16+

Миһербанлы юлбасар

Сөләйман (г.с.) янына өч мосафир килә дә: - Син, хикмәт иясе, арабызда кемнең карак икәнлеген ачыкларга булыш безгә. Сәфәргә чыгар алдыннан өчебезнең дә алтын-көмешләребезне бер җиргә күмеп калдырган идек. Кайтуыбызга хәзинәбездән җилләр искән! Өчебезнең берсе моны үзенә үзләштергән... Сөләйман (г.с.) боларны игътибар белән тыңлап тора да: - Мин сезне үзем...

Сөләйман (г.с.) янына өч мосафир килә дә: - Син, хикмәт иясе, арабызда кемнең карак икәнлеген ачыкларга булыш безгә. Сәфәргә чыгар алдыннан өчебезнең дә алтын-көмешләребезне бер җиргә күмеп калдырган идек. Кайтуыбызга хәзинәбездән җилләр искән! Өчебезнең берсе моны үзенә үзләштергән... Сөләйман (г.с.) боларны игътибар белән тыңлап тора да: - Мин сезне үзем...

Сөләйман (г.с.) янына өч мосафир килә дә:
- Син, хикмәт иясе, арабызда кемнең карак икәнлеген ачыкларга булыш безгә. Сәфәргә чыгар алдыннан өчебезнең дә алтын-көмешләребезне бер җиргә күмеп калдырган идек. Кайтуыбызга хәзинәбездән җилләр искән! Өчебезнең берсе моны үзенә үзләштергән...
Сөләйман (г.с.) боларны игътибар белән тыңлап тора да:
- Мин сезне үзем чакырып алырмын, - дип, өйләренә озата.
Онытылды дигәндә генә, ул аларны үзенә дәшеп ала.
- Сез, мосафирлар, хикмәт ияләре, бер мәсьәләне бергәләп чишик әле, - ди ул аларга һәм кыйсса сөйли башлый: - Бер кыз белән егет кечкенәдән үк бергә үсәләр. Егет кыздан: «Сиңа кияүгә чыгам», - дигән вәгъдә ала. Ләкин кызның әти-әниләре моңа ризалык бирмиләр, аны бай егеткә димлиләр. Кыз әти-әнисенең сүзенә каршы килә алмаган. Никахтан соң алар хәләл җефете белән егетенә биргән вәгъдәсен өстеннән төшерер өчен аның янына баралар, һәм кыз элекке егетенә шундый сүзләр белән эндәшә:
- Әти-әниемә каршы бара алмадым, икенче берәүгә кияүгә чыктым, - ди кыз беренче вәгъдәләшкән егетенә. - Бирелгән вәгъдәмне өстемнән төшер инде...
- Арагызда киртә булмыйм, - ди егет. - Бәхетле булыгыз, хәер-дога сезгә.
Яшь парлар шатланып, кайтыр юлга чыгалар. Көтмәгәндә каршыларына юлбасарлар килеп чыга. Егет белән кызның бар булган алтын-көмеш әйберләрен җыеп алганнан соң, юлбасарлар атаманы карт ирнең күзе кинәт кызга төшә.
- Чибәркәйне болай гына җибәрмибез, - ди ул. - Кол итеп сатарбыз.
- Сиңа әйтер сүзем бар, игътибар белән тыңла әле, - ди кыз аңа. - Яшь вакытта бер егеткә «сиңа гына кияүгә чыгармын», дип вәгъдә биргән идем. Ләкин башка берәүгә насыйп булдым. Вәгъдәләшкән егет янына вәгъдәне өстебездән төшерергә рөхсәт сорап барган идек. Син өлкән яшьтә булсаң да, бәлкем, беркемгә дә вәгъдә итмәгәнсеңдер. Ләкин дөньяга килгәнче, Аллаһыга «Син - безнең Раббыбыз», дип, Аның кушканнарын үтәргә вәгъдә биргән идең. Мин гади бер кешегә биргән вәгъдәмне алыр өчен дә аның хозурына бардым. Ә син шушы бозыклыкны кылып, Аллаһка биргән вәгъдәңне бозасыңмы?
Әлеге сүзләрдән соң картның күзләре яшьләнә.
- Шушы яшемә җитеп, бу кыз кебек тә фикерли белмим икән, - ди һәм таланган малларны кире кайтарырга боерып, юлбасарлыктан ваз кичә.
Сөләйман (г.с.) кыйссаның ахырында, өч мосафирга мөрәҗәгать итеп:
- Шушы сөйләнгән вакыйгада кайсысы хөрмәткә, мактауга лаек? - дип сорады.
- Әлбәттә, вәгъдәсен кайтарган егет, - диде берсе. Икенчесе исә, вәгъдәсен мөмкин кадәр үз өстеннән төшерергә тырышкан һәм морадына ирешкән, юлбасарга да тәэсирле вәгазь сөйләүче кызны мактауга лаек, дип тапты.
- Иң хикмәтлесе - карт, - диде өченче мосафир.
- Малларын тартып алганнан соң чибәр кызны кулдан ычкындыр инде...
Сөләйман (г.с.), өченче мосафирга төртеп күрсәтеп:
Сезнең арагызда карак булганы шушыдыр, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading