Шәһри Казан

«Мең сум сәдака биргәнче, бер сумлык хәрам малдан саклан»

Әлеге вәгаземне яраткан Пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем.

Пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләре озын булмады, әмма аның һәр сүзендә тирән мәгънәләр, һәр нәсыйхәте эчендә кыйммәтле асылташлар ятты. Ул мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсыйхәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр.
Ә бү Һүрайра тап­шырган хәдистә әйтелә, бервакыт Пәйгамбәребез: «Кем миннән берничә нәсыйхәтне ала, аларны тормышка ашыра яки кулланырдай кешеләргә өйрәтә?» - диде. Әбү Һүрайра: «Мин, Аллаһының илчесе», - дип җавап бирде. Шулвакыт Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан, иң гыйбадәтле кешеләрдән булырсың; Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың; күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү калебне үтерә», - диде (Әхмәт, Тирмизи җыентыкларыннан).
Әбү Һүрайра Пәйгамбәрнең тәкъдименә беренче булып җавап биргәч, Пәйгамбәр аның кулыннан тотты һәм шушы биш нәсыйхәтне бирде. Остазның дәрес алдыннан шәкертенең кулыннан тотуы әйтәсе сүзләренең әһәмия­тен күрсәтә.

1. «Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан...»

Аллаһының хәрамнары - аның тыйган эшләрен кылу һәм кушканнарын калдыру. Һәр мөселманның иң беренче вазифасы - Раббысы кушкан фарызларны үтәү, тыйганнарыннан тыелудыр. Коръән һәм пәйгамбәрнең хәдисләре безгә һәрбер хәрам нәрсәне җентекләп аңлатты, галимнәребез үз хезмәтләрендә җыйды. Хәрамнар төрле дәрәҗәдә була.
Раббы хакы белән бәйле хәрамнар. Әлбәттә, иң зур хәрамнар - үзеңне юктан бар итүче Раббың хакына кагыла. Аллаһыга кагылган хәрамнарны да кешене кяферлеккә чыгара һәм чыгармый торганнарга бүләргә була. Мөселманлыктан чыгара торган гөнаһка белә торып кергән кеше мөселман булудан туктый. Әгәр тәүбә итми вафат булса, мөселман хөкемендә җирләнми. Беркайчан да җәннәткә керми. Мондый төр гөнаһларга Аллаһының барлыгын, фәрештәләрне, китапларны, пәйгамбәрләрне, үлгәннән соң терелүне, җәннәт һәм җәһәннәмне инкярь итүләр керә.
Аллаһыга ышанып та, Аннан башка затларны иляһ урынына кую, аларга табынулар, ягъни ширек гөнаһы кяферлек булып тора. Аллаһыдан, пәйгамбәрдән, диннән мыскыллап көлүләр, күрәзәчелек, сихерләр...


Кешене диннән чыгармаучы зур гөнаһларга намаз калдыру, саулыгы булып та - рамазан уразасын тотмау, мөмкинлеге булып та - хаҗ кылмау, байлыгы булып та, зәкятен чыгармау кебек эшләрне кертергә мөмкин. Намаз мәсьәләсенә килгәндә, галимнәр төрле карашларга бүленделәр. Хәнәфи галимнәре: «Әгәр кеше намаз уку бурычын танып, ниндидер сәбәпләр белән укымаса, гөнаһлы мөселман була», - диделәр. Кайберәүләр: «Мин кеше үтермим, урласам да, колхозныкын гына урлыйм. Ке­ше рәнҗетмим. Минем бер гөнаһым да юк», - диләр. Кеше үтерү, урлашулар - бәндәләр белән бәйле гөнаһлар. Кызганыч, күпләр үзен юктан бар кылучы, ризыкландырып, кайгыртып торучы Раббысының хакларын үтәмәүне гөнаһ дип тә күрмиләр. Исламның бар галимнәре, бертавыштан, Аллаһ кушкан биш намазны укымау- урлашудан, аракы эчүдән, зина кылудан, кеше рәнҗетүдән олырак гөнаһ, диделәр. Чөнки тегеләре - адәмнәр, монысы Раббыңның хакы белән бәйле.

Хәрамнарның кайберләре адәмнәр хакы белән бәйле.
Кешенең җаны - хәрам, шуңа күрә кеше үтерү, кеше гомеренә зарар китерү, хәтта үз‑үзеңә кул салу зур гөнаһ санала.
Кешенең мал-мөлкәте - хәрам. Шуңа Аллаһ урлашу, риба ашау, алдап сату кебек нәрсәләрне тыйган.

Кешенең исем-дәрә­җәсе - хәрам. Зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, серләрне фаш итү, бер-береңә хыянәт кылулар - хәрам.
Хайваннар хакы белән бәйле хәрамнар бар: ас­рамага хайван алып, аны ашатмасаң, гөнаһка төшәсең. Мәгълүм хәдистә искә алынган песиен ачтан үтерүче хатын моңа дәлил булып тора.
Диндә янә шундый хик­мәтле нәрсә бар: гөнаһка этәргеч сәбәпнең көче кимегән саен, аның гөнаһы арта. Мәсәлән, карт кешенең зина кылуы яшь кешенең зинасы белән бер булмас. Тамагы тукның урлашуы - ач кешенең урлашуыннан олырак гөнаһ. Зәгыйфь, колга алдашкан өчен, бер төр­ле гөнаһ булса, патшага, халкын алдаганы өчен, гөнаһ күбрәк языла. Шулай ук, кешенең синең каршыңда булган дәрәҗәсе зуррак булган саен, аның хакын үтәмәүнең гөнаһы да арта. Мәсәлән, гади кешене рәнҗетүгә карый, әти‑әнине рәнҗетү күпкә куркынычрак. Пәйгамбәребез: «Күрше хатыны белән зина кылу - башка ун хатын белән зина кылудан куркынычрак. Башка ун йорттан урлауның гөнаһы - бер мәртәбә күршеңнең йортыннан урлау гөнаһыннан җиңелрәк», - диде.

Шиксез, иманы булган һәр кеше иң элек Раббысының тыйганнарыннан тыелып, Аның әмерләрен үтәргә тиеш. Шул вакыт ул гыйбадәтнең иң бөек дәрәҗәләренә ирешер. Кайбер кешеләр үзләренчә, ниндидер изге эшләр кылырга тырышалар: кешеләргә ярдәм итәләр, сәдакалар бирәләр, мәчетләр салалар. Карап торсаң, бик юмарт һәм изге булып күренәләр. Әмма шул ук кеше сәүдәсендә берсен алдый, икенчесен майлый, хаксызга кеше малына керә. Сөт сатучы су куша, бәрәңге сатучы эреләрен чиләкнең өстенә тутыра, машина сатучы төне буе спидометрын әйләндерә... Монда бабайларыбызның хикмәтле сүзе искә төшә: «Мең сум сәдака биргәнче, бер сумлык хәрам малдан саклан», - дигәннәр алар.
Кайбер кешеләр бөтен кешеләргә ярдәм итәләр, ашлар җыялар, сәдакалар бирәләр, мәчетләр салалар, ә үз гаиләләрен карамыйлар. Мохтаҗларга сәдака бирү сөннәт (өстәмә саваплы) эш, әмма ир кешегә гаиләсен карау фарыз булып тора. Үз хатынын, баласын кайгыртмый башкаларны кайгырту изгелек булмас. Ә кайбер кешеләр еш кына хаҗларга, ел саен гомрәгә йөриләр, шулай гөнаһларын юалар. Әмма күпме кешеләргә еллар буе әҗәтләрен кайтармыйча тилмертәләр. Өстәмә хаҗ, гомрә кылу - сөннәт эшләр, әмма әҗәтне түләү фарыз булып тора. Һәркем иң элек өстендәге фарызларын кайгыртсын, аннан өстәмә эшләргә күчсен.

2. Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың...

Реклама

Үз насыйбыннан ризалык тапкан кеше - иң бәхетле адәмдер. Күңел ризалыгы - тормыш кояшының челләсеннән яшерә торган салкын күләгә кебек. Күпме кешеләр гомер буе кеше малына кызыгып, үзләренә килгән күпме нигъмәттән сукыр булып яшиләр. Кеше байлыгын күрү күңелдә көнчелек һәм дошманлык тудырса, үз кулыңдагысын күрә белү канәгатьлек һәм рәхмәтлелек булдыра. Канәгатьлек нигъмәтенә ирешмәгән кешегә күпме генә байлык өстәсәң дә, ул һәрвакыт фәкыйрь-мескен булып кала. Әгәр нәфесенә кол булган кешегә җир шарының яртысын бүлеп бирсәң, аның беренче соравы: «Ә икенче яртысы кемгә?» - була. Бөтен җирне кулына тоттырсаң, аның күзләре айга карый.

Риза хәзрәт: «Аллаһы Тәгалә бүлеп биргән өлешкә риза булу, әлбәттә, зур байлык. «Канәгатьлек - бетмәс байлык». «Юк, юк» дип зарланып, сукранып йөрүчеләр берәр әгъзаларына яки гаилә эчендәге кешеләргә бәла‑каза килсә, шул вакытта үзләренең күпме нигъмәт эчендә булып та, кадерен белмәгәнлекләрен таныйлар вә үзләренең элек зарланып йөргәннәренә үкенәләр», - ди.
Чыннан да, кайвакыт тормыштан зарланып йөрисең дә, Аллаһ башыңа шундый сынау биреп куя, ирексездән: «кичәге тормыш­ларым ничек рәхәт булган икән», - дип авыр сулап куясың.
Әлбәттә, бу мөселман кешесе алга бармас­ка, тормышын яхшыртмас­ка, сәүдәсен киңәйтмәс­кә тиеш, дигән сүз түгел. Динебездә «булганына шөкер ит» дигән канун фәкыйрьлек-мескенлеккә чакыр­мый. «Югарыга карап фикер йөрт, аска карап шөкер ит», - дигәннәр. Хәтта атаның үз балаларына мирас калдырып, аларны мохтаҗлыктан азат итәргә тырышуы да мактаулы эш. Үзеннән соң бөтен байлыгын изгелек юлына калдырыйм дип килгән сәхабәгә пәйгамбәребез өчтән бер өлешен генә бирергә, калганын балаларына калдырырга кушты һәм: «Синең өчен нәселеңне байлыкта калдыру кеше кулына калдыруыңнан хәерлерәк»,- диде («Бохари» һәм «Мөслим» риваятьләре).

Чыннан да, тормышны яхшыртканда, үзеңнән яхшырак яшәүчеләргә карыйсың, алар булдыра алганны мин булдыра алмыйммыни, дип тә куясың. Әлхәмдүлилләһ, берәү тырышып галим булды, син аннан үрнәк алып, гыйлем эзлисең. Берәү гөрләтеп сәүдәсен алып бара, яхшы итеп гаиләсен яшәтә, туганнарына ярдәм итә, сәдакалар бирә, бу сине дә тырышырга этәрә, яңа эшләргә илһам бирә. Ә инде тырышканнан соң Раббың күпме бирсә, шуңа Аннан риза булып, чын күңелдән шөкер итәсең. Хәтта башыңа проблема төшкәндә, синнән дә авыр хәлдәгеләргә карасаң, хәлләрең җиңеләеп китә, Раббыңа шөкер кылу җиңелрәк була. Пәйгамбәребез: «Үзегездән түбән булганнарга карагыз, сездән өстен булганнарга карамагыз. Бу Аллаһының нигъмәтләрен кимсетмәскә ярдәм итә»,- диде («Бохари» һәм «Мөслим» риваятьләре).

Канәгатьлек - байлык һәм азатлык, канәгатьсезлек - мәңгелек фәкыйрьлек һәм коллыктыр.

3. «Күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың»...

«Күрше хакы - Аллаһ хакы»,- дип халык заяга әйтмәгән. Иманлы кеше булу өчен, күрше хакын белү һәм үтәү шарт. Пәйгамбәребезгә сабак бирергә килгәч, Җәбраил фәрештә аңа күрше хакында бик күп нәсыйхәтләр бирә иде. Пәйгамбәребез: «Җәбраил фәрештә миңа күрше хакында шулкадәр күп нәсыйхәтләр бирде, күршегә мирас бирәсе булыр дип уйлый башлаган идем», - диде («Бохари» һәм «Мөслим» җыентыкларыннан).


Ахырын алдагы көннәрдә укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    83
    0
    1
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    324
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    213
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0