16+

"Әнине егерме ел карыйм инде. Апа ике атнага бер тапкыр гына кайтып килә. Әни өчен аннан да әйбәт кеше юк...”

Бертуганнар арасында булган низаглар, аларның үзара йөрешмәүләре, сөйләшмәүләре турында еш ишетергә туры килә. Бер ояда туып, бер йодрык булып үскән балалар бөтенләй чит кешеләргә әйләнә. Туганыңның хәлен өченче кеше аша ишетеп белү дә сәер түгел хәзер. Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ белән сөйләшүне без бүгенге көннең әлеге актуаль проблемасына багышладык.

"Әнине егерме ел карыйм инде. Апа ике атнага бер тапкыр гына кайтып килә. Әни өчен аннан да әйбәт кеше юк...”

Бертуганнар арасында булган низаглар, аларның үзара йөрешмәүләре, сөйләшмәүләре турында еш ишетергә туры килә. Бер ояда туып, бер йодрык булып үскән балалар бөтенләй чит кешеләргә әйләнә. Туганыңның хәлен өченче кеше аша ишетеп белү дә сәер түгел хәзер. Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ белән сөйләшүне без бүгенге көннең әлеге актуаль проблемасына багышладык.

– Хәзрәт, шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урын били? 
– Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Гомерегезнең озын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, әти-әниегезгә итагатьле булыгыз, туганнар арасын өзмәгез”, – ди. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, Үз хакыннан һәм әти-әни хакыннан соң, туганлык хакын искә алып: «Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз», – ди. Туганнар арасын саклау ул – намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару, зәкят түләү кебек фарыз гамәл. Теләсәң ярый, теләмәсәң ярый дигән сүз түгел бу. Мәҗбүри гамәл. 

– Туганнар арасында элемтәләр югалуның төп сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез? 
– Элек бер йортта өчәр буын яшәгән, хәзер исә андый традиция югалды. Кечкенә балалар әти-әниләренең үз әти-әниләренә карата мөнәсәбәтен күреп үсте, бабай өйдә баш иде, әти кеше дә аңа буйсына иде. Бүген исә тәрбия бирүдә катнаша ала торган әби-бабайларның оныклары белән тыгыз элемтәсе юк, чөнки һәр гаилә үзенә аерым яшәүне хуп күрә. Аннары хәзерге балалар әти-әниләренә караганда күбрәк белә. Әти-әнисе профессор, доцент булмаса, балага википедия биргәнне бирә алмый. Бала интернетны гына ача да үзенә кирәк соравына җавабын таба. Бөтен җавабы – кесәсендә. Ә әти-әни квартплата түләүче дә, кибеттән ипи, май алып кайтучы, тәрбия бирергә вакытлары да калмый. Бала каршында аларның абруе юк. Без элек әти-әнинең баласын үзе белгән нәсел кешесенә өйләндерүе яки кияүгә бирүе турында беләбез. Монда аларның турыдан-туры катнашы булган. Хәзер бу нәрсә юк, бала кемгә өйләнәсен үзе хәл итә. Кайбер ата-ана үзенең баласының колы булып, аңа сүз дә әйтергә куркып яши. Пәйгамбәребез моны алдан белгән, аның хәтта «кыямәт алдыннан кол хатын үзенең хуҗасын тудырыр” дигән хәдисе дә бар. Гаиләдә буыннар тәрбиясе, дөрес дини тәрбия булганда гына һәр нәрсә үз урынында булачак. 
Нәселдә туганнар арасында үзара аралашмау да балаларга тәэсир итә. Әти-әни үз туганнары белән йөрешми икән, аларның балалары да үзара аралашмаячак. Бу генетика буенча бара. Туганлык җепләре сакланган гаиләдә исә аралашу шулай ук генетика нигезендә дәвам итә. 

Икесен бертигез күр
– Әти-әниләрнең балалары алдындагы хаклары турында да әйтеп китегез әле.
– Динебездә бала хакы зур төшенчәгә ия. Гомәр ибнел-Хәттаб дигән хәлифәгә бер кеше килә дә улының тыңламавы турында сөйли. Гомәр аңа, әйдәгез, улыгыз янына киттек, ди. Теге малай янына кереп, хәлифә аннан, нишләп әтиеңне тыңламыйсың, ди. Бала, мин һәр көнне әтиеңнең хакын үтәмисең дигән сүзне ишетәм, ә бала хакы бармы соң ул, дип сорауга сорау белән кайтара. Бар һәм алар өчәү, дип, хәлифә аларны санап күрсәтә. Беренчесе – ир кеше булачак баласы хакында уйласа, хәерле ана буласы хатынга өйләнер. Банкир кызы яки модель кыяфәте чибәр кыз дип түгел, үрнәк тәрбия бирердәй хатын алу турында уйланырга тиеш. Икенчесе – балага хәерле исем кушу. Өченчесе – дини гыйлем һәм тәрбия бирү. Бала боларны тыңлап тора да, хөрмәтле хәлифә, минем әнием мәҗүси, исемем алар табына торган кондыз хөрмәтенә кушылган, Коръәннең дә нәрсә икәнен белмим, ди. Шуннан хәлифә теге иргә, балаңа караганда, син үз хакыңны беренчерәк үтәмәгәнсең икән, ди. Баланы ачуланганчы, аңа нинди тәрбия бирүең турында уйларга кирәк. Психологиядә нейролингвистик программалаштыру дигән методика бар. Кешегә син акыллы дип гел әйтеп торсаң, ул үзен акыллы дип кабул итә башлый һәм шулай килеп чыга да. Балага мәгънәле исем кушарга кирәк, исем аның язмышына тәэсир итә. Тәрбия ул иң авыр әйбер. Балага ике аять өйрәткәнче, әти кеше вагондагы 120 тонна цементны бушата. 

– Бертуган абый яки апалар арасындагы мөнәсәбәтләр дә психологик кичерешләр белән бәйле булырга мөмкинме?
– Әти-әни балаларына карата тигез мөнәсәбәттә булырга тиеш. Берсен генә күбрәк ярату, үссендерү кебек күренешләр дә булгалый. Берсе начаррак укыса, аны, ачуланып, икенчесе каршында кимсетергә ярамый. Икесенә дә гадел карашта булырга кирәк. Миңа киңәш сорап бер хатын-кыз килде. “Хәзрәт, вәгазьләрегездә, әти-әнигә “уф” дип тә әйтмәскә, дисез. Әнине егерме ел карыйм инде. Апа ике атнага бер тапкыр гына кайтып килә. Әни өчен аннан да әйбәт кеше юк” ди. Әниегезнең кызы янына китәсе килми һәм китми икән, ул сезне кабул итә, аңа сезнең янда рәхәтрәк, апагызны исә сагына, сезгә сабыр буласы гына кала, дидем мин аңа. 

Балачак травмалары да гаиләдәге мөнәсәбәтләргә тәэсир итми калмый. Шундый очраклар бар: бала әтисен кабул итә алмый. Әнисе аның белән йөкле булганда, әтисе аны кирәксенмәгән, дөньяга тууын теләмәгән. Бала корсакта булса да, сизеп-ишетеп тора. Шуңа туганда ук әтисенә ачу-үпкә белән туа. Кайбер балаларда психологик яралар карында ук барлыкка килә. Әти кеше безнең бит инде бер бала бар, монысы кирәкми, дигән дә булса, бала бертуган апасы яки абыйсына карата нәфрәт белән туа. Чөнки ул кирәк, ә мин кирәкмим булып чыга. 

– Бер гаиләдә үскән балаларның холыклары төрле булып, шул да аралашырга комачауламыймы?
– Моның да төп сәбәпләрнең берсе булуы мөмкин. Ике бертуганның холыклары үзгә, кызыксынулары, дөньяны кабул итүләре төрле була. Берсе – сәүдәгәр, икенчесе рәссам булырга мөмкин. Аларның тормыш кыйммәтләре дә төрле. Бер гаиләне беләм: сеңлесе зур урында эшли, ә абыйсы урам җыештыра. Шуңа да сеңлесе абыйсы белән ояла, аны булдыксыз ди. Ә энекәше бик динле, сеңлесен имансыз, ди. Ул мине мәҗлескә чакырды. Өстәлнең икесе ике башында утырды, үзара бер сүз дә сөйләшмәделәр. Бу унбиш ел элек булган хәл. Ике атна элек мин аларны кабат күрдем. Сеңлекәш дигән кеше пенсиягә чыккан, дингә якыная башлаган, дөньяның кыйммәтен нидә икәнлеген аңлаган. Хәзрәт, намазга басасым килә, диде. Балаларның бердәм булмавын да мин гаилә тәрбиясе булмаудан күрәм. Бертуган балаларны аралаштырып тору, дуслаштыру, ике арада элемтәләрне өздермәү – әти-әни бурычы. Дин кануннары белән яшәгән гаиләдә мондый нәрсәләр була алмый. Диндә яртылаш кына булып булмый, үзең намаз укып, туганың белән аралашмыйсың икән, син динле кеше түгел. 

– Гаиләдә берәр генә бала үсү дә туганлык мөнәсәбәтләренә тәэсир итәдер.
– Бер генә бала тәрбияләнгәч, гаилә коллективы белән үсү традицияләре дә үлә. Аны уртак кызыксынулар дуслыгы алыштыра. Шуңа да кайберәүләр дуслар белән аралашуны өстенрәк күрә. 

Мирас дөрес итеп бүленергә тиеш
– Туганнар арасы мирас бүлешү аркасында да өзелә. Мондый хәл булмасын өчен нишләргә кирәк?
– Бу да диннән ерак тору аркасында. Беренчедән, мирасның нәрсә икәнен белмибез. Мирас гыйлеме гомумән бик зәгыйфь бүген. Өйне әти-әни үз баласына түгел, туганының улы яки кызына калдыручылар да бар. Алар үлгәч кенә ачыклана бу. Теге туган тиешле кеше дә миңа дигәч, миңа була дип, өйгә хуҗа булып ала. Шуннан тавыш чыга. Мондый хәл булса, үлгән әнигә дә каберендә тынычлык булмый. Кызганыч, мондый очраклар бик күп. Диндә исә бөтен әйбер дөрес бүленгән. Шуннан китү сәбәпле туа безнең проблемалар. Дин буенча кеше малын теләсә кемгә бирә ала. Әмма аның өчтән бер өлешен генә. Калган ике өлеше мирасчылары арасында бүленә. Васыять язарга җыенган кешегә дин әһелен дә, юристны да чакырып, балаларны да җыеп сөйләшергә киңәш итәм. Бу әни теләге белән генә түгел, Коръән буенча эшләнә һәм беркем дә каршы килә алмый. Һәрберсен тыңлап, мирас берсе дә үпкәләп калмаслык итеп бүленсә, әни кешенең дә күңеле тыныч булыр, балалар да кычкырышып-судлашып ятмас. Менә шушы тәртипне кертсәк иде тормышыбызга.
Кичерә белегез

– Әти-әнинең баласы алдындагы хакларын әйттегез, ә бер туганның икенчесе алдында нинди хаклары бар?
– Алар – дүртәү. Аның беренчесе – сәламләшү. Телефоннан сәлам җибәрү, хәл белешү өчен бер минут вакыт кирәк. Икенчесе – зыян салмау. Пәйгамбәребезнең, туганыңа зыян салсаң, ул бик тиз арада үзеңә кайта, дигән хәдисе бар. Өченчесе – мөмкин кадәр туганыңа ярдәм итү. Гошер сәдакасы, зәкят бирү бар. Аларны бирергә кеше эзләгәндә, иң беренче үз туганнарың арасыннан барларга кирәк. Туганнарың арасында сәдакага мохтаҗ кешең юкмы? Ә дүртенче хак – иң авыры – кичерә белү. Моның дәлиле Коръәннең “Нур” сүрәсенең 22нче аяте. Галимнәр, үтәү өчен иң авыр аять, ди аны. Намазны да укырга, ураза да тотарга була. 200әр мең сум түләп, 50 градус эсседә хаҗ кылырга барабыз, ә менә абый-апаның авыр сүзен күтәрә алмыйбыз. Моның кыйссасы да бар. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәнең әтисе Әбүбәкер аның иң якын дусты да була. Әбүбәкер үзе бай сәүдәгәр, ә бертуган абыйсы фәкыйрь була. Әбүбәкер аңа гел ярдәм итә. Бервакыт Пәйгамбәр походка бара, үзе белән Гайшәне дә ала. Аны чаршау белән капланган носилкага охшаш әйбердә дүрт кеше күтәреп бара. Походтан төнлә белән кире кайтканда, Гайшә комган алып тау астына китә. Гайшә бик кечкенә, җиңел була. Шуңа да юлдашлары аны килеп утырган дип белеп, носилканы күтәреп, юлга кузгалалар. Ә Гайшә туктаган җирдә кала. Пәйгамбәр походка чыкканда, бер кешене күзәтеп кайтыр өчен артка калдыра торган була. Әлеге өйләнмәгә яшь егет Гайшәне күрә дә атына утыртып алып кайта. Таң атканда кайтып керәләр. Шуннан сүз тарала. Гайшә төшеп калып, кемне көткән, яшь егет белән нишләп йөргәннәр – шикләре бик зур була. Гайбәт сөйләүчеләрнең берсе Гайшәнең әтисе Әбүбәкернең фәкыйрь абыйсы. Гайшә озак елый, шаһитлар юк, кешеләр сөйли, Пәйгамбәргә дә бернинди аять килми. Бер айдан соң гына аңа “Нур” сүрәсе иңә. Шуның 18нче аятендә Аллаһы Тәгалә Гайшәне аклый. Шуннан Әбүбәкер абыйсы янына бара, мин сиңа күпме ярдәм иттем, ә син кызым турында гайбәт саттың, Аллаһ белән ант итәм, өеңә башка аяк та басмыйм, дип чыгып китә. Шуннан Рәсүлебез аңа, тагын бер аять иңде, ди. Малы-мөлкәте булганнарыгыз, туганнарына барып, Аллаһы Тәгалә белән ант итәм башка сиңа аяк басмаска дип әйтмәгез, гафу итегез, диелә бу аятьтә. Шуннан Әбүбәкер кире борыла һәм туганыннан гафу үтенә. Моны фәкать Аллаһны үзенең нәфесеннән артык яраткан кеше генә эшли ала. Ә без һәрберебез үзен дөрес дип саный, кемнеңдер иң беренче булып килеп гафу үтенүен көтәбез. Нинди генә булса да, туганыңны кичерә белергә кирәк.

Тәкәбберлеген җиңгән кешене Аллаһ ярата 
– Шактый еллар аралашмаган туганнарның берсе иң беренче булып сүз катса, савабы буламы?
– Иң зур савапка ия була. Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһын кичерергә мөмкин. Беренче булып кул биреп исәнләшкән кешене дә Аллаһ ярата, чөнки ул тәкәбберлеген җиңгән кеше. Туганның да төрлесе була, ул сине куып та чыгарырга мөмкин, һәрхәлдә син аңа ярдәм кулыңны сузсаң, беренче сүз кушсаң, ул Аллаһ каршында зур савап. Өзелгән туганлык җебен төзәтүче – Аллаһ каршында иң хөрмәтле кеше. Туганнар дигән сүз гарәп телендә “рахим” дигән сүз белән бирелә. Рәхмәт сүзе белән тамырдаш та булып тора. Кем туганыннан аерыла, ул Аллаһның рәхмәтеннән киселә. Малың азайды, тормышыңда кара полоса башланды, сәламәтлегең какшаган икән, туганнарың белән араңны төзәт. Ике туган берничек тә сөйләшеп-дуслашып китә алмыйлар икән, читтән бер кешенең ярдәме кирәк. Ул ерак туган да, дус та, күрше дә булырга мөмкин. Ике туганны дуслаштырган кешегә шулай ук савап була. Андый вакытта дин хәтта алдашуны да тыймый. Әгәр дә синең ялганың ике араны төзәтергә булышса. Кеше иң беренче булып барсам, сүз катсам, үземне кимсетәм, дәрәҗәм кими дип уйлый. Бармавының да сәбәбе шушы. Бу исә иблис чире. Иблискә дә бит адәм каршында баш ияргә кушкач, ул мин аңа караганда хәерлерәк, ул балчыктан, мин уттан яратылган, ди. Кем Аллаһ ризалыгы өчен кулын беренче сузса, Аллаһ аның дәрәҗәсен күтәрә. Туганыңа сәлам әйтүдән, хәл белешүдән Аллаһ каршында да, кешеләр алдында да дәрәҗәң төшми, арта гына. Син туганыңны да яхшы холкың белән җиңгән буласың. Пәйгамбәребез дә дошманнарын изгелек белән җиңгән. Моның хакында Коръәндә кыйсса да бар. Рәсүлебезнең аны үтерергә теләгән бик зур дошманы була. Ул, күпаллалыкка табынгач, Мәдинә шәһәренә кертелми. Бервакыт сакчылар аны тотып алып кайта да мәчет янына читлеккә утырталар. Пәйгамбәр аны күреп, сәхабәләренә өйләреннән тәмле ризыклар алып килеп, аңа бирергә куша. Үзе дә өстәленнән иң тәмле ризыкны алып килә. Иң зур дошманга шундый сый күрсәтелә. Бер көнне Пәйгамбәр аны читлектән чыгарырга куша. Кайда теләсә, шунда барсын ди. Үзе мәчеткә кереп китә. Мөшрик читлектән чыга да нишләргә белми. Пәйгамбәрне үтерә дә алмый, ул аны ашатып ятты. Качса, нишләп аңа качарга? Читлектән чыкты чыгуын, аның каравы Пәйгамбәрнең изгелек әсиренә әйләнде. Шуннан Пәйгамбәр артыннан мәчеткә кереп китә. Тәһарәт ала, намаз укый. Иң яратмаган шәһәр синеке, иң яратмаган дин синеке, иң яратмаган кеше син идең, ди. Хәзер иң яратканым син һәм синең динең, ди. Шуннан изгелек белән гөнаһ бертигез булмас, зыян иткән кешегә изгелек белән кайтарсаң, ул синең дустыңа әйләнер, әмма бу эшне сабыр һәм күңеле киң булган кеше генә эшли алыр, дигән аять иңә. Сабыр, туганнарыбызга карата игътибарлы, кече күңелле булсак иде.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X