Кешеләр дингә төрле юллар белән килә. Кайберәүләр өчен Аллаһы Тәгалә белән «очрашу» көтмәгәндә генә булса, икенчеләр аңа эзләнүләр, өметсезлекләр, югалтулар тулы озын юллар аша килә. Соңгылар рәтенә кергән бер кеше белән минем үземә дә очрашып сөйләшергә насыйп булды. Марат дингә әле күптән түгел генә килгән.
- Әтием - татар, ә әнием урыс милләтеннән. Гаиләбез гап-гади совет гаиләсе. Миннән кала, гаиләдә ике сеңлем дә бар. Мәктәпне тәмамлагач, училищеда укыдым. Аннары мине колхозга эшкә җибәрделәр. 90 нчы елларда колхозда хезмәт хакын яртышар ел тоткарлап бирәләр иде. Мин ул вакытка өйләнгән дә идем. Хатыным яшь бала белән өйдә утыра. Гаиләне туендырырга акча кирәк. Шуннан мин, танышлар аркылы наркотик юнәтеп, шуны сата башладым. Моны белгәч, хатыным аерылып китеп барды. Вакытында аңыма килдем: наркотик сатып акча эшләрмен дә, ә минем аркада юлдан язучыларның язмышын кая куясың? Наркотик саткан акчага «Газель» микроавтобусы алып, Казаннан авылларга кешеләр йөртә башладым. Буйдак та булгач, эштән бушаган вакытларда дуслар белән сыра эчәбез, кәрт сугабыз, төнге клубларга йөрибез. Эшем дә бар, аралашырга дуслар да юк түгел, әйткәнемчә, буш вакытта да шөгыле табыла. Тик күңелемдә ниндидер бушлык барын тоям. Әти эчеп йөри, аның белән рәтләп сөйләшкәнем дә юк. Үзем өчен уңайлырак булыр, дип, Казанда әниемнең әнисендә яши башладым. Ә ул чиркәүгә йөри, өйдә «Библия»не дә кычкырып укый. Аңа ияреп, мин дә чиркәүгә барып кайттым, «Отче наш» догасын ятладым. Эшләрем дә җайланып киткән кебек булды. Мәскәүдән товар алып кайтып, шуны сата башладым. Ләкин эшем дә, эшләгән акчам да, «Библия» уку да канәгатьлек китерми. Дөньясы да кызыксыз тоела. Телевизордан йога турында күп сөйли башладылар. Минем кебек үзләрен таба алмаучы яшьләр белән танышып китеп, барыбыз бергә Себергә чыгып киттек. Имештер, йога белән шөгыльләнер өчен ул уңайлы җир. Бөтен семинарлар, тренинглар, фестивальләр шунда уза. Йоганың асылына төшендем, күңелдәге бушлык та югала башлады кебек. Акчасыз син беркем дә түгел бит, нәрсәгә яшәмәк кирәк, кире Казанга кайтып киттем. Яңа дуслар да табылып өлгерде, ә аларда акча һәрвакыт була үзе. Яхшылап кына сынагач, мине дә үз сафларына алдылар - алар белән бергә машина урлый башладым. Әй, ул машина урлагандагы адреналин... Күңелдәге бушлыкны әнә шул адреналин тутыра иде. Бер марҗа кызы белән таныштым. Әтинең, татар кызы ал, дип үгетләвенә карамастан, без өйләнештек. Баштагы мәлдә әйбәт кенә яшәп киткән булсак та, бала тапканнан соң, Маша эчә башлады. Кызым өч яшенә җиткәнче, ничек булдыра алдык - шулай яшәдек. Дәвалатып та карадым үзен, өч ай эчми тора да тагын элекке гадәтенә кайта. Без аерылыштык, ә кызны Машаның әнисе үзенә алды. Хатыннан өмет юк, кызны үстерергә кирәк, дип, элекке дуслар белән араларны өздем дә ерак араларга йөри торган автобус йөртә башладым. Авариягә очрап, өч ай хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда ятканда мин үземнең бу дөньяда яклаучысыз булуымны, алга таба яшәр өчен бернинди дә өметем юклыгын, тормыштан беркайчан да ямь таба алмаганлыгымны аңладым. Ул вакытка инде әтием намазга баскан иде, хәл белергә килгәндә күп итеп дини китаплар алып килеп бирде. Ярдәм итсә, менә шулар гына булышачак сиңа, диде ул. Һәм шунда мин үзем өчен яңа дөнья ачтым. Ә иң мөһиме - мин ислам динендә кешегә бу дөньяда да, теге дөньяда да бәхетле булуга гарантия бирә торган бөтен нәрсәнең барлыгын аңладым. Чиркәүгә йөреп тә, йога белән шөгыльләнеп тә тутыра алмаган күңел бушлыгымны Аллаһы Тәгаләгә булган ярату белән тутырдым. Дингә килергә соңармаганым өчен сөенеп туя алмыйм. Алла теләсә, без аңа барыбыз да килербез. Кайчан һәм ничек итеп - монда инде һәр кешенең үз юлы...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар