Намаз вакытларында үзгәреш бар
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграм битендә намаз вакытдарында үзгәреш булуын кисәтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграм битендә намаз вакытдарында үзгәреш булуын кисәтә.
7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.⠀
Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 7 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. ⠀
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә сәхәр вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.⠀
Шул рәвешле, 7 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:07 дип билгеләнгән), ә 8 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:08 дип билгеләнгән).⠀
Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.⠀
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Бөек Җиңүгә 80 ел
Авылдашлары аны «кире» дип әйтәләр иде. Ләкин ул кирелек түгел
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстан Рәисе Азнакай районында «Мәллә» уникаль мәдәни үзәген ачуда катнашты
-
#Мәдәният
«Бүгенге очрашуыбызга шатмын»: Рөстәм Миңнеханов Әлмәт театрында
-
#Авыл
Кабак утырттыгызмы, сезгә киләбез...
-
#Төрлесе
Татарстанның бер районына лачыннар кайткан
Комментарийлар