Шәһри Казан

Һәлакәткә ни илтә?

Радио-телевизорны ачсак, газета-журналлар яки китап укысак, интернет челтәрендә «утырсак» та фаҗига арты фаҗига, корбан арты корбан турында җан әрнеткеч хәбәрләр күрәбез, ишетәбез...

Әле күптән түгел генә Россиядә ислам динен кабул итү буенча беренчелекне символлаштыручы «Изге Болгар» җирләренә сәфәр кылган йөздән артык кеше «Булгария» теплоходы белән су төбенә китте, аңа кадәр Япониядәге җир тетрәү бөтен кешелек дөньясын куркыныч астына куйды. Моннан тыш, башка фаҗигаләр дә хәтер киштәләренә уелган. Көн саен диярлек бозылган ризык продуктлары белән агуланучылар һәм, дөнья куып, юлда ашыкканда һәлакәткә эләгүчеләр, медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәү һәм башка сәбәпләр аркасында якты дөнья белән хушлашучылар турында сөйләп тә торасы юк. Ә шушы көннәрдә генә Ярославльнең «Локомотив» хоккей командасы төялгән очкыч һәлакәткә юлыкты. Без илебезнең спорт өлкәсендәге уңышлары, гомумән, илдә башкарыла торган төрле эшләр белән горурланырга күнеккән, шулай да хәерчелектә яшәүче күпчелек халыкның ил бюджетын имеп ятучыларга рәнҗешләре, күз яшьләре дә төшмичә калмый торгандыр. Байлар-ярлылар конфликты - мәңгелек тема. Күп фаҗигаләрнең башында кеше комсызлыгы тора. Болар барысы да нәрсәнеңдер дөрес түгеллеге, ниндидер үзгәрешләр кирәклеге хакында сөйли сыман. Кешелек дөньясын бар итүче Аллаһ әлегә чаклы күпме кавемнәрне юк иткән, бу турыда Коръәни-Кәримдә тәфсилләп язылган. Бәлки, хәзерге яшәешебездәге барлык фаҗигаләрне дә Аллаһ Тәгаләнең кисәтүе итеп кабул итәргә, сабак алырга вакыт җиткәндер?!
Рамил хәзрәт Юныс бер вәгазендә: «Адәм баласы дөньяга елап туа, чөнки ул туганда ук билгесезлек алдында калып тетрәнү кичерә, әлегәчә ана карынында әзергә-бәзер яшәгән булса, инде яшәеш өчен үзенә көч куярга өйрәнә башларга кирәк була!» - дип әйткән иде. Бигрәк тә россиялеләрнең гомере соңгы елларда тоташ кризислардан, фаҗигаләрдән генә тора кебек. Яшәешебез үзе куркыныч була башлады. Кешелек дөньясында яшәү, бәхет кояшы астында урын яулау өчен аяусыз көрәш бара. Тик бу көрәш дәвамында җаныбыз тәнебезне калдырып киткәч, ахирәттә алачак урыныбыз турында гына онытып җибәрәбез, һәлакәт-фаҗигаләр белән тулы Җир шарында хәзерге мизгелдә бәхетле булу өчен күбрәк тырышлык куябыз. Әмма... Бәхет мизгелләрен татып карау да гомеребезне куркыныч астына кую белән тәңгәлләшә бара. Ниндидер наркотиклар куллану һәм шул чакта артыгын кыланып ташлап гомер өзелүе турында түгел, ә илебездә гадәти ял итү, яшәеш барышында килеп чыккан алдарак телгә алынган бәхетсезлекләр турында әйтүем.
Боларның иң беренче сәбәпчесе, әлбәттә, Адәм балаларының акча колына әверелүе, җан асрап калу өчен, җәмгыять таләбе булган кәгазь кисәкләренә баш июебез. Үзебез төзегән җәмгыять системасы безне шушы һәлакәтләргә илтә. Акчага табыну кешене кешелексезләндерә, тупасландыра, ваемсызландыра бара. Аяз күгебезне тетрәтеп, баскан туфрагыбызны аяк асларыбыздан тартып алып, күңел болытларыбызны куертып, төрле сәбәпләр белән якын кешеләребез дөньядан китә... Бәхетле мизгелләр кичерергә омтылган Адәм балалары уйламаган да җирдән бәла-казага юлыга, тетрәнүләргә, югалтуларга дучар ителә.
Хәтта табигать бәла-казаларын китереп чыгаруда да кеше, җәмгыять факторы зур роль уйный башлады бит. Яшәү урыныбыз итеп яралтылган Җир шарын кирегә әйләндереп, Кыямәт көнен якынайтуга да үзебез сәбәпче булырбыз, мөгаен. Без Җир шарының магнит кыры, полюслары, күчәре барлыгын беләбез, ә соңгы елларда галимнәр бу полюсларның акрынлап күчә баруы хакындагы тикшеренүләре белән уртаклаша. «Киләчәктә магнит кырлары алмашынып, полюслар үзгәрергә мөмкин», - диләр. Ә бу җирнең асты өскә әйләнәчәк дигән сүз. Менә шунда Кояшның көнбатыштан чыгачагын көт тә тор инде!.. Исрафил фәрештәнең «Сур» авазы атом-төш коралларының тавышы белән аваздаш түгелме икән?!
Ирләр, илләр бер-берсе алдында һаман да үзләренең дәһшәтлерәк икәнлеген исбатларга тырыша, ә шул вакытта барлык Җир шарын яралткан һәм юк итәргә дә кодрәте булган Илаһи Зат барлыгын исләреннән чыгаралар, дөнья белән үзләренчә идарә итү теләге Хак Идарәчедән курку хисен җиңә бара. Ә бу омтылыш акча колы булуга караганда да куркынычрак.
Бүгенге җәмгыятьтә акчаның функциясе туклану, киенү кебек яшәү нормаларына гына хезмәт итми. Ул - беренче чиратта, Адәм балаларының җәмгыятьтә тоткан урынын, дәрәҗәсен билгеләү чарасы. Акча күбрәк булган саен, ихтыяҗлар да арта төшә, таләпләр дә югарыга үрмәли. Ә акчасыз кеше «кеше түгел». Табыш алу теләге аркасында барлык кешелеклелек кануннарының җимерелә баруы, әлеге максатка омтылган Адәм баласының күзләре томаланып, рухиятенә зыян килүе һәм... фаҗигаләргә дучар булуы коточкыч.
Акча идарәчелеге колына әверелгән кеше җанының фаҗигагә юлыгуы бер хәл булса, аның омтылышлары, максатлары мохтаҗлыкта тереклек итүче гади кешеләрне дә бәхетсезлек чоңгылына ташлый. «Ата - улны, ана кызны белмәгән, кеше башын кеше ашый торган» ахырзаман шул буладыр инде?! Кемнәрдер, чарасызлыктан булса кирәк, хәерчелекне кәсепчелеккә әверелдерә, ә кемнәрдер, колбиләүчелекнең мутация кичергән зәгыйфь формаларын кулланып, халык башыннан йөреп көн итә, тагын бер төркем кешеләрне алдарга, таларга, хәтта үтерергә, шул рәвешле үз җанын асрарга тырыша. Тигезлек юк һәм була да алмый. Совет заманында илебез тигезлеккә ирешергә теләп карады, әмма ни чыкты соң? Җәмгыятьтәге гармония өчен кешенең «кеше» булуы һәм Аллаһ хөкемнәре буенча эш кылуы кирәк! Ә без кешелеклелекне җуюның соңгы чигенә килеп терәлдек бугай?! Хакыйкать берәү генә, Илаһ та берәү генә! Бүген көн күрүче күпләрнең «Илаһы» - акча. Алар үзләрен дөньяның, кешелекнең, акчаның хуҗасы дип уйлый. Әмма ялгыша, нык ялгыша...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: