16+

“Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер “акциясе”

10 марта 2025, 10:06
1317
0
1
Уку өчен 5 минут

Изге гамәлләргә, саваплы эшләргә бай булган айга аяк бастык. Рамазан ае мөбарәк булсын!

“Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер “акциясе”

Изге гамәлләргә, саваплы эшләргә бай булган айга аяк бастык. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Әлеге айга рухи яктан ничек әзерләнергә? Кемнәргә ураза тотмау рөхсәт ителә? Уразаны бозучы нинди гамәлләр бар? Ифтар уздыручыга нинди әҗер-саваплар каралган? Бу һәм башка актуаль, четерекле сорауларга җавап “Әйдә, сөйләшәбез!” проектының чираттагы чыгарылышында. 

Подкастыбызның берничә файдалы һәм кызыклы өлешен исә әлеге язмада тәкъдим итәбез. Барлык сорауларыбызга да тулы җавапны Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев бирде.

Изге айга ничек әзерләнергә?
Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер “акциясе”. Ул – мөмкинлек ае! Адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең бәракәте, рәхмәте, нигъмәте, юмартлыгы ачылган айда изге гамәлләр эшләп өлгерергә тиеш. Без кибетләрдә төрле “акцияләр”, ташламалар булган вакытта кайдандыр нәрсәдер алып калырга ашыгабыз, хәтта күпләп алырга тырышабыз... Рамазан ае да изге эшләрне күпләп башкарып калу һәм аның өчен зур саваплар алу өчен бер “акция” ул! 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Рамазанга әзерлекне берничә ай алдан башлый торган торган була. Хәтта Рәҗәб һәм Шәгъбан аенда ук. Шушы айларга кергәч, хәтта сәхабәләр әйтә: “Йә, Рәсулулла, син, Рамазан аеннан кала, иң күп уразаны Шәгъбан аенда тота идең”,– дип. Ягъни шушы Шәгъбан аенда әзерләнә, юмартрак булырга тырыша иде. Кайбер мөселманнар исә Рамазан ае җиткәнен көтеп йөриләр дә, әзерләнеп җитә алмыйлар, изге ай узып та китә... Шуңа күрә Рамазан җиткәнче, 1-2 ай алдан үзеңне әзерләргә кирәк: ураза тотарга, Коръәнне, төнге намазларны арттырырга, мәсәлән. Үзеңнең физик халәтеңне генә түгел (ашау-ашамау), рухи халәтеңне, әлбәттә, әзерләргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: Рәҗәб аенда, ягъни Рамазанга ике ай кала без орлыкларны утыртабыз, Шәгъбан аенда су сибәбез, ә Рамазан аенда булган җимешләрне җыеп алабыз”,– ди. Шушындый бер матур чагыштыру менә.

“Диндә мәҗбүриләү юк...”
Бәлагатькә җиткән, ягъни шәригый кануннар буенча 11-14 яше тулган кеше ураза тотарга тиеш санала. Аңа кадәр, балалар кечкенә булганда, әлбәттә, әти-әниләре ураза тотса, алар боларны күреп, үрнәк алып, төшкә кадәр ураза тотарга мөмкиннәр. Искәтеп узабыз, бәлагатькә җитмәгән балаларга бу мәҗбүри түгел. Диндә мәҗбүриләү, гомумән, юк. Барыбер дә әти-әни дин, намаз, ураза темасында бераз гына корырак булырга тиеш. Янәшәңә бастырып, намаз укыту шулай ук кирәк гамәлләрдән санала. Боларның барысын да эшләү өчен, әлбәттә, үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең. Баланы тәрбияләгәнче, беренче эш итеп, үзеңне тәрбияләргә кирәк! Бала синең сүзеңә түгел, гамәлеңә карый!

Кемнәргә ураза тотмау рөхсәт ителә?
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Әгәр сез авыру яки сәфәрдә икән, ул вакытта ураза тотмасагыз да рөхсәт”, – ди. Галимнәр бу мәсьәләне ничек карый? “Башым авырта, уразага кермим әле”,– дип юк-бар сәбәпләр табарга кушмый алар. Җитди авырулар, әйтик, ашказаны авырулары күзәтелгәндә, даруларсыз, ризыксыз торырга ярамый торган очракларда уразага кермәскә кушалар. Без, хәзрәт буларак, мондый очракларда мөселман табиблары белән киңәшләшергә кушабыз.

Кайбер табиблар кешене жәлләү максатыннан да уразаны тотмаска кушарга мөмкин бит. Мөселман табибы исә уразаның фарыз икәнен һәм бу кешенең авыру дәрәҗәсен аңлый, аңа дөрес киңәш бирә.

Юлда булуны шулай ук аерым карап узарга кирәк. Өйдән 82-83 чакрым ераклыкка чыгып китсәк, без сәфәрдә булып саналабыз. Әгәр сәфәрдәге кешегә ураза тоту кыен икән, тотмаска, казага калдырырга мөмкин. Ассызыклап узам, без уңайлы машиналарда йөрибез, артык эссе яки суык түгел, кондиционер дигән әйбер бар. Бу очракта, сәламәтлеккә, тәнгә авырлык килмәсә, уразага керергә кирәк.

“Кеше сәхәр ашаганда үлсә, ул шәһит китә”
Безнең халыкта зур игътибар ифтарга бирелә, биредә сораулар да артык күп тумый. Иң мөһим вакытларның берсе исә – сәхәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Сәхәрдә бәрәкәт. Сәхәрне ашарга тырышыгыз”,– ди. Хәтта Татарстаныбыз мөфтие Камил хәзрәт: “Кеше сәхәр ашаганда үлсә, ул шәһит китә”,– ди, әмма шул рәвешле киткән кешеләрне әлегә күргән юк (елмая). Бу сүзләр барысы да сәхәрнең мөһимлеген күрсәтү өчен әйтелә. Дин күзлегеннән карасак, уразага кергән вакытта ашау ифтарда ризык кабул итүгә караганда яхшырак булырга тиеш. Әлбәттә, биредә һәр кеше үзенең һөнәрен күз угында тотарга тиеш. Мисал өчен, көн дәвамында авыр эштә эшләп, сәхәр ашамый икән, аңа авыр булачак.

Ифтарның хикмәте
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр кемдер кемне дә булса авыз ачтырса, аның көн дәвамында кылган изгелекләре ике кешегә дә язылыр”,– ди. Бу тагын бер мөмкинлек! Әйтик, син йөз кешегә авыз ачтырасың һәм әлеге йөз кешенең изгелеген Аллаһ сиңа да яза. Әгәр ифтар мәҗлесе үткәреп, килгән кешеләр арасында кемгәдер бүген көн дәвамында ниндидер кылган изгелеге өчен Аллаһы Тәгалә җәннәт насыйп иткән икән, сиңа да җәннәт ишекләре ачылачак, дигән сүз. Әгәр һәр кеше ифтар уздыруның дәрәҗәсен белсә, алар бу мөмкинлекне кулларыннан ычкындырмас, хәтта көндәлек ифтарлар үткәрерләр иде. 

Кадер кичәсе
Аллаһы Тәгалә Коръәндә Кадер кичәсе турында аерым бер сүрәдә искә ала. Әлеге көн мең айдан да хәерлерәк, диелә биредә. Шушы бер кичнең дәрәҗәсе якынча 83 ел! Бу шулай ук Аллаһы Тәгаләнең берзгә бирелгән бер мөмкинлеге, чөнки ул төнне фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил) төшәчәк, ягъни шушы төндә иминлек, тынычлык булачак. Аллаһы Тәгалә ни өчен мондый кичне безгә бүләк итә соң? Әлеге төнне генә намаз укыдың да, калган вакытта намазда булу кирәкми дигән сүз түгел бу, юк. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына 950 ел укылган намазлары белән Нух пәйгамбәр килеп баса һәм без – якынча 63-83 еллык гомеребез белән, ә аның ничәсе намазсыз үткән... Аллаһы Тәгалә Рамазан аеның соңгы ун көннең берсендә була торган Кадер кичендә күпме савап җыярга мөмкинлек бирә! 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading