16+

Сусаган бер эткә су эчергәне өчен дә гөнаһлары гафу ителгән

Динебез мәрхәмәтлелеккә һәм рәхим-шәфкатькә чакыра. Кешеләргә генә түгел, ә бар җан иясенә карата да.

Сусаган бер эткә су эчергәне өчен дә гөнаһлары гафу ителгән

Динебез мәрхәмәтлелеккә һәм рәхим-шәфкатькә чакыра. Кешеләргә генә түгел, ә бар җан иясенә карата да.

Динебездә хайваннарны рәнҗетү, аларны мыскыл итү катгый рәвештә тыела. Кайчакларда интернет челтәрендәге кешеләр төшереп куйган видеоларны күреп җаннар имәнеп китә: кайсыдыр таш бәгырьлеләре мәчеләрнең койрыкларына ут төрткәннәр дә көлеп карап торалар; икенче бер кемсәләр бакаларның авызларына таяк тыгып, туп кебек кабартканнар да, бичара бака шартлагач, «во, класс!» дип шатланышалар. Мондый мисалларны бик күп дәвам итәргә була, әмма боларны карарга да, сөйләргә дә йөрәк түзми. 

Ә динебез, киресенчә, хайваннарга, җәнлекләргә рәхимле булырга, аларга ярдәм кулы сузарга, ашатырга чакыра. Бу урында сезгә дә тормышта булган бер гыйбрәтле хәдисне сөйлим әле. Шулай бервакыт үз юлы белән барган бер кешенең бик нык су эчәсе килгән. Ул коега төшеп су эчкән, ә аннан чыкканда каршында бер эт күргән, ул эт су эчәсе килүеннән телен чыгарып, юеш җирне ялап тора икән. «Бу этнең дә нәкъ минем кебек үк су эчәсе килә икән» дип уйлап, ул кире коега төшеп киткән, башмагына су тутырган һәм аны тешләре белән эләктереп өскә менгән дә, эткә эчергән. Аллаһы, моның өчен аның гөнаһларын кичереп, аңа рәхмәтен белдергән. Кешеләр: «И-и, Аллаһның рәсүле, хайваннар өчен дә безгә савап языламыни», – дип сораганнар. Ул: «Савап бар тере затлар өчен дә языла», – дип җавап кайтарган (Бохари риваяте 2363).

Карагыз, нинди зур фазыйләт, хәтта сусаган бер эткә су эчергәне – изгелек кылганы өчен генә дә гөнаһлары гафу ителгән һәм нинди зур савап язылган бу кешегә. Уйландыра торган вакыйга бит. Сөекле Пәйгамберебез ﷺ, хәтта хайваннарга карата яхшылык кылу да хәерле, саваплы гамәлләрдән була, ди. Хайваннарны рәнҗетмичә, аларга сукмыйча, киресенчә, ачыккан булсалар, ашарларына биреп китәргә өнди безне бу хәдис. Карагыз, хәтта кошларга, хайваннарга да мәрхәмәтле булырга куша күркәм динебез.

Кышкы салкын вакытлар җитте һәм безгә шушы хәдисне тормышта кулланырга бер мөмкинлек туды. Сүз кошларга җимлекләр ясап кую турында бара. Җимлек ясасак, әллә никадәр файда эшләрбез. Беренчедән, ризыкны исраф итүдән сакланабыз, коелып калган ипи валчыкларын җыеп, үзебездән калган боткаларны кошлар ашый торган җимлеккә чыгарып салсак, әлеге ризык та исраф булмас, кош-корт авызына да керер. Икенчедән, хәдистән күренгәнчә, савабы күп булачак. 

Юлда хуҗасыз мәчеләр күреп, аларга ашарга берәр ризык биреп куандырсак, бу да безнең тарафтан тереклек дөньясына бер файда булачак. Нинди кечкенә һәм җиңел генә игелек эшләп тә тереклек дөньясына зур файда китерә алабыз. Бер яктан, кошларны, хайваннарны ачлыктан саклап тормышларын җиңеләйтсәк һәм яшәешләрен дәвам итүгә бер сәбәп кылсак; икенче яктан, ахыйрәт тормышы валютасы булган әҗер-савап туплавыбызга бик зур сәбәп булачак. Шуңа да, кардәшләрем, иренмичә җимлекләр ясыйк, бигрәк тә кышкы салкын көннәрдә кошларга, дүрт аяклы дусларыбызга игътибарлы булыйк.
Кәефеңне күтәрәсең килсә...

Үз-үзебезгә сорау бирик әле: очрашкан чакта дусларыбызның яки эшкә баргач, хезмәттәшләребезнең безне ничек каршы алуларын телибез? Әйе, һичшиксез, ачык йөз белән, безне матур итеп елмаеп сәламләүләрен яратабыз. Ә ник шулай соң? Чөнки елмаю кешенең күңел халәтенә уңай йогынты ясый икән. Ул салкын көнне туңып, өши башлаган кешегә кайнар чәй биреп җылыткан кебек тәэсир итә. Хәтта галимнәр дә елмаюның файдасы күп, елмаеп карасаң, башкаларның гына түгел, үзеңнең дә кәефеңне күтәрергә булыша, күңелгә җылылык иңә, диләр. 

Бер табиб болай дип язган: «Кабул итү бүлмәсенә авыру кергәч, мин аны һәрчак елмаеп каршы алам. Елмаюның көче искиткеч зур, ахры, авырулар да миңа: «Сезнең көләч йөзегезне күргәч, үземне яхшырак хис итә башладым», – дип җавап бирәләр. Шул сүз белән минем дә кәефем күтәрелә, йөрәгемә рәхәтлек иңә». Карагыз, кардәшләрем, елмаю кебек гади һәм бик җиңел гамәл ике кешенең дә көнен нурландырып җибәрергә сәләтле икән. 

Елмаюның файдасы хакында психологлар әле соңгы елларда гына сөйли башлады, әмма елмаю хакында Пәйгамбәребез ﷺ XIV гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган: «Бер изгелеккә дә, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән елмаеп каршы алу кебек игелекле гамәлгә дә кимсетеп карама» (Мөслим риваяте). Кайбер риваятьләрдә кардәшеңне елмаеп, ачык йөз белән каршы алу да садака төренә керә, дип килә. Карагыз динебезнең күркәмлеген, бер генә хәерле гамәлне дә кулдан ычкындырма, эшләргә тырыш, ди. «Әй, бу кечкенә генә гамәлнең савабы күп булмас» дип һич кимсетеп карама, ди. Имам Бохариның «Әдәбүл – Мүфрәд» китабында әйтелгәнчә, «Кардәшеңә елмаю – садака» дигән хәдисендә Пәйгамбәребез ﷺ безне шушы игелекле гамәлгә этәрә, психологларча әйтсәк, «мотивация» ясый. Ике кеше бер-берсенә карап елмайса, аларның икесенең дә кәефләре күтәрелә, кояш кебек җылылык сизәләр алар һәм, иң мөһиме, ахыйрәтләре өчен дә садака биргән кебек әҗер языла. 

Кая гына барсак та, безне якты йөз белән каршы алуларын яратабыз, әмма үзебез кайчакларда шушы елмаю-садаканы бирергә кызганабыз. Үзебез башкалардан таләп итәбез, ләкин үзебез бирмибез. Димәк, без саран булып чыгабыз түгелме соң?! Үзебез башкалардан елмаюлы якты караш көткән кебек, башкалар да бит бездән шуны көтә. Шулай булгач, гади генә елмаю димик, аның көнебезнең генә түгел, хәтта күңелебезнең дә һава торышын үзгәртә ала торган бер сыйфат икәнлеген онытмыйк.

Раил Фәйзрахманов

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading