Үзе утырып бара, әтисе арып, җәяү бара”, – дигән. Шуннан соң бу ата кеше үзе ишәк өстенә утырган да, улын янәшәсеннән атлаткан.
Моны күреп кешеләр кабат: “Нинди ата инде бу?! Үзе утырып бара. Улын җәяү йөртә”, – дигән. Бераз үткәч, ата кеше белән малай икесе бергә ишәк өстенә утырып юлларын дәвам иткәннәр. Моны күргән кешеләр: “Нинди оятсызлар! Мескен хайванны ничек азаплыйлар”, – дигән. Болардан соң ата белән ул икесе дә ишәк өстеннән төшкәннәр дә, җәяүләп атлаганнар. Бу хәлне күргән кешеләр: “Вәт ахмаклар! Ишәкләре бар. Ә үзләре җәяү бара”, – дигән.
Бүген дә нәкъ шушы халәттә яши бирәбез. Кешегә ярап булмый. Матур яшәсәләр, күпләргә үрнәк булсалар – тетеп сүгәләр. Алай яши алмасалар – төрттереп, җае чыккан саен, үз фикерләрен белдереп, “акыл өйрәтәләр”. Ул социаль челтәрләрендәге хәлләр тагын да кызыклы һәм кызганыч.
Бүген күпләр виртуаль дөньяда үзләренең нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәрен, балалар тәрбиясен, йорт тирәсе белән булган киңәшләре белән уртаклашып яши. Димәк, кемдер моны булдыра ала, ул аның өчен кызыклы. Әмма монда да шул ук “ишәк кыйссасы”.
Бихисап һәм мәңгелек бәхәсләр, кыскасы. Кемнедер яклавым, мактавым, аклавым, гаепләвем түгел. Дөрес, күпләре артыгын кыландырып куя. Динебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә тәмам каршы килгәнчә эшләүчеләр дә күп. Әйе, болай булган очракта берәүгә дә ошамас. Әмма сүз “тырнак астыннан кер эзләүче”ләр турында бара. Аларга берничек тә ярап булмый. Социаль челтәрләрдә кем нинди фото куяр да, кем нәрсә дип язар, дип көтеп кенә утыралар кебек тоела кайчак. Аннары тәнкыйть, өйрәтү, гаепләү, сүзләре “ява башлый”.
Әмма шунысы кызганыч, кайберләребез шул тәнкыйтьләрне ишетмәс, гаепләүләргә эләкмәс өчен, үзләренең күңелләре кушканча түгел, ә кеше әйткәнчә эшләргә, яшәргә омтыла. Имеш, менә болай эшләсәм, мине халык кабул итәчәк, бу рәвешле эшләгәндә мин күпләргә ошармын. Әмма бу хата, кеше кемгәдер ярарга тырышып ни дә булса эшләгән очракта, үз-үзенең холкына, табигатенә каршы барганда, киресенчә, канәгатьсезлек хисләре белән очраша. Бу инде үз-үзеңнән канәгатьсез булу дигән сүз, ягъни кеше кичергән хисләренең күңелдәгечә, йөрәге кушканча, ихластан булмавын аңлый.
“Ишәк кыйсса”сын китерүем дә юкка гына түгел иде. Биредә бөек имамның күркәм сүзләре урынлы булыр. Ул: “Син беркайчан да кешеләрне разыя итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”, – дип әйткән.
Имам “кешеләрне разый итмә”, дип түгел, ә разый итә алмаячаксың, дип әйткән. Күпме генә тырышсаң да, барыбер кешеләрнең ризалыгына ирешә алмаячаксың, дигән сүз бу. Әмма ничек кенә булса да, кешеләргә барыбер хәерле мөгамәләдә булып, булдыра алганча изгелек кылып яшәргә кирәк. “Изгелек кыл да, суга сал, халык белмәсә, балык белер”, – дигән халык мәкале шушы очраклар өчен әйтеләдер...
Айсылу Юлдашева.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар
0
0
Бик дөрес фикерләр, артыгын өстәп тә булмый һәм өстисе дә юк
0
0
0
0
Акыллы сузлэр,барысыда дореслэр!
0
0