Кардәшләрем, тормышыбызның иң шатлыклы һәм иң кайгылы мизгелләрендә без кайсы йортның ишеген шакыйбыз? Гаилә корырга ниятләсәк, кая барабыз?
Балабыз туса, исем кушарга, дип кая юнәләбез? Күз тиеп, хәлебез начарланып китсә, өшкертергә, җиңеллек алырга дип, кая киләбез? Берәр якыныбыз вафат булса, аны юып-кәфенләп, җеназасын укытыр өчен кеше эзләп, кайсы йортның бусагасын атлап керәбез? Мөган, барыбыз да «мәчет» дип җавап кайтарыр.
Чынлап та, мәчет хәзерге тормышта зур урын биләп тора. Бабайларыбыз да берәр яңа җиргә күченсәләр, иң беренче итеп, мәчет төзегән. Тарих битләренә күз салсак, хәтта Себер якларына сөргенлеккә озатылган бабаларыбыз да, барып төпләнгәч тә, җыелышып мәчет җиткезгән. Нинди авыр чорларда да мәчет торгызып, гыйбадәт кылырга тырышканнар, күңелләре мәчет белән бәйле булган. Бабаларыбыз яхшы белгән: Аллаһ каршында иң сөекле җирләр ул – мәчет булган урыннар.
Пәйгамбәребез (с.г.с): «Аллаһ өчен иң яраткан җирләр – мәчетләре булган җирләр, һәм Аллаһ иң нәфрәт иткән җирләр – аның базарлы җирләре» – дип әйткән (Мөслим риваяте).
Мәчетләрдә Аллаһыга гыйбадәт кылалар, Аны зекер итәләр, файдалы гыйлем өйрәтәләр, игелек кылырга өндиләр, начар вә бозык гамәлләрдән тыялар, шуңа да Раббыбыз мәчетле җирләрне ярата. Ә базарларда, гадәттә, алдау, ялган, талаш, сатулашу, гөнаһлар күп кылына, шул сәбәпле базарлар күп булган җирләрне Аллаһы Тәгалә сөйми, дип аңлаталар галимнәр.
Ләкин мәчет төзеп куеп кына эш бетми, ир-атларга анда намаз укырга йөрергә кирәк, чөнки мәчеттә укылган намаз өйдә укылган намазга караганда 25 мәртәбә өстенрәк, саваплырак. Пәйгамбәребез (с.г.с) бер хәдисендә әйткән: «Кеше катнаша торган җәмәгать намазы аның үз өендә яки базарда кылган намаздан, ул тәһарәтне тиешенчә үтәгән, ә аннан соң мәчеткә намазны үтәр өчен генә барган (очракта), егерме биш тапкыр хәерлерәк, (һәм шунда) һәр адымы өчен ул, һичшиксез, (бер) баскычка күтәрелә, ә (бер) гөнаһ аннан гафу ителә, ә ул намазны үти башлагач, фәрештәләр – ул намазын үтәгән урынында тәһарәтен бозмыйча калган (барлык) вакытта – Аллаһка дога кылырлар һәм: «Әй, Аллаһ, аны гафу ит, әй, Аллаһ, аны ярлыка», — дип әйтерләр, ә ул аның (намазның) башлануын көтә торган бөтен бу вакытта намаз (хәлендә) булыр» (Бохари риваяте). Бу хәдис мәчеткә йөрүнең файдасын, өстенлеген ассызыклый.
Мәчеткә илтә торган һәр адым саен бер изгелек языла һәм бер гөнаһ сөртелә. Ягъни намазны өйдә укысак, бер сум алган кебек, ә мәчеттә укысак, егерме биш сум алган кебек булырбыз. Күз алдына китерү өчен гади генә мисал: әгәр дә берәр бай кеше мәчеткә килгән өчен акча бирә башласа, мәчетләребез кеше белән тулыр иде. Ә монда галәмнәрнең иң бай заты булган Раббыбыз акчадан да кадерлерәк һәм ахыйрәттә кирәк булачак валютаны – әҗер-савапны бирә, ә без аны, ни кызганыч, алып калырга ашыкмыйбыз.
Мәчеткә кергән кеше сизәдер, үзе дә аңламастан, күңеленә тынычлык иңә, калебендә искиткеч рәхәтлек сизә башлый. Һәм бу чынлап та шулай, моны дәлилләп, Пәйгамбәребез (с.г.с) бер хәдисендә: «Кешеләр Аллаһ йортларының берсендә бергәләп Коръән уку һәм өйрәнү өчен җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, аларны рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачак, һәм Аллаһ Үз каршындагылар алдында аларны искә алачак», – дип әйткән (Мөслим риваяте). Хәдистән күренгәнчә, мәчет әле ул намаз уку йорты гына түгел икән, ә файдалы гыйлем ала торган урын да. Мәчеткә килеп, Аллаһы китабын, Пәйгамбәребез (с.г.с) хәдисләрен өйрәнсәк, бу шулай ук күңел тынычлыгы табарга, иминлеккә ирешергә ярдәм итә торган сәбәпләрдән булып тора. Ә күңел тынычлыгы бүгенге тынгысыз тормышта безгә аеруча кирәк.
Шуңа да, бабайларыбыз кебек, мәчет булмаган җирләрдә аларны төзеп, анда намазларга, гыйлем эстәргә йөреп, мәчетләребезне тагын да нурландырып җибәрсәк иде. Мәчет төзеп куеп анда бер кем йөрмәсә, нинди файда булыр?! Мәчетләребезне буш тотмыйк, булдыра алганча, аның яшәешенә, гыйлем нуры таратуына һәркайсыбыз үз өлешен кертик!
Раил Фәйзрахманов.
Комментарийлар