16+

Рамазанның соңгы ун көнендә гыйбадәтләребезне арттырсак иде

Гәйшә радыйаллаһу гәнһә әйтә: «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм Рамазанның соңгы ун төнен торгыза иде (гыйбадәт кылуда бик нык тырышлык куя, намаз укый, күп итеп Коръән укый), гаиләсен дә өнди иде. Изарын кысып куя иде» (Бохари-Мөслим риваятьләре).

Рамазанның соңгы ун көнендә гыйбадәтләребезне арттырсак иде

Гәйшә радыйаллаһу гәнһә әйтә: «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм Рамазанның соңгы ун төнен торгыза иде (гыйбадәт кылуда бик нык тырышлык куя, намаз укый, күп итеп Коръән укый), гаиләсен дә өнди иде. Изарын кысып куя иде» (Бохари-Мөслим риваятьләре).

Икенче хәдистә «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм бүтән көннәргә караганда соңгы ун көндә тырышлыгын (гыйбадәт кылуда) тагын да арттыра иде» диелә.

Димәк, Рамазанның соңгы ун көнендә гыйбадәтләребезне, итагатебезне арттырырга тырышырга кирәк. Күбрәк нәфел намазлары укыйк, Аллаһыны зекер итик, тәүбә-истигъфар кылыйк, Коръән укыйк. Бу бик зур форсат, аның кадерен аңласак, белсәк иде.

Әгәр Рамазанның алдагы 20 көнендә Коръәнне укып чыкмаган булсак, гыйбадәтләребезгә җиңел караган булсак, шушы соңгы санаулы көннәрдә гыйбадәтләребезне арттырырга тырышыйк. Коръәнне укып бетерик яки тагын бер кат укып чыгыйк. Намазларыбызда кимчелек булса, төннәребезне намазда үткәрик.

Якындагы мәчеттә җәмәгать белән төнге намазларда катнашсак, тагын да хәерлерәк булыр. Мәчет булмаса, өйдә гаиләгез белән тәравих намазларын укырга тырышыгыз. Арып китсәк, утырып Коръән укыйк. Коръән укырга форсат булмаса, Аллаһы Тәгаләне зекер итик, тәүбә-истигъфарлар кылыйк.

Аллаһы Сөбханә Тәгалә соңгы ун көннең кадерен белеп, гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен, шушы гыйбадәттә булган сыйфатта Кадер кичәсен дә үткәреп җибәрергә язсын. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйткән: «Кем дә кем Кадер кичендә Аллаһыга иман һәм өмет белән шушы төнне гыйбадәттә үткәрсә, Аллаһы Тәгалә шул кешенең моңа кадәр булган гөнаһларын кичерер» (Бохари-Мөслим).

Рамазан аеның соңгы ун көнендә Кадер кичәсен эзләргә тырышырга кирәк. Ничек эзләргә? Әлбәттә, шушы төннәрне гыйбадәттә үткәреп. Кадер киче-төне башка төннәргә караганда мең мәртәбә фазыйләтлерәк. Шушы төндә кылган гыйбадәтләр мең айга караганда да өстенрәк. Чөнки Рамазан аеның бу төнендә Коръән иңде. Шушы төндә Аллаһы Тәгалә әмере белән Аның рәхмәтен иңдерү өчен фәрештәләр төшә. «Кадер» сүрәсендә Аллаһы тәгалә бу фазыйләтләрне санап чыкты.

Шушы кичне без Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, гыйбадәттә үткәрергә тиеш. Ахшамнан башлап иртәнге намазга кадәр Кадер кичәсе дәвам итә. Шушы кыска гына вакыт төн дип санала. Бу кичтә иң хәерле эшләр: күбрәк Коръән уку,  намазлар уку, зекер әйтү, дога кылу. Бигрәк тә Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау догасын укырга кирәк. «Аллаһүммә иннәкә гафүүән тухиббүл гәфвә фәгфү гәнни» (Нәсәи һәм Тирмизи риваятьләре). Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм аны укырга әмер иткән.

Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун киченең так санлы көннәрдән эзләргә кушкан. (Бохари, Мөслим риваятьләре) 21, 23, 25, 27нче төннәрдә бу доганы күбрәк укыйк, гыйбадәтләребезне арттырыйк. Шундый форсатны, фазыйләтләрне кулдан ычкындырмыйк. Аллаһы Тәгалә биргән бүләкне алып калыйк.

Аллаһы Тәгалә: «Ел буена бер кичә бар, шуны эзләгез, Мин сезне шул кичтә гафу итәрмен», – дисә, адәм баласының ул кадәр гыйбадәт кылырга көче җитмәс, зәгыйфьләнер иде. Ул Рамазан аеның соңгы ун көненең так саннарында шундый төн бар дип, билгеләрен әйткән. Шуны табыгыз, гыйбадәттә булыгыз, дип әмер итә. Итагатьтә, изгелектә, дога-истигъфарда үткәрик бу кичләрне. Әгәр гыйбадәтләребез Кадер кичәсенә туры килсә, гыйбадәттә үткәрелгән рәвештә гамәлләребез язылса, күпме әҗер-савап алачакбыз!

Раил Фәйзарахманов.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading