16+

«Хаҗ кылмаучы мөселманнар Гарәфә көнен ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны якынлашып килүче Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре белән котлап үзенең инстаграм сәхифәсендә мөрәҗәгать урнаштырды.

«Хаҗ кылмаучы мөселманнар Гарәфә көнен ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны якынлашып килүче Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре белән котлап үзенең инстаграм сәхифәсендә мөрәҗәгать урнаштырды.

19 июльдә Гарәфә көне була, шул ук вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре башлана һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Мөхтәрәм дин кардәшләр! Тиздән Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре килеп җитә. Без аларны зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, ягъни 19 июльдә, каршы алачакбыз.

Гарәфә көне - ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзегең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.

Әмма дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый. Шул сәбәпле, хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш. Гарәфә көнендәге уразаның фазыйләте турында хәдистә әйтелә:

قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: صيام يوم عرفة أحتسب على الله أن يُكَفِّر السنة التي قبله، والسنة التي بعده   (رواه مسلم)

Сөекле Рәсүлебез ﷺ: "Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр, дип өметләнәм" (Мөслим).

Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә киләчәк һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу көннәрдә 19 июльнең иртәнге намазыннан башлап 23 июльнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә). Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен!», диелгән мөфти мәрәҗәгатендә. 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading