Шәһри Казан

Намаз укыган кеше Аллаһ белән пышылдап сөйләшә

Яшәеш гаҗәеп күптөрле. Һәркайсыбыз үз гомерендә төрле борчу-мәшәкатьләр белән очраша. Шушы проблемаларны чишкәндә, дөрес юнәлеш алу өчен һәркем төпле киңәшкә, гыйбрәтле нәсыйхәткә мохтаҗ.

Тормышта сораулар күбрәк туган саен, аларга җавап табарлык белемнең дә күбрәк булуы таләп ителә.

Ниндидер проблемалар килеп чыкканда гына түгел, көндәлек тормышта да мөселманнар өчен төп киңәш-нәсыйхәт чыганагы – ул Коръән, ягъни Аллаһ Сүзе. Раббыбызның ахыргы пәйгамбәре – Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм дә, Аллаһның илчесе буларак һәр кешегә бик кадерле вә дәрәҗәле нәсыйхәтче булып тора. Аның сәхәбәләре, ислам галимнәре һәм остазлары да үзләренең хикмәтле фикерләре белән безгә бик ярдәм итә. Әйдәгез әле, шул нәсыйхәтләрнең кайберләрен барлап гыйбрәтләник, калебләребезне нурландырып, җаннарыбызны сафландырып алыйк...

Коръән нәсыйхәтләре

Коръән-Кәрим – Аллаһы Тәгаләнең ахыргы изге китабы. Ул Кыямәт көненә кадәр, ягъни бу дөнья беткәнчегә хәтле барлык халыклар өчен яшәеш кулланмасы, безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән кануннар тупланмасы булып торачак. Ошбу китапны укып, мөселманнар дөрес итеп гамәл-гыйбадәт кылырга өйрәнә, вәгазьләнә, гыйбрәтләнә... Әйе, Коръән ул – нәсыйхәт. Шул нәсыйхәтләрнең берничәсен генә укучыларга тәкъдим итәбез.

Аллаһ сезгә көчегездән килмәгәнне йөкләми... (2 : 286);

Кем игелек кылса – үз файдасына, кем яманлык кылса – фәкать үз зарарына гына... (2 : 286);

Хактыр ки, Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә... (2 : 153);

Белегез: җаннарыгыз Аллаһны искә алуда гына рәхәт тынычлыкка ирешә... (13 : 28);

Реклама

Аллаһ сезне берни белмәгән, берни аңламаган хәлдә аналарыгыз карыныннан чыгарды һәм сезгә колак, күз һәм йөрәкләр бирде...бәлки, шөкер итәрсез?.. (16 : 78).

Хәдисләр нәсыйхәтләре

Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм – Аллаһның соңгы илчесе, хабибе – яраткан пәйгамбәре. Барлык мөселманнар өчен ул олуг хөрмәткә ия булган зат, бәхет-сәгадәт, җәннәт юлын күрсәтүче остаз, хикмәтле киңәшче. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәдисләрендә дә безнең өчен гаять кирәкле, кыйммәтле, тирән мәгънәле нәсыйхәтләр бик күп. Шуларның берничәсен укучыларга тәкъдим итәбез.

Коръән укыгыз. Шулай итсәгез, Кыямәт көнендә ул сезнең яныгызга шәфәгатьче (яклаучы) булып киләчәк...

Намаз укыган кеше пышылдап Аллаһ белән сөйләшә...

Һәрбер Адәм баласы хаталана, әмма хаталанучыларның иң яхшысы шул, кем Аллаһтан гафу үтенеп тәүбә итә...

Игелектән мәхрүм булучы кеше барлык яхшы нәрсәләрдән мәхрүмдер...

Сездән хисап (отчет) таләп ителгәнчегә кадәр үз-үзегездән хисап таләп итегез, гамәлләрегез (Кыямәт көнне) үлчәнгәнче, үзегез аларны үлчәп карагыз...

Ришат Курамшин әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: