Тук-тук-тук… Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча дәү әниемнең өлешенә тигән Арчадагы фатирның ишеген шакыйлар. Ашыкмыйча гына барып ачтым. Ике татар хатыны исәнләшеп, бусаганы атлап кереп, өйгә үттеләр. Үзләре белән таныштырганнан соң, беренче эш итеп, минем Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанаммы, юкмы икәнемне белештеләр. Уңай җавабымны ишеткәч, кулыма...
Башны китапчыкка игәч кенә, нишләп әле мин боларның сөйләгәннәрен аңсыз бәрәндәй тыңлап утырам, сорауларына җавап бирәм, дип уйлап куйдым. Әллә гипнозладылар инде?! Дөрестән дә, боларны бер каршылыксыз, кемнәр икәнен дә белешмичә, өйгә үткәрүемне башкача ничек аңлатырга?! Шөбһәләнү хисе томаланган аңымны вакытында уятып, сискәндереп җибәрде.
- Гафу итегез, сез Арча мәчетеннәнме әллә?
- Юк, без бер оешмага карыйбыз.
- Нинди оешма соң ул? Безнең райондагымы?
- Әлеге оешманың эшчәнлеге бөтен дөнья буенча алып барыла. Без кешеләрне хак юлга басарга, иманга килергә өндәп йөрибез, Аллаһның чын исеме белән таныштырабыз…
Болар тагын нәрсәләрдер сөйләделәр, тик мин аларны тыңламый идем инде. Баш мием «Әллә болар Аллаһның бөек, изге исеме артына яшеренеп, кешеләрне кәкре каенга терәтеп йөрүче аферистлармы икән?» кебек уйлар белән мәшгуль иде. Ни булмас дип, хатыннарны тизрәк озатып чыгару ягын карадым. «Китапларыгызны калдырыгыз, мин алар белән танышырмын, хәзер сөйләшеп торырга вакытым кысан», - дигән булдым. Моңа җавап итеп, болар берничә көннән тагын киләчәкләрен белдерделәр. «Мин монда вакытлыча гына яшәдем, тиздән башка җиргә күченәм, килеп йөрмәсәгез дә була», - дип, аларны башка күрәсем килмәвенә ачык төрттереп, саубуллашып, ишекне ябып куйдым.
Китапларга бер генә күз салдым да тәрәзә төбенә куйдым, ул көнне башка эшләрем булганга, алар тиздән онытылды да. Берничә көннән бер дустым белән телефоннан сөйләшкәндә, аның эш урыны, хезмәттәшләре турында сүз чыкты да, бу аларның оешмасында үзе мөселман булган, үзе ниндидер секта составына кергән бер хатын турында сөйләп бирде. Шунда ук күптән түгел чакырылмаган кунаклар булып өемә килеп кергән сәер хатыннар, алар калдырып киткән китаплар исемә төште. Тик шул ук вакытта ислам динендә ниндидер сектантлар булу ихтималлыгы миңа абсурд булып тоелды, бәлки дустым да хезмәттәше мәсьәләсендә ялгышадыр дип уйлап куйдым.
Шулай да башка шик кереп калды бит, сөйләшеп бетергәч үк, теге китапларны алып өйрәнә башладым. Иң әүвәл «Иң бөек исем», «Ибраһимнан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?» дигән әлеге китапларның нинди нәшриятта басылып чыкканлыгына күз салдым. Әмма гадәттә басмаларның тышлык эчендә күрсәтелә торган бу мәгълүматны китапларның берсендә дә тапмадым. Эчтәлекләренә килгәндә, китаплар татарча хәрефләр белән хатасыз иттереп язылган үзе, тик җөмлә төзелешләре бөтенләй дөрес түгел - русчадан сүзен сүзгә тәрҗемә иткәннәр. Тышлыкның аскы почмагында www.watchtower.org дигән сайт атамасын табып алып, интернетта шул сылтама буенча кереп карарга булдым, әмма бу сайт бетерелгән булып чыкты. Интернетта актарына торгач, ул сәер сайтның эзенә төштем үзе, һәм гаҗәпләнүемнең чиге булмады.
«Йәһвә шаһитлары» (миңа калдырып киткән китапларда «Иеговы свидетели» дигәнне шулай тәрҗемә иткәннәр) турында ишеткәнем бар иде инде. Кайсыдыр бер тапшыруда ул оешманың дөнья күләмендә иң зур секталарның берсе булганлыгы турында сөйләгәннәре исемә төште. Мин эзләгән сайт кайчандыр шул сектаның рәсми сайты булган икән. Аның турында күбрәк хәбәрдар булу өчен, янә интернетка мөрәҗәгать иттем. Анда «Йәһвә шаһитлары» хакында менә ниләр язылган: «Йәһвә шаһитлары» - 1872 елда АКШта нигез салынып, хәзерге вакытта дөньяның һәр илендә киң таралыш алган секта. Аның төп максаты - кешеләрне Аллаһы Тәгаләнең Йәһвә булуына ышандыру. Йәһвә шаһитлары илнең байрагын танудан, хәрби хезмәт үтүдән, иҗтимагый оешмалар составына керүдән, канны азыкка кулланудан да, аны тәнгә күчереп агызудан да баш тарталар». Телевизорда күргән теге тапшыруда да шул сектага кергән бер гаиләнең кечкенә балаларына кан күчереп агызырга кирәк булганлыгы, әмма сектаның әлеге саташулы инанулары аркасында моның эшләнмәве, ахыр чиктә баланың җан тәслим кылуы турында сүз барган иде. Бу сектаның һәр әгъзасы, шаһитка әйләнсен өчен, суга тулысынча чумдырылып чукындыру узарга, аннан соң үзенең тормышын урамда һәм йортларга кереп, секта әдәбиятын таратып һәм кешеләрне үзләренең сафларына басарга өндәп йөрүгә багышларга тиеш икән. Шаһитлар атнага бер тапкыр «патшалык залы» дип аталган биналарга җыелып, тәҗрибәләре белән уртаклашулары турында да язылган интернетта.
Янымда булып киткән хатыннарның карашлары томан эчендә, ә сөйләгән сүзләре ничектер сәер тоелган иде, күрәсең, шул секта җыеннарында аларның зиһеннәренә психологик алымнар яисә гипноз ярдәмендә берәр нинди йогынты ясыйлардыр. Аларның пропагандалаган темаларыннан аз гына да читкә тайпылмавы, сорауларыма теләр-теләмәс кенә җавап бирүләре, туктаусыз, тиздән Җирдә рәхәт-сәгадәт башланачагы, кешеләр өчен идеаль яшәү шартлары урнаштырылачагы турында сөйләүләре - моңа дәлил. Интернет миңа җыеннарда шаһитларны Гайсә пәйгамбәрнең терелеп, явызлык көчләре белән соңгы көрәштә Иблисне җиңгәннән соң, барыбызны да бәхетле тормыш көткәнен, хәтта безгә Адәм пәйгамбәрдән мирас итеп калдырылган тән үлеменең дә юкка чыгачагын өйрәткәннәрен «сөйләп бирде».
Апалар миңа калдырып киткән китапларның да эчтәлекләре якынча шундыйрак булып чыкты. Аның берсе мөселманнарның да, христианнарның да, яһүдиләрнең дә дини тәгълиматлары дөрес булмавы, Аллаһы Тәгаләнең чын исеме «Йәһвә» булуы турында сөйли. Икенчесендә «Йәһвә шаһитлары»ның динне ничек «дөрес итеп» күзаллаулары хакында сүз бара, сектага килеп, олы «бәхеткә» ия булганнар турында тормыштан алынган мисаллар да бар.
Тук-тук-тук… Тагын ишеккә шакыйлар. Гадәттә, яныма киләсе кешеләр алдан хәбәр итәләр. Димәк, чит кеше. Бу юлы саграк булып, ишекне ачмадым, минем ишекне шакып туйгач, күршеләрнекен дөбердәтергә тотындылар. Күрәсең, тагын чын ниятләрен томан сарган караш һәм дини әдәбият артына яшергән Йәһвә шаһитларыдыр. Шулай булып чыкты да, тик бу юлы ишекне ачмагач, берничә көннән болар тагын пәйда булдылар. Дустымны көткәнгә, ишекне бер шиксез ачкан идем, ишек төбендә тагын алар басып тора. Дөрес, монысында теге ике хатын түгел, башка хатын белән бер ир-ат килгән, кулларына тоткан китаплары гына аларның Йәһвә шаһитлары икәнен дәлилләп тора. Бу юлы акыллырак булып, аларны эчкә үткәрмәдем, «Гафу итегез, бүген чирләп торам», - дигән булып, ишекне ябып куйдым.
Каян килеп чыкканнар соң бу кешеләр Арча якларына? Гомумән, ислам дөньясына алар ни өчен борыннарын тыгалар? Бу сорауларга инде интернет җавап бирә алмый иде, шуңа күрә белгән кешегә мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Белгән кеше фикере
Таһир абый Шәмсетдинов - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен бетергән, Йәһвә шаһитлары белән аралашу, күрешү тәҗрибәсенә ия кеше. Секта белән кызыксынганымны белгәч, ул үзе минем янга килеп китте. Аның сөйләгәннәре борчыган сорауларыма анык җавап бирде: «Минем аңлавымча, «Йәһвә шаһитлары» сектасы финанс пирамидалары сыманрак эш алып бара. Җыеннарга килгән саен, ул кешеләрдән сектаның ниндидер ихтыяҗларына дигән булып, билгеле күләмдә акча җыялар. Күбрәк кеше булган саен, күбрәк акча керә бит инде, шуңа күрә һәрбер сектант үзе белән күбрәк кеше ияртеп килергә тиеш. Шул сәбәпле, алар башка диннәргә тыкшынып, кешеләрне бутап, дөрес юлдан яздырып йөриләр. Аларның исламга борыннарын тыгуларын шуның белән аңлатып була - күпчелек татарлар үзләрен мөселман дип санасалар да, изге китапта нәрсәләр язылганын белмиләр,
сектантлар шуннан бик оста һәм хәйләкәр файдалана. Мисал өчен, алар Коръәннән үзләренә файдалы булган, үз сафларына басуны аклый торган җөмләләрне әйтеп сөйләшәләр, әдәбиятларында да шундый аятьләрдән өзекләр китерелә. Чынлыкта исә, дини тәгълиматлардан үзләренә файдалы өлешләрне генә чүпләгәнгә, теге яки бу диннең төп нигезләрен, чын асылын белмиләр.
«Йәһвә шаһитлары» җәһәннәмнең барлыгын инкарь итәләр, ә җәннәтнең тиздән ахирәттә үк урнаштырылачагын алга сөрәләр. Бервакыт мин аларның берсенә шундый сорау бирдем: «Христианнар үзләренең Аллалары итеп санаган Иисус Христос кешеләр тарафыннан үтерелгән. Сезнең ышануларыгыз буенча, Алланы үтергән кеше дә җәннәткә эләгә булып чыгамыни?» Теге башта бераз аптырап калды, ни әйтергә белмичә, басып торды, ахыр чиктә: «Шулай булып чыга инде», - дип җавап бирде. Уйлап карасаң, аларның өйрәтүләре буенча, теләсә нәрсә эшләп йөргән теләсә кем өчен җәннәт ишекләре ачык.
Гомумән, дини сорауларда аларның күбесенең әзерлекләре ташка үлчим. Коръәннән, Библиядән яисә башка дини китаплардан сораулар бирә башлыйсың икән, алар каушап калалар, буталып бетәләр.
Әлеге секта вәкилләре белән районда беренче тапкыр 5-6 ел элек очрашкан идем. Кешеләрне үз сафларына басарга өндәп, диннәрне бутап, үзләре тудырган ялганга үзләре ышанып яшәүчеләр алар.
«Йәһвә шаһитлары»ның ислам диненә үтеп кереп, мөселманнарны аздырып йөрүләре, аларның районнар-авылларны да басып алулары минем өчен зур яңалык булды. Арча мәчетеннән Рәмис хәзрәт белән телефоннан сөйләшкәндә, ул аларны шайтаннарга тиңләде. «Шайтан коткысына бирелмәскә кирәк», - дип өйрәтә ислам дине, сектант коткысы шуның бер төредер инде. Сектага кереп, бөтен мөлкәтен шул секта ихтыяҗлары өчен тотып бетереп, ахыр чиктә ярык тагарак янында утырып калганнар турында да ишеткән бар. Аек акыллары башларына кире әйләнеп кайтканда, артык соң була шул инде.
Комментарийлар