16+

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: «Бәхетле булырга теләсәк, башкаларга бәхет бүләк итә белик»

Дин кешеләре белән әңгәмә корганым юк иде әле. Шуңа, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә сораулар биргәндә дә, ярамаган нәрсә соралмасын тагын дип, бераз шикләнеп тордым. Ә нигә нәкъ менә Мәхмүт хәзрәтме? Ул минем белгән кешем. Шуның өстенә шактый танышларым да аны бик хөрмәт итә, аңлы, белемле дин эшлеклеләренең берсе дип саный. Аннан,...

Дин кешеләре белән әңгәмә корганым юк иде әле. Шуңа, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә сораулар биргәндә дә, ярамаган нәрсә соралмасын тагын дип, бераз шикләнеп тордым. Ә нигә нәкъ менә Мәхмүт хәзрәтме? Ул минем белгән кешем. Шуның өстенә шактый танышларым да аны бик хөрмәт итә, аңлы, белемле дин эшлеклеләренең берсе дип саный. Аннан,...

- Үзегез белән таныштырып китсәгез иде, хәзрәт.
- Мин 1978 елны Буа шәһәрендә тудым. Шунда үстем, шунда укыдым. Мәктәпне тәмамлап, Башкортстанда Агыйдел шәһәре мәдрәсәсендә бер ел белем алганнан соң, Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга кердем. Биш еллык мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, бер ел Төркиядә укырга да насыйп булды. Дини белем алу сәяхәтенә кечкенә генә бер нокта куеп, дин өлкәсендә хезмәтемне башлап җибәрдем. Иң беренче Казанның «Мәдинә» мәчетендә Гыйльмулла хәзрәт белән бергә имам вазифаларын башкардым. Соңрак Борисково бистәсендәге «Шамил» мәчете мәхәлләсе чакыруы буенча, шушы мәчеттә имам хатип вазифасына керештем. Инде менә ун еллап шушында эшлим, имам хатип булу белән бергә Казан шәһәрендә казыйлык вазифасын да үтим.

- Мәхмүт әфәнде, үземне һәм кайбер танышларымны кызыксындырган бер сорау: «хәзрәт» сүзе нәрсәне аңлата? Ул берәр дәрәҗәне белдерәме? Чөнки, әйтик, зу‑ур мәдрәсә тәмамлаган, укучылары бихисап булган кеше дә хәзрәт, кичәге партком секретаре авыл мәчетенең ачкычын кулына алса, ул да хәзрәт. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.
- Ул сүз гарәп теленнән алынган дигән фараз бар. Мәгънәсенә килгәндә, дингә зур хезмәт күрсәтеп, дан, шөһрәт казанган, хөрмәткә ия булган кеше дигәнне аңлата. Кызганычмы, аянычмы - анысын белмим, революциягә кадәр хәзрәт дигән сүзне пәйгамбәрләргә, изгеләргә һәм тарихта калган данлыклы, белемле галимнәргә мөрәҗәгать иткәндә генә кулланганнар. Ә дин юлында хезмәт итүчеләргә күбрәк имам, мулла дигән сүзләр кулланылган. Соңгы елларда, нигәдер, хәзрәт дигән сүзне бөтенесенә карата да куллана башладылар. Хәтта кайвакыт Коръән хәрефләрен дә белмәгән, «Фатыйха» сүрәсен укыганда җитмеш хата ясаучы мәчеттә сакта утырган кешеләргә дә хәзрәт дигән сүз кулланыла. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Ишәккә ат дип әйтү белән генә ул атка әйләнми бит. Сүзне үз урынында куллану кирәк.

15 еллык муллалык тәҗрибәсенә таянып шуны әйтә алам, хәзрәттән хәсрәткә әйләнү бик җиңел икән. Аллаһ сакласын бу хәлдән.

- Теологик сораулар белән башыгызны катырмыйм, ләкин бер нәрсәне сорамый булдыра алмыйм. Әйтик, менә мин динсез кеше. Ураза тотмыйм, намаз укымыйм, хаҗга бармаган... Ислам дине буенча караганда, гонаһлы тормыш алып барам. Җирдә миллиардтан артык мөселман бар, ә, гомумән, халык саны җиде миллиардтан артык. Димәк, мин тәмугта шул калган биш миллиард ярым кеше белән бергә булачакмынмы?
- Ахирәттә кемнең кая эләгәчәген Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Минемчә, үзеңне җәннәт әһеле дип санау, синең дөньяга карашыңны уртаклашмаган кешеләрне җәһәннәм әһелләре дип тиргәү кешенең дини фанатик һәм тупас чикле карашка ия булганлыгын күрсәтә. Кызганыч ки, шушындый тупаслык күпчелек дин ияләрендә күзәтелә.

- Еш кына, бигрәк тә интернетта, «бездә динне кысалар», дип язучылар очрый. Тирә‑якка карыйм. Казан Кремлендә - мәчет, авыл саен - мәчет. Соңгы елларда гына да мең ярымнан артык мәчет төзелгән, телевизорны ачам - мулла сөйли, радиода - муллалар, газета саен - дини сәхифә. Минем берничә танышым биш вакыт намазын укый, ураза тота - бер дә кысалар димиләр. Гомумән, бармы бу нәрсә, юкмы?
- Мөселманнарны кысалар, дигән сүз бер чиргә әйләнде бугай. Кечкенә чакта безнең авылда бер күрше малае бар иде. Бик сәер табигатьле кеше. Безнең белән бергә уйнарга килгән булып, теләсә нинди сүз әйтеп йә, булмаса, этеп-тертеп махсус котырта иде. Берсе аңа аз гына тиеп китсә дә, бөтен авылга ишетерлек итеп кычкыра-кычкыра өенә чабып кереп китә иде. Шуннан соң аның әтисе чыгып безгә күрмәгәнне күрсәтә иде. Ә теге малай исә кырыйдан көлеп шатланып, ләззәтләнеп күзәтеп тора иде. Менә бу баланың кыланмышы бүген күп мөселманнарда күзәтелә. Чебеннән фил ясау, алдан котыртып, соңыннан кыйналгач, безне кыйныйлар дип бөтен дөньяга кычкыру иң күңелсез күренешләрнең берсе. Ә бит бу хәл Аллаһның сүзенә капма‑каршы хәрәкәт итү. Изге Коръәндә: «Сезгә бер авырлык килеп кагылса, белегез, ул сезнең үзегездән», - дип язылган. Димәк, каядыр, кемдер рәнҗетелә икән, мөселман булсын, христиан булсын - аермасы юк, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк.

- Сез заманында «Кабердән хәбәр» дигән диск чыгарган идегез. Шуны тыңлап тетрәнгән, дингә килмәсә дә, миһербанлырак булырга тырышкан кешеләрне беләм. Ул диск сатуда бармы әле?
- Әйе, ул диск сатуда бар. Шулай ук интернет челтәрендә дә тыңлап була.

- Танышлар дигәннән, шундыйлар да бар: үзләрен исламда дип саныйлар, акчалары да бар бугай - ел саен чит илләргә ялга йөриләр, тик хаҗга бармыйлар. Бу дөресме?
- Дөрес түгел.

- Татар авылларында әле дә мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын, илле бер көнен, еллыгын үткәрәләр. Яңгыр келәве ясаучы авыллар да күп. Башка борынгы гадәтләр дә шактый. Бу зур гөнаһмы? Дин буенча дип әйтүем.Чөнки кайбер динчеләр бу гамәлләрне, гомумән, ширек дип саный.
- Әйе, өстән генә динне өйрәнгән кешеләрнең сүзләренә колак салсаң, дөньяда яшәмә дә - бүгеннән үк үлеп кабергә кереп ятарга икән дигән нәтиҗә ясап була. Чөнки надан динчеләрнең бөтен сүзләре, вәгазьләре - бусы ярамый, тегесе ярамый, харам, ширек, бидгать дигәнгә кайтып кала. Җырларга ярамый, биергә ярамый, өчесен, җидесен, кырыкларын үткәрергә ярамый, туган көн уздырырга ярамый, кыз-хатынның битен күрсәтергә ярамый һәм башкалар. Бу ярамыйлар исемлеген бик озак дәвам итәргә була. Нигә соң бу шулай дип сорау бирсәгез, җавабы бик кыска. Чөнки бу төр кешеләр өстендә наданлык хөкем сөрә. Бер аять, ике хәдис укып, бик ашыгып нәтиҗә ясыйлар.

- Бүген ваххабилар, сәләфиләр дип аталучылар кемнәр алар? Бик тәкъва мөселманнармы, әллә ялгыш юлдан китүчеләрме?
- Бу хакта күп языла, күп сөйләнә, мин ике җөмлә белән генә чикләнәм. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үлгәннән соң инде икенче көнгә мөселманнар дөньясы ике олы төркемгә бүленде. Берләре үзләрен - шигыйлар, икенчеләре исә сөнни диделәр. Әмма бу ике төркемдә дә меңләгән мәктәпләр, юнәлешләр, секталар бар. Һәрбер төркем үзен дөрес дип саный һәм шуның белән бергә башка төркемнең башына сугарга тырыша.

- Кайбер дини татарлардан: «Миңа мөселман урыс атеист татардан якынрак» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Моңа карашыгыз? Гомумән, әз генә булса да милләтчеме сез?
- Шәхсән мин үзем милләтчеләрне икегә бүләм. Берләре - тискәре, икенчеләре - позитив. Тискәре милләтчеләргә килгәндә, алар - без генә кеше, калганнар кеше түгел, хайваннар, безнең милләт кенә яшәргә, үрчергә тиеш һәм безнең милләт кенә башкалар белән идарә итәргә тиеш, дигән фикердә булучылар. Икенчеләр исә үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен, тарихларын, борынгыдан калган әсәрләрен сөеп, хөрмәт итеп матурлык белән, күрше милләткә булган күркәм мөнәсәбәтләре белән милләтләрен сакларга тырышучылар. Мин үземне исә шушы икенче төркемгә кертер идем.

- Алла, Ходай, Тәңре, Бог, Яхве… Болар бар да шул ук бер Яратучы, төрле диннәр аңарга төрлечә табына гына дигән фикергә ничек карыйсыз?
- Әйтеп үткәнемчә, иң беренче итеп бик күп вакытымны ислам динен тирәнтен өйрәнүгә багышладым. Соңыннан исә башка диннәр белән дә кызыксынып, өстән‑өстән булса да, аларны да өйрәндем. Һәм шуны чын күңелдән әйтә алам, асылда, бөтен диннәр бер үк нәрсә турында сөйлиләр. Тик төрле сүз, төрле җөмлә, төрле тел кулланганга күрә генә аерым төсмердә. Мәсәлән, татар телендәге йөзем русча виноград, гарәпчә гыйнәп дип атала. Әмма йөземне ничек кенә атасаң да, асылда, ул йөзем булып кала. Нәрсә әйтергә теләгәнне күп кеше аңламаса да, сез аңлагансыз дип уйлыйм.

- Суфыйчылыкка карашыгыз? Сезнең «ВКонтакте»дагы битегездә мин еш кына Гомәр Хәйәм сүзләренә тап булам. Ул күп суфыйлар кебек шәригатькә җиңел караган дигән фикер бар. Шәраб, хатын-кызлар... Аның «Тәмуг белән оҗмах - бер җанның ике яртысы» дигән сүзләре тетрәндергеч тоела миңа.
- Нинди генә терминны алсак та, ул терминнарны һәрбер кеше үзенең белеменә, тәҗрибәсенә таянып аңлый. Мәсәлән, мәхәббәт дигән сүзне алыйк. Бер кеше аны җылы, кайнар, тирән бер хис иттереп күзалласа, икенчесе исә хатын‑кыз белән ир кешенең бергә ятып йоклавы дип күзаллый. Русларның, «каждый понимает по мере своей испорченности» дигәнрәк мәкальләре күп нәрсәне аңлата. Шуның кебек суфыйчылыкны да безнең җәмгыятьтә кешеләр төрлечә аңлыйлар. Гади халык суфый сүзен ишетсә, зур гына чалма бәйләгән, кулына озын гына таяк, тәсбих тоткан, тездән сакал үстергән, өйләнмәгән, гаилә кормаган, мәчеттә яисә тау куышында яшәп яткан бер кешене күзаллый. Икенчеләр, суфый дигәндә, үзләренең үлгән яки тере булган рухи остазларына табынган, ах‑вах килеп зекер әйткән, үзләренә пычаклар кадап кабергә табынган кешеләрне күзаллыйлар. Мин дә башта шулай уйлый һәм күзаллый идем. Әмма суфыйчылыкны тирәнтен өйрәнгәннән соң, күзаллауларымның берсе дә чын суфыйчылыкка туры килмәвен күрдем. Асылда, чын тәсәввуф, ягъни суфыйчылык, ул - диннең рухы, әдәп, әхлак, үзеңнең кимчелекләрең белән көрәшү, күңелеңдә булган хөсетлек, тәкәбберлек һәм башка җирәнгеч сыйфатлардан йөрәгеңне чистартырга өйрәтә. Ислам диненә һәм, гомумән, кешелек дөньясына зур хезмәтләрен керткән данлыклы мәшһүр кешеләр күбесе суфый булганнар.

- Гаиләгез турында берничә сүз генә әйтсәгез иде.
- Бер хатыным (көлә), өч балабыз бар. Башканы эзләмим, чөнки аның берсе дә дүрткә тора икән (көлә).

- Соңгысы итеп, дингә килергә җыенмаган, тик бу җирдә чын кеше булып яшәргә омтылган кешеләргә үз киңәшләрегезне бирсәгез иде.
- Шуны әйтәсе килә, адәм баласы бу дөньяга бер-берсенә сөенеч һәм шатлык бүләк итәр өчен яратылган. Шулай булгач, бәхетле булырга теләсәк, үзебез дә башкаларга бәхет бүләк итә белик. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүнең асыл максаты да бер-береңә эчкерсез яхшылык эшләүгә нигезләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик матур жавапларыгыз очен,берничэ корьэн ашында сезнен вэгэзлэрегезне тынларга туры килде,ялкытмыйда,бирелеп тынлыйбыз,

    Мөһим

    loading