16+

«Нигә миңа гына мондый сынау? Әнә, күршегә берни дә юк»

Тормышта үзенә аз гына авырлык килсә дә, сабыр итәсе урында, адәм баласының ачуы чыга, зарлана башлый.

«Нигә миңа гына мондый сынау? Әнә, күршегә берни дә юк»

Тормышта үзенә аз гына авырлык килсә дә, сабыр итәсе урында, адәм баласының ачуы чыга, зарлана башлый.

Безнең шундый бер начар гадәтебез бар: матур гына яшәп ятканда кисәк берәр бәла-казага юлыксак, авырып китеп урын өстенә егылсак яки машинабыз ватылып, бик күп чыгымнар сораса һәм аның кадәр акчабыз булмаса, әҗәткә керергә туры килсә, әйбәт кенә эшләп йөргәндә эшсез калсак, төшенкелеккә бирелеп, каргана, сүгенә-сүгенә зарлана башлыйбыз. «Нигә миңа гына мондый сынау? Әнә, күршегә берни дә юк» дип, моң-зар түгәбез. Әйтерсең, моңарчы бер бәхет тә, рәхәт тә, яхшылык та күрмәгәнбез. Кайберәүләр шулкадәр түбән хәлгә төшә ки, хәтта,Аллаһны сүгә башлыйлар (Аллаһ кичерсен һәм сакласын, әстәгъфируллаһ). Бу сынау килгәнче бирелгән нигъмәтләрне бик тиз оныталар. 

Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый, без бит җәннәттә түгел. Бу тормыш – сынау мәйданы, монда гел рәхәт кенә була алмый. Иманбызны, сабырлыгыбызны тикшерү өчен, Раббыбыз безне һәрдаим имтихан кылып тора. «Әллә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы? Дөреслектә, болардан элек тә төрле кешеләрне бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белер өчен» («Ганкәбут» сүрәсе, 2-3нче аятьләр).

Тормыш юлыбыз тар сукмакка гына калса да, сабырлык белән һәм Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмичә, «авырлыктан соң җиңеллек киләчәк, гел рәхәт булып тормас, моңа кадәр дә кояшлы, җылы көннәрем булды бит» дип үзебезне тынычландырыйк. Проблемалы көннәр белән чагыштырганда, бәхетле көннәребез, барыбер, күбрәк, тик аны күрә белергә генә кирәк. Проблемага юлыгып, Раббыбызның нигъмәтләрен инкарь итүчеләрдән булмыйк.  «Әгәр дә Без кешегә Үзебездән булган рәхмәтне, нигъмәтне (көч-куәт, иминлек, байлык-муллык, бәрәкәт, саулык-сәламәтлек, рәхәтлек) татытсак, шуннан соң аны (бирелгән шул нигъмәтне) аңардан тартып алсак, дөреслектә, ул кеше шундук Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметен өзүче һәм Аның нигъмәтләрен инкарь итүче булачак» («Һуд» сүрәсе, 9нчы аять).

Шулай да булып куйгалый: авыр вакытта Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз, сорыйбыз, өметләнәбез, чыгу юлын бирер дип, намазга басабыз, хәләл ризык белән генә туклана башлыйбыз, догаларыбызга җавап биреп, аякка бастыргач, нишләптер, Аллаһ турында онытабыз, Ул безгә кирәкми башлый. Намаз да онытыла, хәләл белән харамны аеру да бетә. Мин-минлекә бирешә башлыйбыз, «мин үзем» дия-дия көннән-көн борыныбыз күккә күтәрелә. «Әгәр дә Без аңа ул дучар булган бәла-казадан (авырып, чирләп үткәргән, зәхмәт вә михнәттә узган, ачлы-туклы һәм тынгысыз тормыштан) соң нигъмәтләр (көч-куәт, иминлек, байлык-муллык, бәрәкәт, саулык сәламәтлек, рәхәтлек) татытсак, ул шундук: «Инде миннән начарлыклар (кайгылар һәм михнәтләр) китте», – дип әйтә. Дөреслектә, у, шунда ирешкән нигъмәтләргә һәм михнәтләрдән котылганына сөенә, ул шуның белән башкалар алдында мактана, тик Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәсен генә оныта» («Һуд» сүрәсе, 10нчы аять).

Әле шушы көннәрдә махсус хәрби операциядән яраланып кайткан егетне очраттым. Ул да шушы ук фикерне әйтеп тора: «Дәваланып ятканда кайберәүләр әз генә аякка бассалар, хәмер эзли башлыйлар. Шулкадәр гарьләнәм, әздән генә үлемнән калдылар югыйсә. Аллаһка шөкер-хәмедләр әйтеп, догада буласы урында, Аның ачуын чыгара торган гамәлләр кыла башлыйлар». 

Әйе шул, нишләптер, Раббызны тиз онытабыз, хәлебез җиңеләю белән, Аңа мохтаҗлык онытыла. Авыр вакытта да һәм рәхәт чагыңда да үз-үзеңне ничек тотарга соң? Аллаһы Тәгаләнең: «Бары тик, Аллаыһ Тәгаләгә иман китергән хәлдә, Аның михнәтләренә сабыр итүчеләргә һәм Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, изге гамәлләр кылучыларга гөнаһларын ярлыкау һәм олуг әҗер (җәннәт) була», – дип әйткәннәрен онытмаска кирәк («Һуд» сүрәсе, 11нче аять). «Бу сынау – Аллаһтан» дип сабыр итсәк, шулай ук бәхетле чагыбызда да «боларның барысы да Аллаһтан» дип, Аңа шөкер итсәк, икесе дә безгә файдага һәм хәерлегә булыр – ике дөнья әҗерен дә алырбыз. Сөһәеб бине Синан Руми  риваятендә Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم     болай дип әйтүе искә алына: «Минем җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм! Аллаһы Тәгалә мөэмингә ни генә язган булса да, аның өчен барысы да хәерлегә була. Яхшылыкка ирешеп, шуңа шөкер итсә дә, ул аның өчен хәерлегә була. Начарлыкка дучар булып, сабыр итсә дә, ул аның өчен хәерлегә була. Бу – башкалар өчен түгел, мөэминнәр өчен генә» (Мөслим риваяте).

Кардәшләрем, авыр чагыбызда – сабыр, ә рәхәт чагыбызда рәхмәтле була белсәк иде Раббыбызга!..

Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading