16+

Кол Шәриф мәчетенә кайсы ишектән керәсе?

Кол Шәриф мәчете – Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Әлеге мәһабәт гыйбадәтханә Казан Кремле эченә урнашкан.

Кол Шәриф мәчетенә кайсы ишектән керәсе?

Кол Шәриф мәчете – Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Әлеге мәһабәт гыйбадәтханә Казан Кремле эченә урнашкан.

Тарих онытылмый
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклап сугышканда һәлак булган сәид Колшәриф исемен йөртә. Казан ханлыгы чорында кирмән эчендәге 8 манаралы, үзәге чатыр-гөмбәз белән төгәлләнгән Җәмигъ мәчете Урта Иделдә дини һәм фәнни үзәк булган. 8 манара Идел Болгарстанының 8 төбәк-районын гәүдәләндергән. Казан ханлыгының Җәмигъ мәчетендә Колшәриф имам булып торган. 

Казан Кремлендә мәчет барлыкка килүдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең роле зур. Минтимер Шәймиев 1995 елда Кол Шәриф мәчетен кабаттан торгызу турындагы әмергә имзасын куя. Төзелеш эшләре 1996 елда башлана. Кол Шәриф мәчете 2005 елның 24 июнендә Казанның 1000 еллыгына багышлап ачылды.

Үзебезнең мәрҗән
Проект конкурсында Россия, Финляндия, Төркия һәм башка илләрнең архитекторлары катнашты. Үзебезнең архитекторлар Искәндәр Сәйфуллин белән Айвар Саттаров проектлары җиңүче дип табылды. Кол Шәриф мәчете дә 8 манаралы, төп дүрт манара 55 метр биеклектә. Зур һәм кече манараларның һәммәсенә дә ярымай куелган. Зәңгәрсу төстәге гөмбәз – “Казан бүреге” бизәк үрнәкләре белән бизәлгән, тәрәзәләре Идел буе Болгарстанының уңдырыш символы – ләлә чәчәге рәвешендә ясалган. Диварның мәрмәр ташларына Коръән аятләре язылган. Мәчет төнлә матур итеп яктыртыла.

Кол Шәриф мәчете янында халык телендә “Түбәтәй” дип йөртелүче кечкенә матур бина бар. Ул дини корылма түгел, ә янгын сүндерү хезмәте. Мәчет төзелешендә кулланылган мәрмәр ташлар Уралдан кайтартылган, келәмнәр – Иран Хөкүмәте бүләге, биш метр диаметрлы һәм ике тоннага якын авырлыктагы бәллүр люстра Чехиядә ясалган. Биредәге китапханәдә мәчет төзелешенә акча күчергән һәр кешенең исеме язылган китап саклана.

Моннан кермә, тегеннән кер!
Гыйбадәтханә эченә Ислам мәдәнияте музее, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары урнашкан. Бина эченә 1,5 мең кеше сыя, ә ишегалды мәйданына 10 мең кеше урнаша ала. Кол Шәриф мәчетенә барлык диннәрдәге кешеләргә дә керергә рөхсәт. 

Кол Шәриф мәчетенә өч ишектән керәсең, һәм аларның һәркайсының үз сере-хикмәте бар. Ишекнең беренчесе – гыйбадәт кылучы ир-атлар өчен, икенчесе – гыйбадәт кылучы хатын-кызларга. Өченче ишек туристлар өчен тәгаенләнгән.

Олугъ та ул, зур да
Казанлылар:”Кол Шәриф мәчете – Европадагы иң зур мәчет”,-дип сөйләргә ярата икән. Ләкин, ул төзелеш үлчәмнәре ягыннан исәпләгәндә, Россиядә дә иң зурысы түгел. Шулай да, Кол Шәриф мәчете – безнең күңелебез өчен тарихыбызны гәүдәләндергән иң олугъ һәм дөньядагы “иң зур” мәчет.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading