Әй, татар әби-бабайлары! Күптән инде мин сезгә бер хат язарга уйлап йөрдем, ләкин нигәдер һаман да вакыт табылмады, әллә шайтан, әллә нәфесем туктатып торды, белмим. Аллаһының рәхмәте киң, менә инде вакыты килеп җитте, әлхәмдүлилләһ, хатны яздым. Хәзерге заманда кесә телефоннары булу сәбәпле, хатлар бик сирәк языла башлады. Минем дә телефоным...
Сез - пенсиядә
Әй, әби-бабайлар! Сез инде, яшегез җитеп, пенсиягә чыктыгыз. Сезнең арагызда Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелләреннән инанып намаз укучылар да барлыгын беләм, аларга Аллаһының рәхмәтеннән башка бер сүзем дә юк, ләкин намаз укымыйча йөрүчеләрегез шулкадәрле күп ки, хәтта санап бетерерлек түгел. Инде сез лаеклы ялга чыккансыз. Сезнең хәзер намаз укырга вакытыгыз бар! Биш вакыт намаз укыр өчен, бер сәгать вакыт җитә. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә, безне кызганып, өстебезгә бары тик биш вакытны гына йөкләгән. Тәүлектә - 24 сәгать. Шуның бер сәгатен Раббыбыз Аллаһының әмерен үтәр өчен бүлсәгез иде. Егерме дүрт сәгатьнең бер сәгате күп түгел бит. Калган 23 сәгате сезнең карамакта кала.
Сез яңа өйләнешүчеләр, тормыш башлап җибәрүчеләр шикелле фатирсыз, акчасыз түгел. Яшьләргә авыр - аларның күпчелеге кеше фатирында күп акчалар түләп яши. Кайберәүләрнең утыз биш, кырык яшенә җитеп тә әле үз фатирлары юк. Сезнең яшәр, намаз укыр өчен менә дигән җылы, матур, әйбәт йортларыгыз бар, Аллаһыга шөкер. Шундый мөмкинлекләр була торып, нигә инде намаз укымыйсыз?! Сез яшьләр шикелле иртүк торып эшкә чыгып чапмыйсыз. Алар сигез-тугыз сәгать эшләп кайталар, ә кайберләре икешәр, хәтта өчәр урында эшли, шунлыктан, вакытлары да калмый.
Сәбәп эзләргә кирәкми
Әй, әби-бабайлар! Кайберләрегез: «Яшьлегебез үтеп китте, картайдык. Башыбыз бер дә эшләми, хәтеребез дә юк, Коръән укырга өйрәнеп булмас, намаз тәртипләрен дә өйрәнә алмыйбыз», - дип зарланасыз. Бу сезнең сүзегез түгел, болар барысы да шайтан коткысы. Әлбәттә, карт кешеләрнең башлары яшьләрнеке шикелле түгел түгелен, ләкин, Коръәнне укыр өчен, 28 гарәп хәрефен ятлап, намаз тәртипләрен өйрәнә аласыз. Сезнең башларыгыз да эшли, зиһеннәрегез дә яхшы. Бу сүзләрне бик җиңел генә исбат итәм. Кайвакытта сезнең ишегалдында (подъезд төбендә) сәгатьләр буена сөйләшеп утырган вакытларыгызда яныгызга килеп утырып, бераз тыңлаганым бар. Сез бит пенсия турында ил башлыкларының яңа чыгарган указларын ятлап барасыз. Ул гына да түгел, телефоннардан сезнең берәрегезгә кем дә булса берәр хәбәр сөйләсә, аларның сүзләрен йотлыга-йотлыга тыңлап, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча, башкаларга сөйлисез. Ә инде Аллаһының китабын укырга өйрәнү өчен 28 хәрефне өйрәнүгә килгәндә, картайдык инде, башыбыз да эшләми, зиһенебез юк, дип зарланасыз. Сезнең бит әле Аллаһы Тәгалә каршына барып җавап бирәсегез бар. Әле бит сез кабердә гүр иясе түгел. Ә менә анда барып яткач, ишек-тәрәзәсез, караңгы, кысан бүлмәдә нишләрсез? Анда барып яткач соң була инде. Уйлап карагыз әле, көннәрдән бер көнне сезне яраткан туганнарыгыз, балаларыгыз, йомшак түшәк өстеннән күтәреп алып, мәет юа торган колашага салып юсалар, юганнан соң кәфенләгәч якты, җылы өйләрегездән алып чыгып агач атка атландырып караңгы, кысан, ишек-тәрәзәсез кечкенә бер бүлмәгә (гүргә) алып барып яткызып, гүр авызын томалап күмеп китсәләр, соң булачак. Менә анда инде Мөнкир белән Нөнкир фәрештәсе килгәч соң булачак. Гүрдә: «Монда сыер-сарык та юк, дөнья куасы да юк, вакыт бик күп икән; намаз укыйм, гыйбадәтләр кылыйм әле», - дип, гыйбадәтләр кылып булмый. Аларның вакыты үткән булачак. Кыш көне кар өстенә бодай, борчак чәчеп булмаган шикелле, гүр иясе булгач, гыйбадәтләрне дә кылып булмый. Аларны хәзер исән чакта үтәргә кирәк.
Сезнең әле язган хатымны укып аңлый торган вакытыгыз, сезнең күзләрегез күрә, кайберләрегез күзлек белән укыса, әле бит бу бөтенләй күзсез дигән сүз түгел. Әйдәгез, торыгыз, җиңнәрегезне сызганып, Аллаһының үзенә тәвәккәлләгез. Әгәр дә сез менә хәзер урыныгыздан торып гомер буена кылган гөнаһларыгыздан тәүбә итсәгез һәм иманнарыгызны яңартып изге гамәл кылырга тотынсагыз, Аллаһы Тәгалә сезнең бөтен гөнаһларыгызны изге гамәл итеп язып куячак. Әйе, бу минем сүзләрем түгел. Аллаһының сүзләре, «әл-Фуркан» сүрәсенең җитмешенче аятендә: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды».
Уйлап карагыз әле, бөтен гөнаһларың изге гамәлгә әйләнеп китә. Моның өчен Аллаһы Тәгалә куйган өч шартны үтәү кирәк. Беренчесе - кылган гөнаһларыңа тәүбә кылу. Икенчесе - иманыңны яңарту. Өченчесе исә - изге гамәлләр кылырга керешеп, аларны дәвам итү. Шул вакытта син әниеңнән яңа туган гөнаһсыз сабый шикелле бернинди гөнаһсыз калачаксың. Аллаһы Тәгалә нинди зур мөмкинлекләр тудырган.
Хәзерге заман белән элгәреге заман
Әй, әби-бабайлар! Сугыш вакытларында һәм сугыштан соңгы елларда ачлык-ялангачлыкка дучар булып күпме җәфа чиккәнсез. Сезнең тормышыгызны хәзергесе белән чагыштырганда җир белән күк арасы шикелле. Элгәре заманда сезнең күбегез, алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашап, җаныгызны сакларга тырышкансыз. Элгәре яшь вакытларыгызда сез урман кисеп, ягарга утын хәстәрли идегез. Колхоз, совхозда эшләп арып-талып кайтканнан соң, үз хуҗалыгыгыздагы малларга азык хәстәрли идегез. Суны көянтә белән җилкәләрегездә күтәреп ташый, керләрне кулларыгыз белән юып, инешкә алып төшеп чайкый идегез. Ә хәзер исең китәр, урманга барып утын кисәсе юк - күп авылларга газ кергән, электр энергиясеннән файдаланасыз. Элгәре күп авылларда асфальт булмау сәбәпле, бата-чума йөри идегез, хәзер асфальттан йөрисез. Ризыкларыбызга карасак, исебез китәр. Кыш уртасында кып-кызыл помидор белән яңа өлгергән кыярны да теләсәң күпме сатып ал. Элгәре хәләл колбаса сатып алу турында хыяллана да алмый идек, ә хәзер кайбер авылларга да хәләл колбасалар кайта башлады. Дөньядагы барча нигъмәтләр күз алдыбызда һәм табыннарыбызда. Кызганыч ки, бер нәрсә генә юк. Ул да булса - Аллаһыга гыйбадәт. Нигәдер без Аллаһыга рәхмәт әйтмибез. Элгәре заманда мәшәкатьле вакытларда бабаларыбыз ач-ялангач яшәгән чорларында да намазларын укыганнар, Раббыларына ихлас күңелләреннән гыйбадәт кылып, Аның ризалыгын алырга тырышканнар. Ә хәзер ризык муллыгыннан өстәлләребез сыгылып тора; кием-салым дисәң, анысын өсте-өстенә алып торабыз, ләкин нигәдер гыйбадәт юк.
Мөхтәрәм әби-бабайлар! Сез бит әле каберләргә төшеп гүр иясе булмагансыз. Сез бит әле кулыгызга китап тотып укый аласыз. Менә хәзер үк, бу мөрәҗәгатьне укып чыгуга, ниятләрегезне яхшыртыгыз. Алдыгызга «Миңа намаз һәм Коръән укырга кирәк» дигән максатны куегыз. Максат кына да җитми, бер дәфтәр алып, шуңа программа төзегез:
1. Коръән укырга өйрәтә торган китапларны булдыру;
2. Намаз укырга өйрәтә торган китапны булдыру;
3. Дөрес укый һәм укыта торган остазны табу;
4. Һәркөнне ярты сәгать остаздан дәрес алу;
5. Һәркөнне ярты сәгать вәгазь китабы уку;
6. Һәркөнне берәр вәгазьченең кассетасын тыңлау;
7. Намазларны өйрәнгән кадәресен укып бару.
Болар күп вакытны алмый, алса да, тәүлектәге 24 сәгатьнең ике-өч сәгатен генә алачак. Ә калган вакыт сезгә.
Кеше сүзен бик күп тыңладыгыз
Әй, әби-бабайлар! Сез, кеше сүзен тыңлап, гомер ахырыгызга кадәр килеп җитә язгансыз. Кеше сүзенә караганда сезнең дөньягыз һәм ахирәтегез өчен хәерле-файдалы сүзләр бар, алар - Аллаһы Тәгаләнең сүзләре. Нигә инде пенсиягә чыкканнан соң да көн саен кеше сүзен тыңлап, Раббыбыз Аллаһының сүзен тыңламыйча, вакытыгызны юкка исраф итәсез. Аның сүзләре сезгә шифа һәм күңелләрегезне тынычландыручы булуын онытмагыз! Кеше сүзе кайвакытта күңелләрегезне төшерә, кайчагында сез кеше сүзеннән чирләп тә китәргә мөмкинсез. Кайчагында аларның күңелсез сүзләрен ишетеп рәнҗүегез дә мөмкин. Ә Аллаһы Тәгаләнең сүзе сезнең йөрәкләрегезгә шифа, Аның хикмәтле сүзләре белән сез дөнья һәм ахирәттә бәхетле булачаксыз. Сезне кеше сүзеннән тыям дип уйламагыз, анысын да тыңлагыз, ләкин галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгалә сүзләрен ишетмичә кала күрмәгез. Пенсиягә чыкканнан соң да тыңламасагыз, сез аларны кайчан тыңларсыз соң?! Үлем түшәгенә ятып Газраил фәрештәне көтеп ятканда, мәчеттән хәзрәт килеп «Йәсин» укыгандамы? Анда соңга калган булачаксыз. Әле бит сез үлем түшәгендә дә, гүрдә дә түгелсез. Аллаһының сүзләрен тыңларга бераз вакыт бүлегез. Мисал өчен, көненә бер сәгать телевизор карасагыз, шуның унбиш минутын янга калдырып, Аллаһы Тәгалә сүзен тыңлагыз, радиодан бер сәгать җыр, хәбәрләр тыңлый торган булсагыз, аннан да унбиш минутны аерып алыгыз. Кайбер көннәрдә Рәхәбәр апа белән Өммегөлсемнәргә бөтенләй кермичә кал. Аларга керсәң, тагын ике сәгать вакытың үтеп китәргә мөмкин. Менә шулай итеп, аз-азлап кына сиңа Аллаһы сүзен тыңларга җитәрлек вакыт җыела.
Сез бит үрнәк булырга тиешле кешеләр
Әй, әби-бабайлар! Сезгә балаларыгыз, оныкларыгыз карый, шуны оныта күрмәгез. Әгәр дә сез Аллаһының чын коллары булып биш вакыт намаз укысагыз, Рамазан аенда руза тотсагыз, аларга яхшы үрнәк күрсәтәсез. Алар сезгә карап намазларын да укырлар, рузаларын да тотарлар һәм башка изге гамәлләр дә кылырлар, иншаллаһ. Алмагачның алмасы ерак тәгәрәми, диләр.Үзең нинди - балаң шундый. Сез аларга үрнәк булырга тиешсез.
Йомгак
Дөньяның башы белән ахыры булган шикелле, хатның да башы белән ахыры бар. Менә инде хатымны тәмамларга да вакыт килеп җитте сыман. Әйтә торган сүзләр күп булса да, кирәкле сүзләрне әйтергә тырыштым.
Әй, әби-бабайлар! Әгәр дә сезнең күңелләрегезгә каты бәрелгән булсам, сездән, хатның башында гафу үтенгән шикелле, кабат гафу үтенәм. Мин бары тик сезнең бәхетле булуыгызны, җәннәтле булып, мәңге рәхәттә калуыгызны теләүче. Бәхетле булырга теләсәгез, намаз укыгыз. Дөнья-ахирәттә бәхетле булырсыз.
(«Пенсионерларга хат» китабыннан кыскартып алынды)
Комментарийлар
0
0
Бик зур рэхмэт, уткэзерлек итеп, гади итеп язгансыз, аллахынын рэхмэт булсын.
0
0