16+

Намаз укучы белән шайтан

Берәү мәчеткә барып намаз укырга дип киенеп урамга чыга. Тик юлда барганда таеп егыла һәм киемен пычрата. Киемен алыштырырга дип өенә кайта. Тагын тәһарәт алып, киемен алыштыра да чыгып китә. Барганда шул ук урында тагын таеп егыла, кабат тәһарәтен яңарта. Юлда барганда лампа тоткан кешене очрата да аның кем булуы...

Берәү мәчеткә барып намаз укырга дип киенеп урамга чыга. Тик юлда барганда таеп егыла һәм киемен пычрата. Киемен алыштырырга дип өенә кайта. Тагын тәһарәт алып, киемен алыштыра да чыгып китә. Барганда шул ук урында тагын таеп егыла, кабат тәһарәтен яңарта. Юлда барганда лампа тоткан кешене очрата да аның кем булуы белән кызыксына. Лампалы кеше: «Мин синең ике тапкыр егылып киемеңне пычратканыңны күрдем. Синең юлың яктырак булсын дип, лампа алып килдем», - ди.
Алар мәчеткә бергә керәләр. Тик кулына лампа тоткан кеше намаз укырга ашыкмый. Тегесе моның сәбәбен сорагач, лампа тотканы: «Мин шайтан бит, - дип җавап бирә. - Минем аркада син ике тапкыр киемеңне пычраттың. Өеңә кайтып тәһарәт алдың, киемнәреңне алыштырдың. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә синең һәм өйдәгеләрнең гөнаһларын кичерде. Мин тагын егылырга мәҗбүр итсәм, авылдашларыңның да гөнаһларын ярлыкар дип куркып, юлыңны лампа белән яктыртып бардым».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading