16+

«Мөселман үз алдында һәрдаим хисап тотып яшәргә тиеш»

Бөтен галәм халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Үтеп баручы елда һәр кеше башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясый, киләчәккә матур планнар кора. Казан мөхтәсибәте өчен 2013 ел уңышлы булдымы? Яңа елга нинди ниятләр белән аяк басабыз? Казанның Баш мөхтәсибе, башкаланың «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете имам хатибы Мансур хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИН Яңа...

«Мөселман үз алдында һәрдаим хисап тотып яшәргә тиеш»

Бөтен галәм халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Үтеп баручы елда һәр кеше башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясый, киләчәккә матур планнар кора. Казан мөхтәсибәте өчен 2013 ел уңышлы булдымы? Яңа елга нинди ниятләр белән аяк басабыз? Казанның Баш мөхтәсибе, башкаланың «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете имам хатибы Мансур хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИН Яңа...

«Иң мөһиме - кылган гамәлләребез ихластан булып, аннан башкалар да канәгать калсын»
- Әс-сәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ! Һәр ел тарихыбызга нинди дә булса үзенчәлекле мизгелләре белән кереп кала. 2013 елны матур гына төгәллибез дигәндә, республика, ил халкы авыр хәсрәткә дучар булды. Егылып төшеп шартлаган очкыч әйтерсең лә бар булган шатлыкларыбызны юкка чыгарды. Ниндидер шикле ут төртүләр, фетнә чыгарырга омтылышлар кабат шик-шөбһәләр тудырды. Мин моны тагын бер сынау дип бәяләр идем. Тарихка күз салсак, безнең динебез дә бит бик авыр һәм катлаулы юл узды, нинди генә сынаулар аша үтмәде. Әмма ислам динен ничек кенә каралтырга теләсәләр дә, бу мөмкин түгел, тоткан мәзһәбебез Әбү Хәнифә бары тик изгелеккә, тынычлыкка, бердәмлеккә, дуслык-туганлыкка өнди. Сынатмабыз, Аллаһ боерса. Бер ураза аенда гына да мәркәзебез Казанда 4 яңа мәчет сафка басты, мәчетләргә йөрүче яшьләребез, ислам кушканча яшәүчеләр саны артканнан-арта бара, дини гыйлемгә омтылыш көчәйде.
«Тарихи бистәбездәге Каюм Насыйри урамында торгызылып килә торган тулы бер комплекс төрле төбәк һәм илләрдән килгән туристларны да сокландыра»
- Дин дәүләттән аерылган булса да, шул дәүләттә яшәүчеләр дин юлында бит. Ә дәүләтебез, халыкның рухи мирасы саклансын һәм ул киләчәк буыннарга да шул халәттә тапшырылсын өчен, зур ярдәм күрсәтә. Каюм Насыйри урамында торгызылган йортлар, мөселманнарга күрсәтелә торган хезмәтләр республика җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәменнән башка була алмас иде. Мөселманнар ислам диненең асылына тагын да ныграк төшенсеннәр, тоткан мәзһәбебезнең дөрес булуын аңласыннар, хәерле гамәлләребез киңрәк колач алсын дип ниятләгән проектларыбыз, Аллаһка шөкер, дәүләт ягыннан да хуплау тапты һәм бу уникаль башлангыч гамәлгә ашырылып килә.
«Ниятләгән эшләребез, корган планнарыбыз тулысынча гамәлгә ашсын, мөселманнар өчен файдалы булсын, дисәк, финанс проблемаларын да хәл итәсе бар»
- Көндәлек эшчәнлегебездәге һәр проектны зур күләмдәге финанслардан башка алга җибәреп булмаячак. Әмма кайбер очракта безне - дин әһелләрен, халык та дөрес аңласын иде. Бүгенге көндә бер «Әл-Мәрҗани» мәчетенең генә дә ай саен коммуналь хезмәтләр, биредә эшләүчеләр өчен хезмәт хакына ярты миллион сумнан күбрәк акча кирәк. Ә бит Казаныбызда тагын ничә дистә мәчет бар. Инде дә килеп, дин әһелләре нинди дә булса кибет яки кафе ачса, аны бизнесмен дип гаепли башлыйлар. Заманасы шуңа корылган бит, мәчетләрне бер садака акчасына гына тоту, дини эшчәнлекне югары дәрәҗәдә алып бару мөмкин түгел. Иганәчеләребез, меценатларыбыз саны да ул кадәр күп түгел. Без бит хәрам эш белән шөгыльләнмибез. Дәүләттән һәм элеккеге кебек мөселман илләреннән бернинди дә химая алмыйбыз. Ул ачылган һәм уңышлы гына эшләп килүче хезмәтләрнең барысы да шул ук динебезне алга җибәрү өчен.
«Алдагы елларга матур өметләр, изге ниятләр белән аяк басыйк»
- Һәр туар таңыбыз, көнебезнең нинди булуы бары тик үзебездән тора. Үткәннәрдән гыйбрәт-сабак алып яшәү мәслихәт. Динебез - үрнәк, тынычлык дине, без бар халыкны да, ул нинди милләттән, нинди диннән булмасын, бергә дус-тату яшәргә өндәдек һәм шундый сәясәт хәзер дә алып барыла. Ә инде ниндидер тискәре агымнарны, фетнә чыгарырга омтылучыларны без беркайчан да якламадык һәм хупламаячакбыз да. Мин мондый ямьсез күренешләрне безнең республикага кара көнчелек белән көнләшеп караучылар һәм безнең тынычлыкны бозарга омтылучылар эшедер дип уйлыйм. Алар, һичшиксез, Аллаһ Тәгаләнең хөкемен алачаклар, без - хакыйкый мөселманнар исә, бердәм булып, мондый адымнарга юл куярга тиеш түгелбез. Фани дөньяда гына түгел, бакыйлыкка күчкәч тә, Ходай алдында җавап тотасыбыз бар. Ил-көннәребезгә - иминлек, дәүләт җитәкчеләренә - сабырлык, республикабызның, динебезнең тагын да алга китүен телим. Халкыбызның рухы нык, тәне сәламәт, акылы төпле, кылган эшләре изгелектә булганда, шәт-иншаллаһ һәркайсыбыз да теләк-максатларына ирешә алыр дип ышанам. Әс-сәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading