Шәһри Казан

Намаз вакытларында үзгәреш бар

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев «ШК»га хәбәр иткәнчә, сәхәр тәмамлану һәм ястү намазы башлану вакытындагы үзгәреш безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге белән бәйле. - Май башыннан алып, август ае башына кадәр шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми...

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев «ШК»га хәбәр иткәнчә, сәхәр тәмамлану һәм ястү намазы башлану вакытындагы үзгәреш безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге белән бәйле.
- Май башыннан алып, август ае башына кадәр шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм шунлыктан ястү намазы белән иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул уңайдан, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмамлану һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде, - диде безгә Равил хәзрәт.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: