Диния нәзарәтендә журналистларга республикакүләм ифтар белән бәйле яңалыклар һәм үзгәрешләр турында сөйләделәр.
19 мартта “Казан Экспо”да узачак 13 нче республикакүләм ифтарга 13 мең кеше чакырулы. Алар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, җитәкчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, танылган дин, җәмәгать, мәдәният, дәүләт эшлекләре һәм башкалар булыр дип көтелә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, быелгы ифтар беренче тапкыр диния нәзарәтенең IX корылтае белән бер көнне үткәрелә. Шул рәвешле чарада республиканың бөтен имамнары да катнашачак.
Ифтарның программасына килгәндә, ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Шул уңайдан "Казан Экспо" фойесында ифтарга килүчеләрне мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция каршы алачак.
Ифтарның менюсына да үзгәрешләр кертелгән.
– Без ел да ифтарны тәмлерәк, кызыклырак итәргә тырышабыз. Күпләрнең тәкъдиме буенча быел пылау урынына карабодай ярмасы белән ит бирергә булдык. Традициягә кергәнчә, менюда шулай ук кипкән җиләк-җимешләр, яшелчәләр, су, камыр ризыклары, конфет, лимонад та бар. Бөтен кешегә дә ошар дип өметләнеп калабыз, – дип сөйләде “Туган авылым” милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов.
Чараның мәдәни программасы "Казан Экспо" фойесында 15.00 сәгатьтә башлана. 17:56 сәгатьтә азан яңгыраячак һәм ифтарда катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе һәм башка зур кунаклар белән ахшам намазын укыячак. Намаздан соң ук 13 000 кеше бергәләп махсус операциядә хезмәт итүчеләр һәм анда һәлак булганнар өчен, Ватан иминлеге өчен дога кылачак.
Ифтарга «Казан-пасс. - «Казан» халыкара аэропорты» шәһәр яны поездында бушка килеп булачак, ә машина белән килүчеләр өчен парковкалар эшләячәк.
Республикакүләм ифтарга билетлар – түләүсез, электрон. Аларны Казан мәчетләреннән, Татарстан мөхтәсибәтләреннән яки нәзарәттән килеп алырга мөмкин.
Республикакүләм ифтар белән бәйле кайбер саннар:
13 нче республикакүләм ифтарда 13 000 кеше катнашачак.
Бер ланч-бокс 750 сумга төшә.
Ике павильонда 21 000 кв. м. ковролин җәеләчәк.
Авыз ачу өчен 2 100 өстәл куелачак.
Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 000 данә чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.
13 нче республикакүләм ифтар кунаклары өчен поездлар расписаниесе:
«Казан-пасс. - «Казан» халыкара аэропорты» шәһәр яны поезды
Кузгалу вакыты: 15:10, 15:40.
«Казан» халыкара аэропорты - «Казан-пасс.» шәһәр яны поезды
Кузгалу вакыты: 19:50, 20:40.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар