16+

“Кызым, бу доганы мәктәбеңә барып сөйли күрмә, мине алып китәрләр”, яки сәдака турында гыйбрәт

Кемнәрдер хәер, диләр аны, бик күпләр сәдака, диләр, ә безнең якта сәдәхә, диләр. “Шәһри Казан” гәҗитендә хәер-сәдәхә турында язма укыдым да, мин дә өлкәннәрдән ишеткәннәрем белән дә, үземнең дә баштан үткән бер вакыйга белән уртаклашасым килде әле.

“Кызым, бу доганы мәктәбеңә барып сөйли күрмә, мине алып китәрләр”, яки сәдака турында гыйбрәт

Кемнәрдер хәер, диләр аны, бик күпләр сәдака, диләр, ә безнең якта сәдәхә, диләр. “Шәһри Казан” гәҗитендә хәер-сәдәхә турында язма укыдым да, мин дә өлкәннәрдән ишеткәннәрем белән дә, үземнең дә баштан үткән бер вакыйга белән уртаклашасым килде әле.

Саҗидә әнием: “Бәла күктән иңә, сәдәхә күккә аша, сәдәхә шул бәланең юлына аркылы төшә, аны бирергә тырышыгыз. Тик күп бирдем дип сыпырып төшермәгез, әз булды дип өстәмәгез, уң кулыгыз биргәнне сул кулыгыз сизмәсен, күп бирдем дип масаймагыз. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса, әз сәдәхәгыз да күп булыр, масаеп, менә мин күпме бирәм дип уйласагыз, күп сәдәхәгыз да юк булыр”, – дия иде.

Эх, шушы җитмеш елга сузылган динсезлек. Мең еллар буена Ислам диненең асылын без оныкларына тапшыра алмаганга җаннары сызлап мәңгелеккә күчкән әби-бабайлар, сез гаепле түгел. Без дә гаепле түгел, тик менә мең еллык чылбыр гына өзелгән. Сугыштан соң батыр күп булыр дигәндәй, бар ул, калкып чыктылар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле “дин белгечләре”. Тик бик күбесенең эшләре гамәлләреннән аерыла шул нигәдер.

Ә теге заманда әни кыска гына дога өйрәтсә дә: “Кызым, бу доганы мәктәбеңә барып сөйли күрмә, мине алып китәрләр”, – дия иде. Алып китәрләр, 37нче ел шаукымы кешеләрнең канына сеңгән булган, һәм бик озакка. Әйе, күпме чын дин әһелләрен, күпме акыл ияләрен харап иткән 37нче ел. Һәм 70 елга сузылган динсезлек.

Әй, бу турыда миннән мең тапкыр акыллыраклар да ачынып язалар да инде. Тик мәсәлдәгечә, йөк һаман үз урынында һәм кузгалырга уйламый да. Ә хәзер менә сүз башымда язылган сәдәхә күккә аша, бәла күктән иңә дигәнгә карата. 2004 елны атна саен РКБның күз авырулары бүлегенә йөрергә туры килде. Һәм шунда кергәндә ап-ак яулык япкан, муенына сары гәрәбә муенса таккан, вак кына зәңгәр чәчәкле гади генә материалдан тегелгән күлмәк кигән, бөтен килеш-килбәтеннән татар хатыннарына гына хас тыйнаклык-мөлаемлек бөркеп торган бер апа каршы ала. Кулында кечкенә генә тартма һәм дисбе.

Барган саен, мин аның тартмасына сәдәхә салам да, йомшак кына кулына кагылып: “Апа, хәер-догада бул яме”, – димен. Менә бу кергәндә ике кулымда да шактый авыр сумкалар, ә юлдашларым арттарак калган иде. Сумкаларымны җиргә куясым килмәде дә, күңелемнән: “Ярар, сәдәхәмне чыкканда бирермен”, – дип уйлап кереп киттем. Без чыкканда да үз урынында иде әлеге апа. Тартмасына сәдәхәмне салдым да, кулына кагылып: “Апа, хәер-догада бул яме”, – дип киттем.

Һәм менә без кайтыр юлда, трассадан су ташкыны урынына машиналар агыла. Игътибарыңны бер секундка гына читкә юнәлтсәң дә, Аллаһ кына сакласын. Тик менә трассаның нәкъ урта бер җирендә брезент белән капланган мәеткә бер мизгелгә, бары бер мизгелгә генә күз төшереп алган икән шофёрыбыз, без аны сизмәдек тә.

Менә кирәк бит, безнең алда барган машина да бары бер мизгелгә генә тукталып, юлның уртасында ятучы бу бәхетсезгә күз төшергән булган, күрәсең. Бары бер мизгел... һәм ике машина арасында кул сузымы кадәр ара. Шөкер Раббым, киләсе казаның юлына РКБ янындагы татар апасының хәер-догасы киртә булды, күрәсең.

Раббым, моннан соң да юл афәтләреннән үзең сакла, Үзең Кодрәт иясе бит син, дип юлыбызны дәвам иттек...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X