16+

Мигъраҗ кичәсе ничек уздырыла?

Бүген күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә.

Мигъраҗ кичәсе ничек уздырыла?

Бүген күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә.

Әлеге кичәнең фазыйләтләре турында “Казан нуры” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисов сөйләде.

– Хәзрәт, иң элек мигъраҗ сүзенең мәгънәсе турында аңлатып китмәссезме икән?
– Мигъраҗ “күккә ашу” дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышында ул иң олуг могҗизаларның берсе булып тора. Һиҗрәт кылырга бер елдан артык вакыт калганда, сөекле хатыны Хәдичә белән аны дошманнардан һәм авырлыклардан яклап-саклап торган абыйсы Әбү Талибны вафатыннан соң, күңеле бик төшенке булганда, Расүлебез белән гайре табигый хәл була. Белүебезчә, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә, үзләренең пәйгамбәрлекләрен раслау өчен, могҗизалар биргән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дә күккә ашуы – шуның бер мисалы. Бу кичтә Пәйгамбәр янына Җәбраил фәрештә килә, аның үзе белән яшен тизлегендә йөрүче Бурак дигән хайван була. Шуңа атланып, алар Иерусалимдагы Әл-Кудс мәчетенә барып төшәләр. Анда Расүлебез пәйгамбәрләргә имам булып басып, алар белән ике рәкәгать намаз укый. Шунан соң мигъраҗ вакыйгасы башлана. 
Җиденче кат күккә менеп җиткәнче, Аллаһ Илчесе һәр күктә пәйгамбәрләрне күреп аралаша. Җиденче кат күктән соң, сиратуль мөнтаһадан хәтта Җәбраил дә уза алмаган биеклеккә күтәрелә. Моннан Аллаһның Пәйгамбәребезне нинди зур дәрәҗәгә күтәрүен күреп була.   

– Мигъраҗ кичәсендә мөселманнар өчен зур сөенеч буларак, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә өч төрле бүләк тапшырган, ди. Алар нәрсә?
– Беренчесе – көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз кылыну, икенчесе – “Әл-Бәкара” сүрәсәсенең соңгы ике аяте (285-286 нчы аятьләр) иңү һәм өченчесе – Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек кылмаучыларның зур гөнаһлары гафу ителәчәк дигән хәбәр килеп ирешү. Кайбер риваятьләрдә, өченчесе кыямәт көнендә Пәйгамбәребезгә мөселманнар өчен шәфәгатьче булу хокукы бирелү, диелә. Моннан тыш мигъраҗда Расүлебез җәннәт белән җәһәннәмне һәм анда кешеләрне дә күреп, гыйбрәтле хәлләрнең шаһиты булып кайта. Хәзергә оҗмахта да, тәмугта да кешеләр юк, димәк, ул киләчәкне дә күреп кайткан. Болар барысы да шулкадәр зур тизлектә башкарыла, Пәйгамбәребез киткәндә чүлмәктәге су тамчысы тама башлап, кире әйләнеп кайтканда, ул әле төшеп тә җитмәгән була, ягъни бер секунд та узмаган булып чыга. Бу вакыйганы Расүлебез кайткач сөйли, әлбәттә. Тик аңа ышанмаучылар да була, аңардан Иерусалимдагы мәчет турында сөйләргә кушалар. Аллаһның рәхмәте белән, ул барысын да төгәл итеп сөйләп бирә. Көтүлекне күреп, аннан аерылып киткән дөя хакында да, кайсы яктан һәм кайсы көнне кәрван кайтып килүен дә әйтә. Чынлыкта да шул кәрван кайтканнан соң, көтүчеләр аның сүзенең дөреслеген раслыйлар.      

–  Намаз мөэминнең мигъраҗы дип әйтү дә шушы хәл белән бәйле алайса?
– Күккә ашу мөмкинлеге безгә бирелмәгән, әмма биш вакыт намазны укып, без дә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән булып чыгабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, биш вакыт намаз укуны авырсынмасак иде, югыйсә баштарак илле намаз укырга тиеш булганбыз. Аллаһ Илчесенә Муса пәйгамбәр, мигъраҗда күрешкәч, Аллаһы Тәгаләдән намазларның санын киметүне сора, чөнки минем өммәтем үти алмады, дип киңәш итә. Шул рәвешле ул башта кырыкка кадәр киметелә, аннан тагын да азайтылып, бишкә кала. Муса пәйгамбәр, аны да үти алмаслар дигәч, Пәйгамбәребез, аннан да азракка киметергә оялам, ди. Әмма без ул биш намазны ихластан укысак, савабы илле вакыт намаз укыган кебек булачак.   

– Мигъраҗ кичен ничек уздырырга кирәклеге турында да әйтсәгез иде.
– Аның махсус догалары һәм намазлары юк. Әмма нәфел намазлар, Коръән укып, үзебез һәм якыннарыбыз өчен дога, тәүбә-истигъфар кылып, мохтаҗларга сәдакалар биреп шатландырып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә зикер-салаватлар әйтеп үткәрү хәерле. Әлбәттә, бу гамәлләрне көн дә эшли алабыз, тик бу кичтә аның өчен тагын да күбрәк савап алачакбыз. Динебездә нинди дә булса гамәлләрне теге яки бу көндә эшләргә дигән таләпләр юк, үзебездән уйлап та чыгарырга ярамый. Аллаһы Тәгалә барчабызга да бу кичәне Үзе риза булырлык гамәл-гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading