16+

Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә?

Тәкәбберлек – адәм баласын хурлыкка калдыручы иң яман гадәтләрнең берсе.

Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә?

Тәкәбберлек – адәм баласын хурлыкка калдыручы иң яман гадәтләрнең берсе.

Ислам динендәге кешеләргә тиң булмаган тәкәбберлек күренешен, асылын ачыклау өчен Казан шәһәренең “Өметләр” мәчете имам-хатыйбы, Казан ислам университеты мөгаллиме Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт, иң әүвәл адәм балаларының дини һәм дөньяви тәкәбберлекләре төшенчәләренә киңрәк аңлатма бирсәгез иде.
– Дини күзлектән караганда, тәкәбберлек ул – хакны кабул итмәү һәм кешеләргә түбәнсенеп карау, ягъни үзеңне алардан өстен күрү. Коръәндә һәм хәдисләрдә аңлатылганча, бу бик тискәре сыйфат булып тора. Тәкәббер кешене Аллаһы Тәгалә дә һәм башка кешеләр дә яратмый. Ни өчен тәкәбберлек ислам динендә тыелган хәрам гамәлләрнең берсе булып тора? Чөнки бу сыйфат кешенең үзенә һәм башка кешеләргә зыян китерә. Тәкәбберлек адәм баласын кеше хакын бозу, башкаларны рәнҗетү, кеше үтерү кебек гөнаһларга да этәрергә мөмкин. Кайбер кешеләр тәкәббер булганга күрә, башкалардан төрле юллар белән үч алырга, начарлык эшләргә һәм аяк чалырга яраталар.
Дөньяви күзлектән карасак, тәкәбберлек ул кешеләрне санламау, алар алдында масаю, аларны кимсетү, үзеңне дәрәҗәлерәк дип уйлау, очрашкан вакытта белән исәнләшмәү. Бу сыйфат күңел авыруларыннан булган начар бер сыйфат. Һәр кешенең бер зәгыйфь ягы була, менә шул яктан кешенең күңеленә тәкәбберлек сыйфаты үтеп керә. Кайбер кеше баегач тәкәббергә әйләнә. Кайбер кешенең тәкәббер булуына гыйлемле, матур кыяфәтле, физик яктан көчле булуы, дәрәҗәле эштә эшләве сәбәпче була. Кайбер кешеләр халык арасында дан казангач, җитәкче булгач тәкәбберләнәләр, кешеләрне санга сукмый башлыйлар.
Шулай ук кайбер кешеләр, дин юлына баскач, үзен башкалардан өстен һәм изгерәк дип саный башлый. Ул үзенең элекке вакытта гөнаһлар кылып яшәгәнен оныта, ә башка кешеләрне гөнаһлары өчен мыскыл итә, хурлый. Андый кеше үзен җәннәткә кергән, ә башкаларны гөнаһка баткан, җәһәннәмгә кергән дигән фикер белән яши. Бу да тәкәбберлек галәмәте. 
Намаз укучы һәм ураза тотучы кешенең дә шундый сыйфатка ия булуы ислам диненең хакыйкатен һәм үзеңнең кем булуыңны аңлату белән бәйле. Мәсәлән, шайтаннарның башлыгы иблис тә тәкәбберлеге аркасында кәфер булды. Ул үзенең гыйлеме һәм уттан булуына масаеп, Аллаһның әмеренә буйсынмады. Аллаһы Тәгалә аңа Адәмгә хөрмәт күрсәтеп сәҗдә кылырга кушкач, ул әйтте: “Мин Адәмнән хәерлерәк, чөнки Син мине уттан, ә аны балчыктан бар кылдың” (Әгъраф-12). 
Суфян ибен Гуйәйнә исемле галим әйтә: “Әгәр дә бер кешенең гөнаһысы шәһвәт теләге белән бәйле булса, син аның тәүбә итүенә өметлән. Чөнки Адәм, гәйләһиссәлам шәһвәт теләге белән җәннәттәге тыелган җимешне ашады һәм Аллаһ аның гөнаһын гафу итте. Әгәр дә бер кешенең гөнаһы тәкәбберлек белән бәйле булса, аңа Аллаһның ләгънәте төшүдән курык. Чөнки иблис Аллаһның әмеренә тәкәббер булганы өчен каршы килде һәм ләгънәт кылынды”.
 Тәкәбберлекнең җитәкчеләргә хас сыйфат икәнлегенә дә гаҗәпләнмибез хәзер. Җитәкче кеше матди яктан бай булгач, кешеләр белән идарә иткәч, үзен башкалардан өстен дип уйлый башлый. Менә шуның нәҗиҗәсендә ул тәкәбберләнә. Ул кеше түрә булуның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау булуын оныта. Кайбер кешеләрне Аллаһы Тәгалә башкалар алдында чын йөзен ачу өчен байлык, дәрәҗә һәм җитәкчелек белән сыный. 

– “Тәкәббер фәкыйрь” дигән гыйбарәне дә ишетергә туры килә...
– Тәкәббер фәкыйрь кеше Аллаһы Тәгалә каршында тәкәббер байга караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә. Мөхәммәд пәйгамбәр андый кеше турында шулай дип әйткән: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә өч кеше белән сөйләшми, аларның гөнаһларын гафу итми һәм аларга таба карамый да. Аларга авырттыручы бик ачы газап була. Алар зина кылучы карт бабай, халкын алдалаучы ялганчы патша һәм тәкәббер фәкыйрь” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).  
Гадәттә, кешене байлык тәкәббер итә, ә фәкыйрь кешенең тәкәббер итүче мондый сәбәп юк. Шуңа күрә ул бай тәкәббер кешегә караганда да бозыграк булып чыга, чөнки ул сәбәп булмыйча тәкәбберлек күрсәтә. 

– Тәкәббер булмау яки күңелдән бу сыйфатны алып ташлау өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен үзеңнең кем булуыңны, кайдан тууыңны онытмау зарур. Кеше үзенең атасының бер тамчы суыннан яратылган бер мәхлук. Әл-Әхнәф ибен Кайс шулай дип әйткән: “Тәкәбберләнүче адәм баласының хәле бик гаҗәп. Ул бит бәвел чыга торган юлдан ике тапкыр чыкты (беренче тапкыр әтисеннән, икенче тапкыр әнисеннән)” (әл-Газәлиның “Ихйә’ү гулүүмид-дин” китабы). Кеше нихәтле генә масаймасын һәм үзен башкалардан өстен күрмәсен, ул барыбер зәгыйфь зат. Ул барыбер кемгә дә булса мохтаҗ. Иң беренче чиратта ул Аллаһның ярдәменә һәм яклавына мохтаҗ. Ул бу дөньяда беркемгә дә мохтаҗ булмыйча яши алмый. Мәсәлән, әгәр дә ул авырса, табибка мөрәҗәгать итә, авыр хәлдә калса кемнәндә булса ярдәм сорый. Шул рәвешле кеше ничек тәкәбберләнә ала?!
Моннан тыш, тәкәбберлек сыйфатынна котылу өчен Аллаһка дога кылырга кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһка шулай дип дога кыла иде: “Рабби әгүүзү бикә минәл-кәсәли вә сүү’ил-кибәри, Рабби әгүүзү бикә мин газәәбин фин-нәәри вә газәәбин фил-кабри”. Мәгънәсе: “Раббым Аллаһ. Мин сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).  

– Килешүгә бармаган кешеләр тәкәбберлеккә мисал була аламы?
– Әгәр дә ике кешенең арасы низаг аркасында бозылса һәм соңыннан аларның берсе гаебен танып дуслашырга теләсә һәм гафу сораса, икенче кеше аны гафу итәргә тиеш. Әгәр дә ул гафу итүдә баш тартса, тәкәббер кеше була.  

– Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә? 
– Тәкәббер кеше әлеге гөнаһның җәзасын бу дөньяда да һәм ахирәттә дә күрәчәк. Андый кешене Аллаһы Тәгалә җәза рәвешендә түбәнсетә яки бер сынау белән урынына утырта. Шулай ук тәкәббер кешене Аллаһы Тәгалә хәтта каты газап белән һәлак итәргә мөмкин. Мәсәлән, безнең эрага хәтле яшәгән Гад халкын Аллаһы Тәгалә каты давыл белән һәлак итте. Чөнки алар тәкәббер халык булды. Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди: “Әмма Гад халкы җир өстендә хаксызга тәкәбберләнделәр. Алар әйтте: “Безгә караганда да куәтлерәк тагын берәр зат бармы?!” Әллә алар үзләрен юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләнең күпкә куәтлерәр булын күрмәделәрме? Алар безнең могҗизаларыбызны инкяр иттеләр. Бу дөньяның түбәнсетүче газабын таттыру өчен Без аларның өстенә шомлы көннәрдә салкын җил җибәрдек. Әмма ахирәттәге газап аларга тагында түбәнсетүче булачак һәм беркем дә аларга ярдәм итмәячәк” (Фуссыйләт: 16-15).

Тәкәббер кеше шушы начар сыйфаты өчен кыямәт көнендә дә җәзасын ала. Андый кеше кыямәт көнендә турыдан-туры җәннәткә эләкми. Әгәр дә ул тәкәббер мөселман булмаса, шушы гөнаһы өчен җәһәннәм утында яна, ә аннан соң җәннәткә кертелә. Әгәр дә ул тәкәбберлеге өстенә имансыз булса, мәңге җәһәннәмдә кала. Тәкәбберлек турында Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйткән: “Күңелендә тузан бөртеге авырлыгы хәтле тәкәбберлек булган кеше җәннәткә керми”. Шул вакытта бер кеше сорый: “Әгәр дә бер кеше матур өс киеме һәм аяк киеме кияргә яратса ул тәкәббер кеше буламы?” Мөхәммәд пәйгамбәр аңа шулай дип әйтә: “Дөреслектә, Аллаһның бөтен гамәле матур һәм Ул матурлыкны ярата. Тәкәбберлек ул – хакны кабул итмәү һәм кешеләрне кимсетү” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска зурлыгындагы кешеләр кыяфәтендә була. Аларны бөтен яктан да хурлык каплаячак. Җәһәннәмдә “Бүләс” исемле төрмәгә ябачаклар. Анда аларны бөтен яктан да җәһәннәм уты чолгап алачак. Су эчәргә сорагач, җәһәннәм әһелләреннә бүленеп чыккан сасы эчемлек эчертәчәкләр” (Тирмизи хәдисләр җыентыгы, № 2680).

Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай диде: “Аллаһ Тәгалә әйтте: “Тәкәбберлек (бөтен нәрсәдән дә өстен булу) сыйфаты минем киемем һәм шулай ук олуглык сыйфаты да минем киемем. Кемдә кем аларның берсен миннән тартып алырга теләсә, Мин аны җәһәннәм утына атачакмын” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Йомгаклап, шуны гына әйтәсе кала: тәкәббер булу-булмау бары тик үзебездән тора. Аллаһ кушканча барлык гамәлләребез матур һәм хак булса иде.

Рамазан Кәбиров,
Балык Бистәсе авылы, Югары Тегермәнлек авылы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading