9 июль көнне, Корбан гаете укылганнан соң, корбан чалына башлый һәм 11 июльнең ахшам намазына, ягъни кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Корбан чалу тарихы, аның фазыйләте, тормышыбызга биргән бәрәкәте хакында “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә кордык.
– Хәзрәт, корбан чалу тарихы хакында сөйләп узсагыз иде.
– Бу изге йоланы башкаруның зур хикмәте, гыйбрәте бар. Шуңа да без, аның тарихын белеп, Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә шөкерләребезне әйтсәк иде.
Атабыз Ибраһим галәйһиссәлам олы яшькә җиткәндә, Аллаһы Тәгалә аңа ир бала бирә. Аның өчен ул бигрәк тә кадерле, көтеп алынган, сөекле бала була. Ибраһим галәйһиссәлам улы Исмәгыйльне бик нык ярата. Исмәгыйль галәйһиссәлам дә әтисенә дә, әнисе Һаҗәр анабызга да итагатьле бала булып үсә, аларның сүзеннән чыкмый. Бер көнне Ибраһим галәйһиссәлам төшендә улын корбан итеп китергәнен күрә, әмма аның Раббыбызданмы, әллә шайтаннанмы икәнен аңлый алмый. Берничә төн рәттән шул ук төш кабатланганнан соң, атабыз Ибраһим галәйһиссәлам аның Раббыбыздан килгән вәхи икәнен аңлый һәм бу хакта улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә хәбәр итә. Шушында гаҗәеп хикмәт барлыгын күпләребезгә күз алдына китерү авыррак булыр. Монда ата һәм улның Раббыбызга итагате, Исмәгыйль галәйһиссәламнең пәйгамбәр әтисенә булган тирән ихтирамын күзәтәбез. Әмма Мәрхәмәтле һәм Шәфкатьле Раббыбыз әлеге олуг сынауны узган Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнәргә Үзенең чиксез Рәхмәтен иңдерә. Раббыбыз, җир йөзендә адәм каны түгел, ә шул максатларда барлыкка китерелгән хайван каны түгелсен дип, күктән Җәбраил галәйһиссәлам аша корбанлык итеп сарык иңдерә.
Уйланган кешеләр өчен монда зур гыйбрәт бар. Бу корбанлык, чыннан да, безнең өчен Раббыбызның олуг бүләге булып тора. Әлеге гыйбрәтле хәлләрнең шаһиты булган ата белән ул шушы мизгелдә Раббыбызга олуг шөкерләрен, хәмед-сәналәрен әйтәләр. Ибраһим галәйһиссәлам: “Аллааһү Әкбәр, Аллааһү Әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү, Аллааһү Әкбәр" (“Аллаһы бөек, Аллаһы бөек. Аллаһыдан башка илаһ юк, Аллаһы бөек”), – ди. Ә Исмәгыйль галәйһиссәлам: “Аллааһү Әкбәр. Вә лилләәһил хәмде” (“Аллаһы бөек. Барлык хәмед-сәналәр Аллаһыга”), – дип дәвам итә. Шуңа да олуг гамәл – хаҗ кылу вакытында әлеге сүзләр – Тәшрикъ тәкбир искә алына.
Әлбәттә, хаҗ кылу әлеге кыйсса белән турыдан-туры бәйләнгән. Хаҗилар Мәккә шәһәреннән алып кайта торган шифалы Зәм-зәм суы да Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Ул әнисе Һаҗәр анабыз кочагында чүлдә сусыз, ризыксыз калганда аягы белән җиргә типкәннән соң, Аллаһының Кодрәте, Рәхмәте белән, Зәм-зәм суы бәреп чыга. Һаҗәр анабыз ургылып аккан судан куркып, үз телендә: “Зәм-зәм”, ягъни “тукта, тукта”, – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә бу изге суны Кыямәткәчә сакларга вәгъдә биргән.
– Җир йөзендә Ибраһим галәйһиссәламгә кадәр корбан китергән кешеләр булганмы?
– Әйе, иң беренче тапкыр корбан китерүчеләр – Адәм галәйһиссәламнең уллары Кабил белән Һабил. Бу кыйссада да олуг хикмәт, гыйбрәт бар. Күпләргә ул таныш.
Җир йөзендәге иң беренче кеше атабыз Адәм галәйһиссәлам белән анабыз Хавва радыяллаһу ганһәнең уллары Кабил һәм Һабил дөньяга килә. Әмма алар икесе ике төрле була: Һабил йомшак табигатьле, ата-анасына итагатьле, миһербанлы, шәфкатьле, Раббыбызны ихластан ярата торган бала булып үссә, аның туганы Кабил, киресенчә, каты бәгырьле, миһербансыз, саран һәм дорфа була. Риваятьләр буенча, ул вакыттагы гадәт белән, Кабил Һабилнең игезәк кыз туганына, ә Һабил Кабилнекенә өйләнергә тиеш. Әмма башкаларны санга сукмауга ияләшкән Кабил Һабилнең кыз туганына өйләнергә каршы килә. “Мин матуррак булган, үземнең игезәк кыз туганыма өйләнәчәкмен. Аны Һабилгә бирмим”, – дип, әтисе Адәм галәйһиссәламгә каршы чыга. Моннан соң Адәм галәйһиссәлам улларына корбан китерергә куша. Раббыбыз кемнең корбанын кабул итсә, шул кеше хаклы булачак, дип әйтә. Һабил сарыклар асрау белән шөгыльләнә торган була. ул Раббыбызны ихлас яратканга, әтисенә итагатьле бала булганга күрә, корбанлыкка иң эре, иң яхшы хайванны сайлап ала. Ә Кабил игенчелек белән шөгыльләнә, әмма әтисенең сүзенә җитди карамаганга, Раббыбызга ихласлыгы көчсез булганга күрә, корбанлык итеп иң зәгыйфь, коры башакларны сайлый. Билгеле инде, Раббыбыз Һабилнең корбанлыгын кабул итә, чөнки ул һәрбарчабызның да күңелләрендә булганнарны белә. Коръәндә дә: “Аларның итләре дә, каннары да Аллаһыга ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә”, – диелгән («Әл-Хаҗ», 22:37).
Риваятьләргә караганда, Ибраһим галәйһиссәламгә корбанлык буларак җибәрелгән сарык нәкъ менә Һабилнең ихлас күңеленнән Раббыбызга тапшырган корбанлыгы ул. Нинди олуг хикмәт!
– Корбан чалу кешенең малына, тормышына нинди тәэсир ясый?
– Сүз дә юк, корбан чалу безнең тормышыбызда гаҗәеп зур әһәмияткә ия. Корбан чалу – вәҗиб гамәл. Бу гамәлне башкарганда без матди яктан да сыналабыз, чөнки башка гамәлләр, мәсәлән, ураза тоту, намаз уку вакытында матди яктан сыналмыйбыз. Әмма хаҗ кылу, зәкят түләү һәм корбан чалу кебек гамәлләрне үтәү төрле яклап әзерлек таләп итә. Әмма шуны аңларга тиешбез: Раббыбыз юлында нинди генә изге гамәл кылсак та, аның әҗер-савабы бик зур һәм ул меңләтә үзебезгә әйләнеп кайта. Корбан чалып, аның итен мохтаҗларга, туганнарга таратканда бихисап әҗер-савапларга ия булабыз, болар бездән садака бирүдән китә. Ә садака бирүнең савабы бик зур. Һәрвакытта да садака биргәннән соң, Раббыбыз безгә аны арттырып үзебезгә кайтара.
Анабыз Гайшә радыяллаһу ганһә болай дип риваять иткән: берьюлы алар корбан чалганнар һәм итне мохтаҗларга таратканнан соң, Расүлебез: “Итне таратканнан соң нәрсә калды?” – дип сораган. Аңа: “Хайванның иң башы сөяге генә калды”, – дип җавап биргәннәр. Моңа Пәйгамбәребез: “Юк, иң баш сөягеннән башка, ит тулысы белән калды”, – дип әйткән.
Расүлебез бу сүзләр белән Аллаһы ризалыгы өчен эшләнгән ихлас гамәл безгә меңе белән әйләнеп кайта, дип әйтергә тели.
– Корбан чалу тәртибе хакында да искә алып үтсәгез иде.
– Башта тыныч кына итеп корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары, газап кылмыйча, сул ягына яткырасы һәм башын кыйблага борып куясы. Вак хайванның, арткы уң аягыннан кала, өч аягы бәйләнә. Чаласы кеше ният кыла, янәшәдәгеләр тәкбир әйтә. Шуннан соң “Әнгам (Терлек)” сүрәсенең бер өлеше (6:162-163 нче аятьләр) укыла:
«Әгузу (“з” хәрефе сакау итеп укыла) билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһуммә иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил-гааләмиинә ләә шәриикә ләһ. Аллаһуммә тәкаббәл һәәззиһил (“з” хәрефе сакау итеп укыла)-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) әү (мин фүләәнәтә бинти фүләән)».
Мәгънәсе: «Таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам. Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһының исеме белән. Йә, Раббым, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә, Раббым, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит».
Чаласы кеше хайванны: «Бисмилләһ, Аллаһү Әкбәр», – дип чала һәм дога кыла.
Моннан соң өстәмә рәвештә ике рәкәгать нәфел намазын укырга була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Корбан чалган кеше, пычагын куйгач та, ике рәкәгать намаз укыса, Аллаһы Тәгалә аңа ни теләсә, шуны бирер», – дип әйткән.
Раббыбыз Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан кылса иде.
Әңгәмәне Айсылу Газизова оештырды.
Комментарийлар
0
0
Җәбраил галәйһис-сәләәм: "Аллааһү Әкбәр, Аллааһү Әкбәр!" (Аллаһ бөек, Аллаһ бөек.) ди. Ибраһим галәйһис-сәләәм: “Ләә иләәһә илләЛлааһү, Аллааһү Әкбәр" (Аллаһтан башка иләһ юк, Аллаһ бөек), – ди. Исмәгыйль галәйһис-сәләәм: “Аллааһү Әкбәр, Үә лиЛләәһил хәмде” (Аллаһ бөек, барлык хәмед-сәнәләр Аллаһка), – дип дәвам итә. Шуңа да олуг гамәл – хаҗ кылу вакытында әлеге сүзләр – Тәшрикъ тәкбир искә алына.
0
0