16+

Корбан йоласы: «аталар һәм уллар» мәсьәләсе

Бүгенге көндә Корбан көннәрен мөселман өммәте генә бәйрәм итсә дә, әлеге йола үзенең тамырлары белән моннан дүрт мең еллар элек яшәгән Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташа. Пәйгамбәрнең күп еллар баласы булмый.

Корбан йоласы: «аталар һәм уллар» мәсьәләсе

Бүгенге көндә Корбан көннәрен мөселман өммәте генә бәйрәм итсә дә, әлеге йола үзенең тамырлары белән моннан дүрт мең еллар элек яшәгән Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташа. Пәйгамбәрнең күп еллар баласы булмый.

И браһим баласызлык сынавына сабыр итте, әмма өметен өзмәде. Ул Аллаһыга: «Әй Раббым, миңа изге балалардан нигъмәт кылсаң иде («Саффәт» сүрәсе, 100 нче аять)», - дип ялварып, изге бала сорады. Ниһаять, 86 яшендә Ибраһимга Аллаһы Тәгалә олуг сөенеч җибәрә: «Шулвакыт аны итагатьле бала белән сөендердек» («Саффәт» сүрәсе, 101 нче аять). Тугызынчы дистәгә чыкканчы бала көткән ата улын бик кадерли, улы да атасына зур терәк һәм ярдәмче була. Алар бергәләп Аллаһының йорты Кәгъбәтуллаһ мәчетен салалар. Ничә мең еллар үтсә дә, бүгенге көндә дә ул бина барча мөселманнарның кыйбласы булып тора, миллионлаган хаҗиларыбыз, аның тирәсенә җыелып, хаҗ гыйбадәтен кылалар.

Төннәрнең берсендә Ибраһим газиз улын корбан итүен күрә. Пәйгамбәрләрнең төшләре исә һәрвакыт хак була. Аллаһ Ибраһимга 86 ел көткән баласын корбан итәргә әмер бирә. Ибраһимның күңеле-тәне Аллаһыга бирелгән иде, әмма аның алдында зур сорау туды: «Ничек итеп 13 яшьлек балага бу хәлне аңлатып, аңа бу сынауда ярдәм итәргә». Чөнки сынау атага гына түгел, улга да булды. Ата үзенең баласына булган иң җылы хисләре, мәхәббәте белән: «Әй, улчыгым, - диде. - Төшемдә сине корбан итүемне күрдем, син нәрсә әйтерсең микән?» Ләкин атасыннан иман тәрбиясе алырга өлгергән егетнең йөрәге каушамады. Бала атасының ут эчендә януын аңлап, авыр вакытта аңа ярдәмгә ашык­ты: «Әй, әткәем, нәрсәгә әмер ителсә, шуны эшлә. Аллаһ теләсә, мине сабырлардан табарсың», - диде.

Менә ул Аллаһының тәүфый­гы, баланың ата-­анасына булган изгелеге. Ул, атасының хәлен җи­ңеләйтү өчен, үзен корбан итәргә дә әзер иде. Бүген күпме балалар газиз ата-­аналары өчен үзләренең гомерләрен түгел, байлыкларын, хәтта вакытларын да корбан итәргә кызганалар. «Мөһим» эшләреннән бүленеп, аларның хәлләрен белергә дә вакыт таба алмыйлар. Ә бит алар безнең өчен яшьлек гомерләрен, татлы йокыларын, саулык-сәламәтлекләрен, күпме мал-мөлкәтләрен корбан иттеләр. Атасы Раббысының әмерен үтәсен өчен, бала үз гомерен дә бирергә әзер иде. Кайда микән бүген шушындый гаиләләр? Ата белән улның иманга нигезләнгән мәхәббәтләре зур тауларны тетрәндерде. Атага - улын корбан итәргә, улга сынауга риза булырга әмер ителде.

Адәм баласы нәрсә сәбәпле гөнаһ кылса, Аллаһ аны шул нәрсәдән мәхрүм итәргә мөмкин. Күпме ата-аналар, бала хакы өчен, җир өстендә гаделсезлек кылалар, гөнаһка чумалар. Нәтиҗәдә шул балаларын­нан яки аларның ихтирамыннан мәхрүм калалар. Бер таныш ханым үзенең бер баласын шулкадәр яратты, аның хакы өчен бик күпләрнең хакларына керде, кешеләрнең рәнҗешен алды. Үзем өчен сорамыйм, балам өчен сорыйм, дип әйтә иде. Беркөнне Аллаһ, ананы ул баласыннан мәхрүм итеп, аның золымлыгын туктатты. Бала анасы алып биргән өр-яңа машина белән юл фаҗигасендә һәлак булды.

Аллаһ Тәгалә, Ибраһимның да үз баласын бик нык яратуын күреп, аны имтихан кылды. Ибраһим, Аллаһыга булган мәхәббәте көчлерәк икәнен белдертеп, Аның әмерен үтим дигәндә, Раббымыз Исмәгыйльнең гомерен бер куй белән фидия кылды. Ягьни 40 ел җәннәт бакчаларында йөргән бер куйны биреп, Исмәгыйльнең гомерен сатып алды. Шулвакыт улы исән калачагын аңлаган атаның сөенече эченә сыймады, ул Раббысына елап-елап шөкер сүзләре әйтте. Аллаһ биргән бүләкне алып, аны корбан итте. Шул көннән башлап мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен үтәп яшиләр.
Ни кызганыч, күп ва­кытта адәм баласы, Раббысыннан бирелгән нигъмәтләрне югалтмыйча, аларның кадерен белми, Аллаһка шөкер итми. Кояшлы көннәребезнең, тыныч төннәребезнең, табын тулы сый-хөрмәт, байлыкларыбызның, бигрәк тә якыннарыбызның, газиз әти-әниләребезнең кадерләрен белмибез.

Әлеге кыйссадан соң безнең өчен янә бер мөһим мәсьәләне күтәрәсе килә. «Бала тәрбиясе» дигән сүз­ләрне ишеткәч, гадәттә, без ана белән баланы күз алдына китерәбез. Чыннан да, безнең җәмгыятьтә балалар күбрәк ана кочагында, ана тәрбиясендә үсә. Сүз дә юк, балага үзен тудырган, имезгән ана атадан якынрак була. Ләкин шунысы борчый, көннән-көн җәмгыятебездә балалар ата тәрбиясеннән ерагаеп баралар. Аллаһ чиксез хикмәте белән һәр баланы атадан һәм анадан бар итә. Әгәр Ул теләсә, балалар, Гайсә пәйгамбәр кебек, гел анадан гына да туарлар иде. Ана - атаны, ата ананы алыштыра алмый, һәркайсының үз вазифасы, баланың шәхес булып оешуында үз өлешләре бар. Кызганыч, бүген күп балалар ата тәрбиясеннән мәхрүм булып үсә. Берәүнең атасы көн-төн эштә, баласына игьтибары җитми. Икенчеләрнең аталарын үзләрен нык кына тәрбияләргә кирәк. Авызында бер юньле сүзе булмаган, мәңге айнымас атаның баласына юньсезлектән башка тәрбия бирә алмавы көн кебек ачык. Төрмәгә вәгазь белән баргач, утыз яшен генә тутырып килүче атадан: «Балаңа нинди тәрбия бирәсең, аңа үзеңнән соң нәрсә калдырырсың?» - дип сорагач, ул: «Шәһәрдәге автобус һәм трамвайларны калдырам», - диде. Төрмәгә автобуста берәүнең кесәсеннән акча урлап эләккән икән.

Ир белән хатын килешә алмыйча аерылышуның да иң беренче корбаны - бала. Күпчелек ирләр ир булудан туктагач, ата булуларын да онытып җибәрәләр. Хатыны белән бергә балаларына да талак әйтәләр. Ата гаилә эчендә ничек баласы өчен җавап тотса, талактан соң да баласының ризыгы, киеме, торагы, сәламәтлеге, белеме һәм тәрбиясе өчен җаваплы булып кала. Илебездә төзелгән һәр ике гаиләнең берсе җимерелеп барган заманда бу проблема бик тә актуаль булып тора. Әйтерсең лә моннан 1400 ел элек иңгән Коръән безнең ил өчен, бүгенге көн өчен иңгән. Гасырлар үткән саен, Коръән күтәреп чыккан проблемалар искерү түгел, киресенчә, актуальләшеп бара. Коръәндә бик күп урында ата белән бала мәсьәләсе күтәрелә. Моның белән Аллаһ бөтен галәмнәргә җәмгыятьтә Ата тәрбиясенең әһәмиятен бәян кыла. Ата сүзен ишетмәгән, ата кулын тоймаган бала камил тәрбия ала алмаганны әйтә.

Яшьләребез, гаилә кору өчен бер-берсенә пар эзләгәндә, иң элек матур күзләр, зифа сыннарга түгел, бәлки: «Бу ир минем балаларыма Ата була алырмы», «Бу чибәр кыз минем булачак нәселемә лаеклы ана булыр­мы?» - дигән принциплардан да чыгып фикер йөртсәләр иде.

Ниятләгән корбаннарыбызны Аллаһының безгә булган чиксез нигъмәтләрен танып, шөкер итеп, шатланып чалыйк. Раббым һәркайсыбызга тәүфыйк-һидаять, бәхет-сәгадәт бирсен.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading