Коръәни-Кәримдә сабыр итүчеләр турында күп аятьләр бар. Белгечләр әйтүенчә, сабырлык сүзе Изге китапта 90 урында искә алына. «Әй иман китергәннәр, сабырлык белән намаз аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Берәр бәла яисә авырлык килсә, сабыр булыгыз.
Ярдәм кирәк икән, Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итеп, ярдәмне Аллаһтан гына көтегез. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сабыр итүче бәндәләрне ярдәменнән ташламас» дигән аять тә сабырлык белән Аллаһка якынаюыбызга ишарәли. «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итүнең зур савабы бар.
- Раббыбыз, сабыр итүчеләргә әҗер-савапны хисапсыз бирермен, ди. Бер изгелеккә ун савап языла, ә Рамазан аенда ул 700гә кадәр артырга мөмкин. Сабырлык белән бәйле гыйбадәтләр, әйтик, ураза өчен савапны аерым үзем бирермен ди ул. Дин галимнәре әйтүенчә, иманның яртысы - сабырлык, икенче яртысы - шөкер итү. Адәм баласы җиңеллек килсә, шөкер итә, авырлык килсә, сабырлык күрсәтә. Әлеге ике сыйфатка ия булучылар - күркәм холыкка ирешүчеләр.
- Монда сүз Аллаһы Тәгалә йөкләгән фарыз гамәлләргә сабырлык күрсәтү турында гына барамы?
- Юк, алар берничә төрле. Беренчесе - сез искә алганы - Аллаһының әмерләрен үтәүдәге сабырлык. Раббыбызның әмерләрен тиешенчә башкару кешедән бик зур сабырлык таләп итә. Көн саен биш вакыт намазны уку, бигрәк тә татлы йокыңнан уянып иртәнге намазга басу, җәй көне кич белән ястү намазын көтеп алу, Рамазан аенда ураза тоту кебек гыйбадәтләрне үтәү өчен адәм баласы түзем булырга тиеш.
Икенчесе - хәрамнардан тыелу өчен сабырлык күрсәтү. Без Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп, нәфесләреннән тыелып, шайтан коткысына бирешмичә яшәргә тиешбез. Шайтан кешене әшәкелеккә, гөнаһ кылырга, әйбер урларга, таларга, ялганларга, бозык юлларга чакыра. Аракы эчәргә, хәрам ризыклар ашарга өнди. Без исә, сабырлык күрсәтеп, шайтанның бу вәсвәсәләренә бирешмик. Хәрамнардан тыелу сабырлыктан башка мөмкин түгел. Шайтанга иярсәк, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләреннән безне азат итәчәк, җәһәннәм белән газаплаячак. Сабыр иткәннәр исә бу дөньяда да, теге дөньяда да зур дәрәҗәләргә ирешәчәк.
Өченчесе - бәла-казаларга сабыр булу. Адәм баласын Аллаһы Тәгалә гел сынап тора. Аңа нинди генә авырлык, сынау килсә дә, ул аңа сабырлыгы белән каршы торырга тиеш. Бәкара сүрәсендә дә: «Һәм, әлбәттә, без сезне сынаячакбыз: курку һәм ачлык белән, маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән. (Сыналган вакытларда) сабыр булучыларны исә шатландыр…» - диелә. Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Шуның белән без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Мондый вакытта иң беренче чиратта Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, сабыр итә белергә тиешбез. Бәла-каза килгәндә сабырлык күрсәтү - иң зур савап. Түземлек үрнәге булып, беренче чиратта, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрсә дә, ул аларны күтәрә белә, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә ирешә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: «Адәм баласына сабырлыктан да зуррак байлык бирелмәде», - диелә. Бер эшкуардан, син ничек шушы зур байлыкка ирештең, дип сорыйлар. Ул, сабырлык белән, дигән. Кайбер әйберләрдә сабыр итүнең бер генә дә мәгънәсе юк бит, әйтик, иләк белән су ташыганда нинди түземлек турында сүз булырга мөмкин дигәч, әлеге эшмәкәр, бар шул, кышны көтеп торырга кирәк, дип җавап биргән. Димәк, монда да сабырлыкның файдасы бар. Дөнья эшендә дә сабырлык күрсәтеп, зур дәрәҗәләргә, малларга ирешеп була. Пәйгамбәребез: «Раббым, мин синнән бер эштә ныклык һәм аны эшләргә теләк сорыйм», - дип, бик еш дога кылган. Без бик еш кына бик зур теләк белән бер эшне башлыйбыз да аны үтәп чыгарга сабырлыгыбыз җитми, ярты юлда ташлап калдырабыз. Димәк, һәр эшнең башында сабырлык тора. Сабыр кешеләр генә морадына ирешә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар