16+

Хатын-кыз һәм чардуган, кайчак кабер казыла алдан... (сорауларга җаваплар)

Кызганыч, җеназа вакытында зиратка кергән хатын-кызларны чынлап та күрергә туры килә. Имамнар мондый вакытта әрләшеп, бәхәсләшеп тора алмый, халыкта да дини гыйлем бик зәгыйфь. Элек исә әби-апаларыбыз зиратка мәет җирләргә йөрмәгән һәм җеназа белән бәйле эшләрне ирләр генә башкарырга тиеш.

Хатын-кыз һәм чардуган, кайчак кабер казыла алдан... (сорауларга җаваплар)

Кызганыч, җеназа вакытында зиратка кергән хатын-кызларны чынлап та күрергә туры килә. Имамнар мондый вакытта әрләшеп, бәхәсләшеп тора алмый, халыкта да дини гыйлем бик зәгыйфь. Элек исә әби-апаларыбыз зиратка мәет җирләргә йөрмәгән һәм җеназа белән бәйле эшләрне ирләр генә башкарырга тиеш.

Казанның яңа ачылган “Курган” зиратында төшерелгән видеорепортажыбызны социаль челтәрләрдә күргәннән соң, күп кенә язылучыларыбыз үзләрен борчыган сорауларын җиткерде.

Сорауларны туплап, Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә юлладык.
– Рөстәм хәзрәт, берничә газета укучыбызны мәетне җирләгән вакытта Казан зиратларына хатын-кызларның да керүе борчый. “Авылларда бу гадәт юк, ә Казанда еш күрергә туры килә. Динебез моны рөхсәт итәме икән?” – дип кызыксына алар.
– Гадәттә, хатын-кызлар зиратта җеназада катнашмый һәм моңа дәлилләр дә күп. Хәнәфи мәзхәбенең зур галимнәреннән булган Бәдретдин әл-Гайни “Үмдәтүл Кари" китабындагы бер бүлекне ир-атларның җеназада хатын-кызлардан башка гына катнашуына багышлаган. Шунда ук Әнәс бин Маликтан риваять кылынган бер хәдисне дә китерә. “Пәйгамбәребез (с.г.с.) җеназа вакытында хатын-кызларны күрде дә: “Әллә мәетне сез күтәреп барасызмы?” – дип сорады. Хатын-кызлар, юк, дигәч: “Әллә мәетне сез җирлисезме?”–  дип сорады. Бу сорауга да, юк, дип җавап биргәч, Пәйгамбәребез аларны өйләренә кайтарып җибәрде”. Моннан аңлашылганча, хатын-кызның зиратка бармыйча өйдә генә калуы хәерлерәк. 
Кызганыч, җеназа вакытында зиратка кергән хатын-кызларны чынлап та күрергә туры килә. Имамнар мондый вакытта әрләшеп, бәхәсләшеп тора алмый, халыкта да дини гыйлем бик зәгыйфь. Элек исә әби-апаларыбыз зиратка мәет җирләргә йөрмәгән һәм җеназа белән бәйле эшләрне ирләр генә башкарырга тиеш. Хатын-кызлар зиратка башка вакытта, дога кылу, каберлекләрне җыештыру өчен бара ала. Әмма анда кергәндә гаурәте капланган булырга тиеш. 

– Соңгы вакытта зиратларга махсус экскурсияләр дә уздырыла башлады. Сезнең моңа карата фикерегезне ишетәсе килә. 
– Дин зиратка экскурсия оештырылуны тыймый. Каберлекләр кешеләргә гыйбрәт бирә торган, мәетләргә дога кылу, ахирәтне искә төшерү урыны. Әмма экскурсия йөргәндә зират әдәпләре һәм тәртипләре бозылмасын иде. Кабер өстенә утырырга, басарга, мәгънәсез әйберләр турында сөйләшергә, кычкырып көләргә, шаяртырга ярамый. 

– “Рус зиратындагы кебек эскәмияләр кую нигә кирәк?” – дип яза бер укучыбыз.
– Эскәмия кую-куймау дини мәсьәлә түгел. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәхабәләренә: “Дөньялык эшләрен сез үзегез яхшырак беләсез”, – дигән. Дога кылганда җайлы дип тапкан кеше эскәмияне куя да ала. Ул дингә хилафлык китерми. Иң мөһиме – каберлекләр тапталмасын. 

– Чардуган кую-куймау турында да шактый бәхәсләшәләр.
– Чардуганны элек-электән терлекләр кереп, каберләрне таптамасын дип куялар иде. Хәзер мөселман зиратларында, бигрәк тә шәһәр җирендә чардуган куюны кирәк тапмыйлар. 

– “Каберне алдан казып куеп, билгеле бер сәбәпләр белән ниятләгән көнне җирләп булмаса нишләргә?” – дигән сорау да килгән иде. 
– Андый очраклар булгалый. Йә документлар белән проблема чыга, яки моргтан тиз генә бирә алмыйлар, кышын буран да чыгарга мөмкин. Кайбер очракта сәхабәләрне төнлә җирләүләре дә билгеле. Бу дингә каршы килү булмый. Казылган каберне, ялгыш берәрсе төшеп китмәсен, кар тулмасын өчен, берәр нәрсә белән каплап куярга кирәк. 

– Кабер ташына нәрсә язарга дип тә сорадылар?
– Ташка кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган һәм үлгән көне, ае, елы язылса җитә, чөнки ул җирләнгән кеше турында мәгълүмат бирә торган такта гына булып тора. 

Зиратка кергәндә укыла торган дога:

“Әссәләмү гәләйкүм, йә әһлүл-кубүүр. Үә иннәә иңшә Аллаһү бикүм ләәхикун. Нәс-әлүллаһә тәгәәлә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ". 
“Әссәләмү гәләйкүм, йә каберләр әһелләре! Без дә кайчан да булса сезгә кушылачакбыз. Сезнең өчен дә, үзебез өчен дә Аллаһтан гафу ителүне сорыйбыз”.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading