16+

Күп көлү күңелне үтерер

Тормышка гел җитди караш белән генә яшәп булмый, авырга туры килә. Шуңа да кайвакыт дуслар белән җыелышканда күңелне күтәреп җибәрер өчен мәзәкләр яки кызыклы хәлләр сөйләп алабыз.

Күп көлү күңелне үтерер

Тормышка гел җитди караш белән генә яшәп булмый, авырга туры килә. Шуңа да кайвакыт дуслар белән җыелышканда күңелне күтәреп җибәрер өчен мәзәкләр яки кызыклы хәлләр сөйләп алабыз.

Үзенә күрә, бер «перезагрузка» булып, кәефләр күтәрелеп китә. Чамасын белеп эшләсәң, чыннан да, файдасы бар – моны барыбыз да беләбез. Әмма артыкка китсә, бу күңел ачулар зыянлы агу да булып куярга мөмкин икән.

Ризыкны да бит көч җыяр өчен ашасак, тәнебез кирәкле файдалы матдәләрне ала да, эшләргә көч пәйда була. Ә инде күп ашасак, киресенчә, ул зыянга китә, төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп була. Чиктән ашкан бар нәрсәнең дә зыянлы икәненә тормышта мисаллар күп.

Көлү дә, шаяру да чиктән ашса, күңел катылыгына китерә ала икән. Халыкта шундый әйтем дә бар: «Күп көлү күңелне үтерер». Динебездә шаяру рөхсәт ителсә дә, ике төп кагыйдәне истә тотарга кирәк. Шаярганда ялган белән яки булмаган нәрсәләрне үзеңнән уйлап чыгарып, кеше көлдерергә ярамый. Чөнки безгә үрнәк күрсәткән  Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Ни үкенеч шул кешегә – кешеләрне көлдерер өчен ялган сөйләсә, һәлакәтлек аңа, һәлакәтлек аңа», – дип әйтеп калдырган (Абу Дауд, 4990).

Гомумән, мөселман гел дөресен генә сөйләргә бурычлы, чөнки кешене алдаласаң да, Аллаһыны ялганлап булмый, Ул барысын да күреп, белеп тора. Шулай ук, шаяруга килгәндә дә, кеше күңелен күрим, кәефен күтәрим, дип, үз-үзеңә буш аклану табып ялган сөйләү яки булмаган нәрсәне уйлап чыгару  динебез тарафыннан тыелган. Тормышта кызыклы, чын булган хәлләр бихисап, шуларны сөйләп шаярсак, иманыбыз, динебез өчен хәерлерәк булачак.

Икенче кагыйдә шуннан гыйбарәт: кешенең көлүе башка кешене мыскыл итүгә, кимсетүгә әйләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кешегә, явызлык буларак, мөселман кардәшен хурлавы (кимсетүе) да җитә», – дигән (Мөслим, 2564). Динебез беркайчан да кешелек сыйфатларын югалтмаска, бер-береңә ихтирамлы булырга чакыра. Әйе, шаярырга, көлешергә, кардәшеңнең күңелен күтәрергә ярый, әмма дөресен сөйләүче булып калу шарт.

Шаяруың кешеләрнең намусын, дәрәҗәсен төшерә күрмәсен. Менә шушы кагыйдәләрне кулланып шаярышсак, чынлап та, көлүләребезнең файдасы тияр һәм күңел төшенкелегеннән бер кечкенә генә дәва булыр. Ә ялган белән буталып, кеше күңелен рәнҗетеп, чиктән ашып көлүләргә китсә, бу гамәлләребез күңелебезне борчуга салачак һәм, ахыр чиктә, кәефебезне төшерәчәк.

Динебезнең һәр әмере һәм тыюы безнең өчен файдага гына. Шуларны аңлап, тормышта кулланып яши алсак, ике дөньяда да уңышка ирешәчәкбез.

Раил Фәйзрахманов.
Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading