Шәһри Казан

Әлмәт районы Чупай авылында тоташ берничә көн зурлап ифтар уздырганнар (ФОТО)

Сезгә ничектер, минемчә, ифтар күрке ул - ачык утта пешерелгән пылау. Баксаң, Чупайда ифтар да аңардан башка узмаган. Ни дисәң дә, тел йотарлык иң тәмле пылауны үзбәкләр әзерли инде. Чупайга берничә ел элек үзбәк гаиләсе кайтып төпләнгән. Гаилә башлыгы Сәет Шакиров һәр ифтарда пылау әзерләгән. Үзе сөйләвенчә, аңарчы ул гаиләсе...

Сезгә ничектер, минемчә, ифтар күрке ул - ачык утта пешерелгән пылау. Баксаң, Чупайда ифтар да аңардан башка узмаган. Ни дисәң дә, тел йотарлык иң тәмле пылауны үзбәкләр әзерли инде. Чупайга берничә ел элек үзбәк гаиләсе кайтып төпләнгән.
Гаилә башлыгы Сәет Шакиров һәр ифтарда пылау әзерләгән. Үзе сөйләвенчә, аңарчы ул гаиләсе белән Мәскәүдә яшәп, Әлмәткә күченеп килгән. Соңрак хатыны һәм өч баласы белән Чупай тарафларына юл тоткан. Сәет бүген, көн дә Әлмәткә барып, базарда кием-салым сата. Аның уртанчы улы ифтарда догалар укып, бөтен халыкны шаккатырды. Авыл мулласы да: «Бу бала барыбызның да борыннарына чиертә бит», - дип тел шартлатты.
- Улымны эштән кайткач га­рәпчә укырга өйрәтәм. Үзем өйрәнгәндә, ул янымда утыра. Уразаның бер көнен дә калдырмадым. Чупай халкы килеп төшкән көннәрдә кырын караса, хәзер барысы белән дә дуслашып беттек инде, - диде Сәет.
Пылауга килсәк, әңгәмәдәшем сүзләренчә, үзбәкләрнең 90 проценты аны әзерли белә.
- Нишләп безнең як кешеләре әзерләгән пылау сезнекенә җитми соң? - дим.
- Кешесеннән тора инде. Үзбәкләр пешергән пылаулар да бер-берсенә охшамаган, тәм ягыннан аерыла, - диде Сәет Шакиров.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: