Моннан ике ел элек “Әкият иле” курчак театры җитәкчесе, Әтнә районы баш режиссеры Рафис Сәләхетдинов, хәтерләсәгез, кыш уртасында йорты янып, гаиләсе белән урамда калган иде. Бернәрсәсез.
Скопировать ссылку
Моннан ике ел элек “Әкият иле” курчак театры җитәкчесе, Әтнә районы баш режиссеры Рафис Сәләхетдинов, хәтерләсәгез, кыш уртасында йорты янып, гаиләсе белән урамда калган иде. Бернәрсәсез.
Терәлеп хәл алырга сарай белән мунча дивары да калмавын, үзенең дә тәннәре пешүен, терлекләренең янып, йортының көл өеменә әйләнүен язган идек. Хәлләрен белешик әле дип, зур сынау кичкән Рафис әфәнде белән кабат элемтәгә кердек. – Хәлләр белешү – зур савап, рәхмәт, онытмавыгызга. Авыр чаклар артта калды, хәзер кабат дөнья гамьнәренә күмелеп яшәп ятабыз. Ике онык сөябез – бу да зур бәхет. Ә йортны салып кердем мин! Аллаһы Тәгалә сынавын да бирде, яңадан казык кагып, йорт җиткерергә юлын да күрсәтте. Ул көн хәтердәме дисең. Ничек онытылсын? Бөтенебез дә өйдән яланаяк йөгерешеп чыктык, минем өстә бер юка чалбар, яланаякка гына артсыз тапочка эләктергәнмен, шәрә тәнгә тун киелгән, җитмәсә тәннәрем пешкән... Җитеш иткән тормыш бер сәгать эчендә тулаем юкка чыкты. 3 үгез, бүген-иртәгә бозауларга торган тана да янды. Тананың бозавы корсагын “бәреп” чыккан иде, аны күргәч, кызгануларым... Акырып йорт яна, халык җыелган, бөтенебез чарасыз, шунда иң авыры, беләсезме, нәрсә иде – төпчегемнең, әти, иртәгә мәктәпкә нәрсә киеп барам соң, бернәрсәбез дә калмады ич, дигән сүзе. Ни эшкә, ни әрешкә кияргә ник бер кием булсын, кайсы якка күз салсаң да, юклык карап тора бит. Шунда ялкынга карап елап торган Рамазан улымны, борчылма, менә күрерсең, хан сарае салып куям, исән генә булыйк, дип юатам икән. Абыйның кияве гел искә төшерә, Рафис абый күзем маңгаема менгән иде, кара ни сөйләп торган була, нәрсәсе белән йорт салмакчы икән бу, дигән идем. Ә син чынлап та хан сарае җиткердең, теге чакны сынмавың өчен бик хөрмәт итәм, ди.
– Ә сынмас көчне каян алдыгыз соң, Рафис абый? – Яхшылыкны үзең күбрәк эшләсәң, Аллаһы сине авыр вакытларыңда ташламый. Йортсыз калу – минем өчен юклыкта калу гына түгел, минуска китү иде. Әле бит янгын калдыкларын түгәсе дә бар: тимерен тимереннән аерып җыйдык, хайван калдыкларын аерым түктек, агач калдыкларын икенче чүплеккә озаттык, дигәндәй. Бер атна буе йорт урынын гына чистарттык. Минем өйдә сейф бар иде, бөтен документларны да, мылтыкны да, 400 мең сум акчаны шунда саклый идем. Утның куәте шундый көчле булган ки, хәтта мылтыкның тимер каркасын эреткән иде. Мин – аучы, шул көннән соң ауга да йөрмим инде. Ә теге чакны үзебез минем әни йортында – төп нигездә яшәп тордык. Кыш уртасында нигез ташын салып булмаслыгы хак, фундаментның катуы да кирәк. Өйдә проект сызабыз да, төшеп җир өстенә билгелибез, икенче көнне барсак, кар күмгән була, тагын үлчибез. Ике кул башка эшкә керешә алмагач, йөрәк янганга да кәгазьдәгесенә карап кар өстенә проект сызганбыздыр инде. 28 март көнне өйгә тотындым. Анда да җирдә туң иде әле, туңны кистергәч кенә, эксковатор чокыр казырга кереште. Яңа өйне бакча ягына күчердем. Нигез утыртырга кишәрлек әллә ни зур булмаганга, йортны ике катлы итеп эшләттем – 230 квадрат мәйданлы ул безнең. Ә элеккеге йорт урынында хәзер бакча.
Комментарийлар