16+

Үлем түшәгендәге кеше янында үзеңне ничек тотарга?

Үлем һәрвакыт искәрмәс була. Кеше үлгәч, аны ничек юарга, кәфенләргә, нинди сүрәләр һәм догалар укырга дигән сорау­лар туа. Вафат булган кешеләрне госел коендыра, кәфенли торган, гомумән, мәет озатуның бөтен йолаларын белгән кешеләр дә олыгаеп бара. Димәк, һәрберебезгә бу эшнең тәртибен белү хәерле. Шул уңайдан «Хозур» нәшрияты «Мәет озату йолалары» дигән...

Үлем түшәгендәге кеше янында үзеңне ничек тотарга?

Үлем һәрвакыт искәрмәс була. Кеше үлгәч, аны ничек юарга, кәфенләргә, нинди сүрәләр һәм догалар укырга дигән сорау­лар туа. Вафат булган кешеләрне госел коендыра, кәфенли торган, гомумән, мәет озатуның бөтен йолаларын белгән кешеләр дә олыгаеп бара. Димәк, һәрберебезгә бу эшнең тәртибен белү хәерле. Шул уңайдан «Хозур» нәшрияты «Мәет озату йолалары» дигән...

Мохтазар - үлем алды газабын кичерүче кеше. Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә, кемнең хозурына кем дә булса килсә, шул мохтазар була. «Китаб-әль-Җәнаиз» текстында үлем алды газабында торган кеше аның янында фәрештәләр пәйда булганнан соң мохтазарга әйләнә. Үлем түшәгендә яткан кешене соңгы мизгелләрендә генә, тормышның ахыры ап-ачык булып күренеп торганда гына аны мохтазарга саный алалар.

Үлем билгеләренә түбәндәгеләр керә:
кешенең аяклары суына, хәлсезләнә;
сулышы авырая, тизләшә, өзек-­өзек була башлый;
борыны җиңелчә бөгелә.
Мохтазар янында булучылар аңа рухи яктан ярдәм итәргә тиешләр.

1. Үлем хәлендәге кешенең янында госелле булуы хәерле. Мохтазарның колагына акрын тавыш белән тәлкыйн кылалар: тәһлил яисә шәһадәт сүзе әйтелә, үзенә көчләп әйттерергә ярамый.
Тәһлил - «Ләә иләһә илләллаһ». Мәгънәсе: «Аллаһтан башка һичбер илаһ юк».
Шәһадәт сүзе - «Әшһәду ән ләә иләәһә иллә-ллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ». Мәгънәсе: «Мин шәһадәт кылам, Аллаһтан башка һичбер илаһ юк. Янә шәһадәт кылам, Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе».

Бу сүзләрне әйтүнең максаты -боларны үлем хәлендәге кешенең исенә төшерүдер. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Соңгы сүзе «Ләә иләһә илләллаһ» булган кеше җәннәткә керер», - дип әйтә.
Аның янындагылар Коръәннең 36нчы «Йәсин» яки 67нче «әл-Мүлк» («Тәбәрәк») сүрәсен укырлар. Динебез бу сүрәләрне укуны саваплы күрә. Үлем хәлендәге кеше янында «Йәсин» сүрәсен уку үлем газабын җиңеләйтә.

Үлем хәлендәге кешенең янында Коръән укый белмәгәннәр туган телләрендә хәер-дога кылырлар.
Мохтазарны «Ләә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтергә мәҗбүр итү кирәкми. Кәлимә, мохтазар да аны кабатласын өчен, аның колагына ишетелергә тиеш. Мохтазар кәлимәне әйткәнче, янындагылар кәлимә әйтүне дәвам итәргә тиешләр. Мохтазар кәлимәне әйткәндә, аның янындагылар эндәшми торырга тиешләр. Мохтазарның һаман кәлимә әйтеп торуына басым ясарга кирәкми. Соңгы мизгелгә кадәр аны әйтеп тору мөһим түгел. Максат шунда ки, кәлимә үлем түшәгендә ятучының дөньяда әйтелгән соңгы сүзләре булырга тиеш.Ә мохтазар кәлимәдән соң башка сүзләр сөйләсә, янындагылар, ул да кабатласын өчен, тагын кәлимә әйтә башларга тиешләр. Мохтазар яңадан кәлимәне әйткәннән соң, тынлык сакланырга тиеш. Соңгы мизгелләр якынайганда, мохтазар авыр итеп, тиз-тиз сулаганда, янындагылар тагын, кычкырып, кәлимә әйтергә тиешләр.

Мохтазар янында дөнья сүз­ләре сөйләшергә ярамый, чөнки ул мохтазарны дөньялыкка тарта. Бу темага сөйләшү зыянлы. Үлүче Аллаһ турында фикер йөртсен өчен тырышырга кирәк.

Дәвамы бар.



Фото: islam.ru

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading