16+

Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була диләр...

Күк капусы ачылу дигән сүзне күпләрнең ишеткәне бардыр. Кемдер аны чын хәл дип кабул итә, кем өчендер бу сүзләр уйдырма...  Бу хакта “Өметләр” мәчетенең имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек. 

Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була диләр...

Күк капусы ачылу дигән сүзне күпләрнең ишеткәне бардыр. Кемдер аны чын хәл дип кабул итә, кем өчендер бу сүзләр уйдырма...  Бу хакта “Өметләр” мәчетенең имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек. 

– Алмаз хәзрәт, күк капусы ачылу дигәннәре бер уйдырма хәлме, әллә соң чынбарлыкта була торган күренешме?
– Коръәндә дә, хәдисләрдә дә «күкнең капкасы» дигән гыйбарә зекер ителә. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә “күкнең капкалары ачыла” дигән гыйбарә очрый, ләкин ул киная (метафора) буларак Аллаһның рәхмәте иңүен, изге гамәлләрнең һәм догаларның кабул кылынуын аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): “Күкнең капкалары төн уртасында ачыла һәм аваз салучы бер зат: “Догасына җавап бирелсен өчен дога кылучы бармы? Кирәк нәрсәсе бирелсен өчен сораучы бармы? Кайгысы җиңеләйтелсен өчен җиңеллек, шифа сораучы бармы?” – дип эндәшә. Әгәр дә шушы вакытта берәр мөселман дога кылса, Аллаһ аның догасына һичшиксез җавап бирәчәк” (Табәрани, Мүнзири), – дип әйтә.
Әбү Әйүб әл-Әнсари исә болай ди: “Кояш зәвәлдән авышкач пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) һәрвакыттагыча дүрт ракәгать намаз укый иде. Мин аңа: “Йә, Аллаһның илчесе! Нишләп син кояш зәвәлдән авышкач гел дә дүрт ракәгать намаз укыйсың?” – дидем. Ул: “Дөреслектә, кояш зәвәлдән авышкач күкнең капкалары ачыла һәм өйлә намазы укылмыйча торып ябылмый. Шуңа күрә мин бу вакытта хәерле гамәлем кабул кылынуын телим”, – дип җавап бирде. Сәхәбә пәйгамбәргә тагын сорау бирә: “Ул дүрт ракәгать намазның һәр рәкагәтендә дә Коръән укырга кирәкме?” – ди. Пәйгамбәребезнең җавабы:  “Әйе!” Сәхәбә аңа: “Ул дүрт ракәгать намазда бүлүче сәләм бармы?” – ди. Пәйгамбәребез: “Юк” дип җаваплый. (Тирмизи).
Әлеге хәдисләрдән чыгып, күк капкасы көндез яисә төнлә ачыла икән дип аңларга кирәкми. Шушы ике хәдистә дә “күкнең капкалары ачыла” дигән гыйбарә күчермә мәгънәдә кулланыла, укыган догалар һәм намазларның кабул кылынуы дигән мәгънәне аңлата.

– Хәзрәт, кайберәүләр күк капусын бары тик Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә ачыла дип тә ышандыра, бүтән айлар моннан мәхрүм микәнни? 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: “Рамазан ае башлангач, күкнең капкалары ачыла һәм җәһәннәм капкалары ябыла, ә шайтаннар богауларга бәйләнеп куела”, – дип әйтә. (Бохари хәдисләр җыентыгы). Дин галимнәре исә моны әлеге хәдистә “күкнең капкалары ачыла” дип әйтелүне “җәннәт ишекләре ачыла” дигән мәгънәне белдерә, дип аңлата.

– Пәйгамбәребез заманында бу хакта сойләнелгән, димәк? Аның сәхәбәләре арасында күк капусы ачылганын күрүчеләр булганмы?
– Сәхәбәләр арасында күк капусы ачылганын күрүчеләр булуы хакында укыганым юк, ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.с.) күк капкасы ачылып бер фәрештәнең җиргә иңүен күргәне була. Бу хакта Габдуллаһ ибен Габбәс исемле сәхәбәнең бер риваятендә сөйләнә: “Бервакытны пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Җәбраиль фәрештә белән бергә булганда күктә бер тавыш ишетте. Шул чакны Җәбраиль фәрештә карашын күккә юнәлтеп: “Бу – күктә ачылган ишек тавышы. Ул моңарчы бердә ачылмаган иде”, – дип әйтте. Шуннан соң күктән бер фәрештә төшеп пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) янына килде дә: “Сиңа бирелгән һәм сиңа хәтле бер пәйгамбәргә дә бирелмәгән ике нурга: “Фатиха” белән “Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте иңүгә шатлан. Шул ике сүрәдәге һәр хәрефне укыган саен сиңа сораган нәрсәң бирелер!” – диде. (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

– Кызык, күк капусы ачылуга фәндә нинди тәгълимат яши икән? Ә Коръәндә ул хакта әйтеләме?
– Коръәндә әйтелгәнчә, күкнең капкасы бар һәм шуның аркылы гына космоска чыгып була. Бу хакта “Хиҗер” сүрәсенең 14-15нче аятьләрендә әйтелә. Аллаһ Тәгалә болай ди: “Әгәр дә без аларга күкнең капкасын ачып, алар аның аркылы авыш юл белән караңгылыкка күтәрелгәч: “Безнең күзләр күрүдән мәхрүм ителгән. Без сихерләнгән халык” дип әйтерләр” – ди. (Хиҗер)
Җир шарында космик ракеталар оча торган 24 урын бар, шуларның берсе Казахстанда урнашкан Байконур космодромы. Ракеталар шушы урыннардан очса гына күкнең капкасына туры килеп космоска чыга ала.

– Күк капусы ачылганын күргән кешене бәхетле була диләр. Хәзрәт шәхсән үзегезнең күк капусы ачылганын күргән кешеләр белән аралашканыгыз бармы?
– Коръәндә һәм хәдисләрдә бу хакта әйтелми. Әгәр дә кеше күк капусы ачылганын күрсә, Аллаһ Тәгалә аңа үзенең бер кодрәтен күрсәткән була. Ә үземнең андый кешеләр белән аралашканым юк.

– Күк капусы ачылганда нинди дога укырга кирәк? Аллаһыдан ни сорарга? Теләкләр теләргәме?
– Бу турыда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисләрендә төгәл мәгълүмат юк. Хәдисләрдә яңгыр яуганда, җил искәндә, күк күкрәгәндә, төнлә белән әтәч кычкырганда дога укырга кирәклеге хакында әйтелә. Акыллы кеше күп капусының ачылу вакыйгасын көтеп утырырга тиеш түгел. Дөреслектә, көн белән төннең алышынуы, кояш белән айның хәрәкәте, күкнең төзелеше, андагы җисемнәрнең күз алдына китереп булмаслык  зурлыкта һәм ераклыкта булуы һәм билгеле бер тәртип белән әйләнүләре, гыйбрәт ала белгән кешеләр өчен Аллаһның барлыгын күрсәтә торган зур бер дәлил булып тора. Ләкин безнең күбебез моңа игътибар итми. Күбебезгә Аллаһның барлыгына ышану өчен күк капусы ачылып фәрештәләрнең күзгә күренүе кирәк.

– Шунысы да кызык, күк капусы ачылса ул никадәр вакыт дәвам итәр иде икән?
– Моны бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бу турыда Ислам дине чыганакларында төгәл хәбәр юк. Күк капусы хакыйкый рәвештә Кыямәт көнендә ачылачак һәм аннан фәрештәләр мәхшәр мәйданына җиргә төшәчәк. Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәндә әйтте: “Кыямәт көнендә сур быргысына өреләчәк һәм сез төркем-төркем булып хисап мәйданына киләчәксез. Ул көнне күк ачылып капкалар хасил булачак” (Нәбә: 18-19) 

Фото: http://intertat.tatar

Язмага реакция белдерегез

13

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кук кабагын курсян ничек була. Я в детстве в 13л видела на небе как тыква светлое свечение. Оно двигалось.За ним оставались светлые полоски. Мы учились в 6ом кл. во вторую смену было уже темно мы шли со школы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мы были дети. Это наверное было что-то небесное. Мы испугались. Стало же светло после как появилась эта тыква на небе. А учились мы в другой деревне. 3км.от нашей и ходили пешком. Пришла домой рассказала бабушке. Он сказала вы счастливые оказывается. Это не все видят. Кук кабагы диде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кук кабагы (кабаг это не тыква, а ворота) и я видела это как круг, который выходит из самого себя из центра и расходится белым свечением по нёбу.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем дэ курэсем килэ

          Мөһим

          loading