16+

«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез»

Коръән-Кәримнең «Әхзаб» (гаскәрләр) сүрәсендә: «Аллаһ Үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават һәм сәлам әйтегез», - диелә. Пәйгамбәр (с.г.с.)гә ни рәвешле салават әйтергә? Салават әйтүнең нинди фазыйләтләре бар? Болар хакында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.

«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез»

Коръән-Кәримнең «Әхзаб» (гаскәрләр) сүрәсендә: «Аллаһ Үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават һәм сәлам әйтегез», - диелә. Пәйгамбәр (с.г.с.)гә ни рәвешле салават әйтергә? Салават әйтүнең нинди фазыйләтләре бар? Болар хакында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.

- Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламгә салават һәм сәлам әйтүне Аллаһы Тәгалә безгә әмер итте. Сәлам әйтү ул - иминлек теләү. Без дә Пәйгамбәргә, вафат булса да, Аллаһтан иминлек сорарга тиешбез. Салаватка килгәндә, гарәп телендә саләт намаз дигәнне, шулай ук дога дигән сүзне дә аңлата. Кешеләрнең Пәйгамбәребезгә салаваты - хәер-дога әйтү, аңа Аллаһының рәхмәтен ирештерүне, фәрештәләре янында аны искә алуны сорау. Ә иң яхшы салават ул - намаздагы салават. Пәйгамбәребез янына бер сәхабә килә дә, йә рәсүлулла, без инде намазда Аллаһны мактарга өйрәндек, «әттәхият»не укыйбыз, сине ничек мактыйк, ди. Пәйгамбәр башта эндәшми кала, күпмедер вакыттан соң, Җәбраил фәрештә намазда укый торган салаватны укырга кушты ди. «Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхаммәд. Кәмәә салләйтә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Вә бәәрик галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид» дип, салаватны укып күрсәтә. Салаватның кыскарак вариантлары да бар. Салләллаһу галәйһи вә сәллам яки әллаһүммә салли вә сәллим гәлә Мүхәммәд дип зикер кылырга кирәк.

- Хәзрәт, салават әйтүнең фазыйләтләре турында да әйтеп китсәгез иде?
- Пәйгамбәребез: «Кем булса да миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават булдырыр», - ди. Икенче бер хәдистә, кем миңа ун салават әйтә, Аллаһы Тәгалә аның ун гөнаһын гафу итәр һәм ун савап язар, диелә. Бер риваять буенча, Пәйгамбәребез янына бер кеше килә дә, йә рәсүлулла, мин төннең билгеле бер вакытын зикер-тәсбихта үткәрәм, сиңа шул вакытта күпме салават әйтим, дип сорый. Пәйгамбәр, күпме әйтсәң, шуның кадәр хәерлерәк, дип җавап бирә. «Алайса өчтән бер өлешен сиңа салаватта үткәрермен». «Күбрәк әйтсәң, хәерлерәк». «Алайса яртысын». «Күбрәк әйтсәң, хәерлерәк». «Алайса өчтән икесен». «Күбрәк әйтсәң, хәерлерәк». «Алайса бөтен вакытымны сиңа салават әйтүгә багышлыйм». Шунда Пәйгамбәр: «Алай иткәндә Аллаһы Тәгалә гөнаһларыңны кичерер, борчу-кайгыларыңны бетерер», - ди. Әлеге риваятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез әлеге кешене иң саваплы зекергә өндәде. «Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз - үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» - дигән ул. Бер галим үзенең Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлап язган бер китабында аңа зекер итүнең утыз тугыз файдасы турында әйтеп уза. Кем салават әйтә, кайгы-хәсрәте бетәр, гөнаһлары гафу ителер, дәрәҗәсе артыр, ди ул. Кызганыч, күбебез Аллаһы Тәгаләнең әлеге әманәтен үтәми. Буш вакытны күп сөйләшеп, телевизор карап кына түгел, догалар кылып һәм зекер әйтеп үткәрергә кирәк. Пәйгамбәр янына бер кеше килә дә, йә, рәсүлулла, исламда нәфел гыйбадәтләр бик күп, аларның иң саваплысын миңа өйрәт әле, ди. Пәйгамбәр аңа, синең телең Аллаһны искә алудан кипмәсен, ди. Мөселман кешесе Аллаһ исемен гел-гел зекер кылса, Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтсә, бәрәкәт килер, фәрештәләр аңа савап язып торыр.

- Пәйгамбәребез өчен кайчан кылынган салават хәерлерәк?
- Пәйгамбәребез үзе, җомга көнне күбрәк әйтегез, дигән. Иртә һәм кич кимендә унар тапкыр әйтергә кирәк, ягъни иртәнге һәм икенде намазларыннан соң әйтү саваплы санала. Берәр мәҗлескә җыелгач әйтү дә хуплана. Пәйгамбәребез үзе дә, әгәр дә кешеләр мәҗлескә җыелып, Аллаһны искә алмаса, миңа салават әйтмәсә, ул мәҗлес алар өчен кыямәт көнендә үкенеч булыр, диде. Дога кылганда да салават әйтү тиешле. Пәйгамбәребез берәүнең дога кылганын күрде дә, бу кеше ашыкты, диде. Башта Аллаһка мактау әйтергә, аннары миңа салават әйтергә, аннары теләк теләргә кирәк, шул вакытта дога кабул булырга лаеклырак, диде.

- Безнең сөйләшүдән аңлашылганча, Мөхәммәд Пәйгамбәр дип кенә түгел, ә салләллаһу галәйһи вә сәллам дип тутырып әйтергә кирәк...
- Әйе, бер хәдистә, Пәйгамбәребез исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче исә саранның сараны булыр, диелә. Аның исеменнән соң салләллаһу галәйһи вә сәллам дип әйтеп кую аңа салават әйтү була.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    «Аллааһүммә салли галәә Мүхәммәдин үә галәә әәли Мүхаммәд. Кәмәә салләйтә галәә Ибрааһиимә үә галәә әәли Ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Үә бәәрик галәә Мүхәммәдин үә галәә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә галәә Ибрааһиимә үә галәә әәли Ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид»

    Мөһим

    loading