16+

Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»

Соңгы вакытта кешеләр «ислам», «мөселманнар», «шәригать» дигән сүзләрне ишетсәләр, аларның күңелләрендә, тынычлык, шатлык, ышанычлылык кебек хисләр туасы урынга, ниндидер борчу, курку тойгылары туа башлады.

Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»

Соңгы вакытта кешеләр «ислам», «мөселманнар», «шәригать» дигән сүзләрне ишетсәләр, аларның күңелләрендә, тынычлык, шатлык, ышанычлылык кебек хисләр туасы урынга, ниндидер борчу, курку тойгылары туа башлады.

Ислам-мәчет дигәч, күз алдына күбрәк намаз, дога урынына - кан коюлар, шартлаулар килеп баса. Татар авылларында бабаларыбыз гает көннәрендә урам-урам «Аллаһү әкбәр» сүзләре белән гаетләргә килгәннәр, аларны ишеткән олысы-кечесе бәйрәм рухы белән тулган. Бүген исә яңалыклардан «Аллаһү әкбәр» сүзе яңгыраса, димәк, тагын кайдадыр кемнедер атканнар, шартлатканнар...
Элгәре заманнардан ислам динен пычратырга, кешелеккә каралтып күрсәтергә тырышучылар күп булды. Фәлсәфә әһелләре, миссионерлар, шәрык белгечләре, төрле тарихчылар... Бүген аларга эш бетеп бара яки эш алымнары үзгәрә. Чөнки ислам белән үзләрен мөселман дип әйтүчеләр көрәшә һәм шактый «уңышларга» ирешә. Күпме оешмалар, исламны пычрату өчен акчаларын түгеп тә, 20-30 елда эшли алмаганны, үзен «ислам дәүләте» дип игълан итүче башкисәрләр ике-өч ел эчендә күпкә күбрәк зарар китерделәр.

«Ислам дәүләте», Париж урамнарында «Аллаһү әкбәр» сүзләре белән гади кешеләргә, балаларга һәм хатын-кызларга һөҗүм итүләр... Әлбәттә, һәр җинаятьнең башында «заказчы» тора, әмма мине, дин әһеле буларак, подрядчикларның кем булуы борчуга сала. Ислам динен надан мөселманнар кулы белән каралту, кешелекне Аллаһының диненнән биздерү бара. Алар үзләрен мөселман дип уйласалар да, кызганыч, дин гыйлеменнән бик ерак торалар һәм җаһилият караңгылыгыннан чыга алмыйлар. Гомумән, өммәтнең күпчелеге бүген дини наданлыкта, күпләрнең укыйсылары да, өйрәнәселәре дә килми. Бездә дә кайвакыт ашка барсаң, һәрберсе галим, профессор, бөтен әйберне беләм, дип уйлый.

Ни өчен шулай?

Еш кына: «Атеизм чорында мондый проблемалар булмады, без тыныч һәм тәртипле яшәдек», - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ул чорларда кешеләрдә гаиләдән, әби-бабайдан ниндидер кыйммәтләр, рухи тәрбия әсәрләре кереп калган иде. Аллаһсызлык сәясәте әкрен генә күңелләрдән рухи кыйммәтләрне чыгарып, матди кыйммәтләр белән генә яшәргә өйрәтте. Изге урын буш тормас, нәтиҗәдә күңел түренә яңа «иляһ» кереп урнашты. Кешелек үзенең мин-мине - нәфескә, яшәгән дөньясына табынырга тотынды, акча, мал колына әйләнде.

Пәйгамбәребез: «Бәхетсез - алтын колы, бәхетсез - көмеш колы», - диде. Яңа «иляһ»нең үз таләпләре, үз кыйммәтләре: булдырып булганда, күбрәк йолкыр­га, ничек тә күбрәк алып калырга... Һәр кешенең дөньяны үзенеке итәсе килә, аның дөньясына кулын сузган дошманга әйләнә. Йөрәкләрдә кешелекне яшәтүче, алга этәрүче төп нигезләрнең берсе - мәрхәмәтлелек, игелеклелек сыйфатларына урын калмады.

Аллаһы Тәгалә кешеләрне бар кылгач, аларга: «Ничек теләсәгез, шулай яшәгез», - димәде. Кешеләр җир өстендә дөрес яшәсеннәр, җир байлыкларын дөрес бүлешсеннәр, бер-берсен рәнҗетмәсеннәр өчен, Аллаһ һәр халыктан иң лаеклы кешеләрне сайлап, аларны пәйгамбәрләр итте. Һәр пәйгамбәр үз халкына аларның Кем җирендә яшәүләрен, Кем тарафыннан бар кылынганнарын, Кемнең генә колы булып яшәргә тиешлекләрен һәм Кем каршына кайтып, җавап тотачакларын аңлаттылар. Күңелләргә үзара хөрмәт, гаделлек, ярдәмләшү кебек тормыш өчен зарури булган кыйммәтләрне сеңдерергә тырыштылар. Нух пәйгамбәр 950 ел халыкны дингә өндәде, күпме кимсетүләргә түзде. Халык аннан көлде, ә ул аларны туфан суыннан саклап калу өчен көймә корды. Ибраһим пәйгамбәр, Исмәгыйль, Исхак, Якуп, Муса һәм Һаруннар, Даут, Сөләйманнар, Гайсә Мәрьям улы, Мөхәммәд Пәйгамбәр - барысы да Аллаһының изге пәйгамбәрләре булдылар, барысы да Бер Аллаһыга өндәделәр.

Аллаһ биргән акылларыбыз белән уйлап карыйк: әлеге изге кешеләр бу җиргә нинди максат белән килделәр? Кешеләрне үтереп, аларның каннарын түгү өченме? Бөтен дөньяны куркытып, тормышларны җимерү өченме? Адәм балаларын золымлык белән әсирлеккә алып, камера каршында аларны сарык суйган кебек сую өченме? Бу - акылга сыймый торган нәрсә. Аллаһы иңдергән диннең нигезенә каршы килә торган күренеш.

Диннең нигезен, максатын белмәүче наданнар, үзләренә нинди генә изге исемнәр таксалар да, авызларыннан нинди генә изге сүзләр чыкса да, баш очларыннан нинди генә бөек сүзләр белән байраклар күтәрелсә дә, алар исламны күтәрүчеләр түгел, алар - исламны җимерүче, диннең, кешелекнең дошманнары.

Террористның максаты - куркыту, ә Аллаһ Үзен ничек күрсәтергә тели?

Әгәр Коръәннең беренче битен ачсак, без анда: «Бисмилләһир рахмән иррахим» - «Мәр­хәмәтле, Шәфкатьле Аллаһ исеме белән» дигән изге сүзне күрәбез. Чыннан да, Аллаһ Рәхимле, безне дә мәрхәмәтле булырга чакыра. Татар телендә кулланыла торган рәхимлелек, мәрхәмәт - барысы да бер тамырга - рәхмәт сүзенә кайта. Хәтта мәрхүм сүзе дә «рәхмәт төшкән» дигән мәгънәне бирә. Без кешеләргә әйтә торган рәхмәт сүзенең дә иң дөресе - рәхмәт яусын, ягъни Аллаһының рәхмәте булсын, дигәнне аңлата. Безнең рәхмәт сүзен русчага тәрҗемә итсәк, «милость» була. «Что за милость, чья милость?» дигән сорауны бирәсе килә. Шуңа күрә, рәхмәт үзе генә тулы мәгънәне бирә алмый, ә «Аллаһының рәхмәте яусын» дигән сүз сиңа изгелек кылучыга дога кылу була. Русларда да «спасибо» сүзе - «спаси вас Бог» сүзеннән, ягъни догадан чык­кан. Шулай, заманалар үзгәреп, сүзләрне кыскартабыз, асыл мәгънәләрен югалтабыз. Тиздән «спасибо»сы белән «рәхмәт»е дә архаизм булып калмаса ярый инде.

Аллаһ рәхмәте белән кешелекне яратты. Күктә, җирдә булган һәр мәхлук Аның рәхмәте астында яши. Һәр нигъмәт Аннан килә, һәр афәт бездән Аның рәхмәте белән китә. Аның гыйлеме, көче кая кадәр җитсә, рәхмәте дә шунда кадәр ирешә.

Аллаһының рәхмәте белән җир өстенә пәйгамбәрләр килделәр, рәхмәте белән Китаплар иңделәр.

Фарызы да, хәраме дә Аның рәхмәте

Бүген шәригать дигән сүз күпләр өчен куркыныч булып тора. Ә бит Аллаһ Үз кануннарын кешеләрнең тормышларын җимерү өчен түгел, бәлки тәртипкә салу, яхшырту өчен иңдерде.
Сөбханаллаһ, шәригать законы дигәч, кешенең күз алдына баш кисүләр килә, нишләптер: «Ата-­анаңа «уф» дип тә әйтмә», «фәкыйрьлектән куркып, балаңны үтермә», - дигәне килми.
Аллаһ безгә нәрсәнедер куша (фарыз), нәрсәнедер тыя (хәрам). Әмма һәр фарызда һәм хәрамдә Аллаһының рәхмәте ята.

Беренчедән, Аллаһ кешенең тормышы өчен чыннан да кирәк булган нәрсәләрне генә куша. Һәр фарызның үз максаты, үз файдалары бар. Икенчедән, Аллаһ Үзе куша, аннан шул эшне үтәүдә Үзе җиңеллек бирә. Мәсәлән, Аллаһ безгә биш намазны укып баруны йөкләде, ләкин юлчыга кыскартып укырга кушты. Намазны басып кыям белән уку тиешле, ләкин хәленнән килмәгән кеше утырып та укый ала. Тәһарәтсез намаз дөрес түгел, әмма су таба алмаган таяммүм ала. Ураза тотуда да Раббы җиңеллекләр бирә: иң элек Коръәндә ураза тотуны фарыз дип әйтә, аннан соң: «Әгәр сез сәфәрдә булсагыз яки авырып китсәгез, калган көннәрегезне башка көннәрдә тотып бетерерсез», - дип әйтә. Әгәр берәүнең авыруы бөтенләй савыкмаслык булса, ул тотмаган һәр көне өчен бер мескенне ашата (фидия). Шулай ук шәригать көмәнле хатыннарны (балага зыяны тиярлек булса), имезүче әниләрне (сөте бетә башласа) ураза тотудан азат итә. Хатын-кызларның айлык күрем вакытларында, бала тапканнан соң кан килгәндә Аллаһ аларны бөтенләй «ялга чыгара», ул көннәрдә намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар.

Аллаһы Тәгалә кешеләргә кайбер нәрсәләрне хәрам кылды. Күп кешеләр диннең хәрамнәреннән куркалар һәм: «Диндә бөтен әйбер хәрам инде», - диләр. Сөбханаллаһ, Аллаһ Раббыбыз бер нәрсәне дә сәбәпсез тыймый. Аллаһ хәрамнәрне: «Бәндәләрем интегеп яшәсеннәр әле», - дип тыймады. Юл йөрү кагыйдәләрендә дә чикләү һәм тыюлар бар, әмма алар кешеләргә мәслихәт-файда булсын дип, фаҗигаләр булмасын өчен куелган. Тауга каршы шуышып менгән фураларны бик узасы килә дә, ләкин каршы як күренмәү сәбәпле, сабыр итәргә туры килә.

Өйдә дә әни кулына пычак алып ипи кискәндә, өч яшьлек баласы ялтыравык пычакны сорарга тотына, елап куркыта. Бир инде пычагыңны, сабыйның күңеле булсын. Ананы баласына сораганын саранлыгы бирдертмиме, әллә йөрәгендә булган рәхим-шәфкатеме? Ана бала белмәгәнне белә: кулына пычак алган бала үзенә, энесенә зарар китерергә мөмкин. Шуңа күрә ананың рәхим-шәфкате баланы теләгән нәрсәсеннән мәхрүм иттерә. Аллаһ та безне тормышыбызны җимерә, безгә һәм башкаларга зарар китерә торган нәрсәләрдән тыя.

«Динебез бик авыр, анда бер нәрсә дә ярамый», - ди бер кеше. Мин аңа: «Ә нәрсә ярамый безнең диндә?» - дип сорыйм. Ул: «Менә дуңгыз ите дә ярамый», - ди. Менә шундый бәхетсез, мәхрүм кешеләр инде без - мөселманнар. Дөньяның рәхәтен «күрмичә», чучка ашамый «тилмереп» яшибез.

Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бер нәрсәне хәрам кылганчы, ул нәрсәдән хәерлерәк булган күп нәрсәне хәләл кыла. Аллаһының хәләлләре кешенең хәрамгә ихтыяҗын калдырмый. Алыгыз бер чиста кәгазь бите һәм шунда урта бер җиргә: «дуңгыз» дип языгыз. Хәзер шушы хәрам тирәли хәләл булган ит ризыкларын языгыз: сыер, сарык, ат, кәҗә, куян, тавык, үрдәк, каз, күркә. Йорт тирәсендәгеләре генә җитмәсә, ераграк китегез: дөя, болан, поши, кыр кәҗәсе, боҗыр, көртлек, суер... Балыклар дөньясына кереп чумсак, чыга да алмабыз.

Аракының, урлашуның хәрам булуының сәбәпләрен китереп тормыйм, аның афәтләрен тормыш безгә көн саен күрсәтеп тора.
Адәмнең нәфесе карыша, ни теләсә - шуны ашарга, нәрсә теләсә, шуны эшләргә тели. Әлхәмдүлилләһ, Раббыбыз - Рәхимле, тормышларыбызны үз нәфесләребезгә калдырмады. Хәерле нәрсәләрне хәләл кылды, явыз нәрсәләрдән тыйды.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading