16+

Рамазан аен сагыначакмын ("Минем беренче уразам" циклыннан)

Быел беренче тапкыр ураза тоттым дисәм, дөреслеккә дә туры килеп бетмәстер. Моңа кадәр дә Рамазан аенда берничә көн ураза тотып алган чаклар булды. Әмма алар ничектер, кешегә ияреп кенә тотылдылар кебек. Бала чагымда да өлкәннәргә ияреп сәхәргә торулар истә калмаган, ифтар вакытында, бездә аны "авыз ачу" диләр, җимешләп чәй эчкәнем булды.

Рамазан аен сагыначакмын ("Минем беренче уразам" циклыннан)

Быел беренче тапкыр ураза тоттым дисәм, дөреслеккә дә туры килеп бетмәстер. Моңа кадәр дә Рамазан аенда берничә көн ураза тотып алган чаклар булды. Әмма алар ничектер, кешегә ияреп кенә тотылдылар кебек. Бала чагымда да өлкәннәргә ияреп сәхәргә торулар истә калмаган, ифтар вакытында, бездә аны "авыз ачу" диләр, җимешләп чәй эчкәнем булды.

Мин быел Рамазан аен көтеп алдым. Ниндидер бер эчке дулкынлану белән. Рамазан ае башланыр да, Аллаһның рәхмәте белән, бу коронавирус афәте үзеннән-үзе бетәр кебек тоела иде. Бу могҗизаны күреп, башка диндәге кешеләр дә елый-елый намазлыкка тезләнерләр кебек иде...

Шөкер, изге айда бу афәт чигенә төште. Ил күләмендә үткәрелгән чаралар, кешеләрнең бу мәсьәләгә карашы үзгәрү, өйдә бикләнеп ятулар – барысы бергә уңай чишелешкә  китерер дигән өмет бар. Аллаһ бу сынауларны безгә җибәргән икән, димәк кешелек уйланырга, башын эшлэтергә, үз гамәлләренә хисап бирергә тиеш.

Быелгы үзизоляция минем өчен уразага керү өчен уңай шартлар тудырды. Кешеләр белән аралашуны чикләү, маскадан йөрү, вакытны үзең теләгәнчә  бүләргә азмы-күпме мөмкинлек булу  – организмны яңа шартларга күнектерү өчен ярап торды. Беренче көннәрдә мин йокы вакытын арттырдым, көннең шактый өлеше ял итеп узды.  Аннан соң тормыш үз эзенә төште.

Биш вакыт намазын укып, диннең барлык кагыйдәләрен үтәп яшәүче кешеләр өчен ураза тотуның үз тәртипләре бар. Афәрин! Аларга карап сокланырга гына кала.

Мин - Аллаһның барлыгына, берлегенә бар күңелем белән ышанган, уйларымда Аның белән сөйләшеп йөргән, авыр чакларда Аннан ярдәм сораган шактый зур күпчелекнең берсе. Минем Илаһи көчкә булган ышанычым, өметем  фәкать үз уйларым, тоемлауларым, үз мантыйгым буенча барлыкка килгән. Минем догаларым - үземчә, татар телендә. Аллаһ белән сөйләшүем дә күңелем аша, йөрәгем аша бара. Мин үземне борчыган сорауларга җавапны да үз күңелемнән эзләп табам һәм Ул җибәргән җаваплар дип ышанам.

Ураза тотарга да мин ният кылдым. Шул ниятем миңа ашамый-эчми көнне уздырырга, эшләремне эшләргә,  сабыр булырга ярдәм итте. Көн дәвамында гайбәт сөйләмәдем, кешеләргә тавыш күтәрмәдем, кемгәдер ниндидер киңәш бирдем, кемнедер сабырлыкка өндәдем. Ифтарны көтеп ала идем.  Авыз ачардан элек Аллаһка миңа ураза тотарга көч бирүе өчен рәхмәт укый идем. 

Ураза кешене үз-үзен җиңәргә өйрәтә, дигән фикердәмен. Сине берәү дә мәҗбүр итми, һичкем саклап тормый - тыя аласыңмы син үзеңне бу нигъмәтләрдән, ләззәтләрдән, юкмы – фәкать синнән тора.  

Ураза вакытында яшәү мәгънәсе, якыннарың  турында уйларга, гомумән уйланырга мөмкинлек күбрәк кебек тоелды мина.

Мине уразаның соңгы көне турында ике төрле мәгълүмат булуы сагайтты. Рәсми рәвештә Ураза бәйрәме 24 майга билгеләнде. Шул ук вакытта "Рамазан аеның соңгы көне - 22 май,  22 май көнне 20 сәгать 38 минутта күктә яңа ай  - Шәвәл ае туа" дигән мәгълүмат та булды. Берничә мөселман календарен чагыштырып карадым,  аларда да мәгълүмат төрле. Күңелгә шөһбә керде. 

Менә шушы уйлар белән бу көн дә узып бара.  Иртәгә - 23 май. Нинди булыр ул көн, бер Аллаһка гына мәгълүм. Мин элегрәк "Рамазан аен сагынып көтеп алам" диючеләргә ышанмыйчарак карый идем.  Әмма буген инде тәгаен беләм  - Мин Рамазан аен сагыначакмын икән...

Чулпан ӘХМӘТОВА

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading