16+

Коръән укыганнан соң мәҗлестә дога кылу үрнәге

Бөтен галәмнәрне, күкләрне, җирләрне, җирдәге барча мәхлукатларны юктан бар кылып, безләрне Үзенең санап бетереп булмый торган сый-хөрмәтләрендә, нигъмәтләрендә яшәтүче, ризыкландыручы, тәрбияләп торучы, гыйбадәткә лаек булган бердәнбер хак Иләһебез Аллаһы Сүбхәнә үә Тәгаләгә хәмед-сәнәләр, чиксез шөкерләребез булсын.

Җиргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килүче , Аллаһның илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһи үәссәлләмгә Аллаһның сәләме һәм һәрбарчаларыбызның йөрәк түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булсын.

Йә, Раббым, безгә кыямәт көнендә аның шәфәгатен насыйп әйлә.

Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләргә, аларга хаклыкта иярүчеләргә, изге иман әһелләренә догаларыбызны ирештереп, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм ярдәмеңне сал.

Йә, Раббым, шушы укылмыш Каләм Шәрифтән разый бул. Шушы Бөек Коръән китабын калебләребезнең шифасы ит. Укыган сүрәләребезне дөрес итеп, хаталарсыз кабуллардан кыл. Әҗерләрен укучыга һәм тыңлаучыларга насыйп әйлә. Коръәнне даими укып, аның белән гамәл кылып яшәүләребезне һәм Үзеңнең җәннәт бакчаларыңа әҗерләрен юлдаш итсәң иде.

Йә, Раббым, шушы дөньяларда иманлы булып яшәгән, иманлы хәлдә кабер дөньясына күчкән әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең, ир кардәшләребезнең, кыз кардәшләребезнең, барча кабер әһелләре булган якыннарыбызның, барча мөслим-мөслимәләрнең рухларына догаларыбызны ирештер. Гөнаһларын ярлыка.
Бигрәк тә ошбу нигездә яшәүче бәндәләреңнән дога өмет итүче җәмигү әрвах якыннарыбызга.................... догаларыбызны ирештереп, аларның дөньялыкта яшәгәндә белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһ-хаталарын гафу кичереп, изгелекләренә әҗерләрне арттыр, хәлләрен җиңел кыл, караңгы гүрләрен якты, нурлы итеп киң һәм иркен кыл, хисапларын җиңел кылып, кабер газапларыннан сакла.

Ошбу йортта яшәүче гаилә әһелләренә җаннарына тынычлык, тәннәренә сихәт-сәламәтлек, хәләл маллар, малларына һәм йортларына куанычлы бәрәкәт биреп тормышларын хәерле кыл. Күңелләренә һидәять биреп, намаз әһелләре, коръән әһелләре булып, мөэмин-мөселманнар, мөслимәләр булып, хәер-ихсан гыйбадәттә яшәүләрен насыйп әйлә.

Йә Раббым, Һәрбарчаларыбызның белеп эшләгән һәм белми эшләгән, ачык һәм яшерен кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз, тәүбәле булып, изгелектә яшәүләребезне насыйп әйлә. Яшьләребезгә тәүфыйк биреп, хәерле бәндәләреңнән кыл. Күтәрә алмый торган авыр сынаулар бирмә. Кеше мохтаҗлыкларына төшермә. Төрле афәтләрдән, сырхаулардан сакла. Дөнья фетнәләреннән имин кылып, бәрәкәтеңне һәм ярдәмеңне илебезгә, шәһәр авылларыбызга, мәчетләребезгә бир.

Дөньяда һәм ахирәттә безне рәхмәтеңнән мәхрүм итмә.

Үлемнәребезне җиңел, хәерле үлемнәрдән кылып, куркыныч кабер газапларыннан, кыямәт көне дәхшәтеннән, җәһәннәм утыннан саклый күр.

Йә Раббым, безне җиңел хисап кылып, Фирдәвес җәннәтенә керүләребезне һәм мәңгелек бәхет сәгадәткә ирешүләребезне насыйп ит.

Йә Раббым, кодрәтең киң, рәхмәтең зур, йә Рәхимле Аллаһ.

"Догалы йорт" төркеменнән

Язмага реакция белдерегез

54

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Собеханалла!!Бик тэ матур дога кылырга телэклэр!Алланын Рэхмэте яусын!!!?????

    Мөһим

    loading