16+

Тауны кисеп, җир астыннан чыгарылган мәчет

Соңгы егерме ел эчендә дә күп кенә борынгы мәчетләр кабаттан торгызылды. Һәрберсенең халыкка кайтарылуының үз тарихы бар. Гадәттә элеккеге мәчет биналары йә башлангыч мәктәп, йә китапханә, яисә клуб булып хезмәт иткән.

Тауны кисеп, җир астыннан чыгарылган мәчет

Соңгы егерме ел эчендә дә күп кенә борынгы мәчетләр кабаттан торгызылды. Һәрберсенең халыкка кайтарылуының үз тарихы бар. Гадәттә элеккеге мәчет биналары йә башлангыч мәктәп, йә китапханә, яисә клуб булып хезмәт иткән.

Бәрәскә мәхәлләсе Казанның Мәрҗани мәчетеннән ике ел алдан төзелгән

Әтнә районы Бәрәскә авылындагы таш мәчетнең язмышы да башкалардан берничек тә аерылып тормаган. Тик бу иман йорты халыкка шулай мәһабәт бина итеп кабат кайтарылачак дисәләр, ул чакта беркем ышанмас иде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Каршыңда әлеге мәчетне күреп таң каласың. Бу Казандагы Мәрҗани, Апанай мәчетләренең күчерелмәсе түгелме соң?!

Чынлыкта да шулай булып чыкты. Мондый беренче таш мәчетләр ул чакта санаулы гына булса да, иң борыңгысы Әтнә төбәгендәгесе икән. Беренче дүрт таш мәчетнең берсе Казанда, икенчесе Бәрәскәдә төзелә. Шулай ук Арчаның Кышкарында (1776-1777), Кукмараның Мәчкәрәсендә (1791) салына. Бәрәскә мәчете хәтта Казанның Мәрҗани мәчетеннән ике ел алдан төзелеп бетә. Түбән Бәрәскә авылы уртасындагы мәчетне сәүдәгәр, танылган хәйрияче Ибраһим Борнаев 1769 елда төзеткән һәм шул ук елны мәчет халыкка, авылдашларына хезмәт итә башлый. Биредә Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан Габделкәрим углы, Мәрҗанинең атасы Баһаветдин, бабалары Бубыйлар династиясеннән булган дин белгече Нигъмәтулла Монасыйб һәм башка күренекле галимнәр дин сабагын үзләштергән. Троицк шәһәренең төрле мәчетләрендә имам-хатыйп булып эшләгән абыйлы-энеле Рахманкуловлар да Бәрәскә авылында туган һәм биредә белем алулары билгеле.

– 1930 елда Түбән Бәрәскә авылы мәчетен җимереп, кирпечләрен райком бинасы өчен файдаланырга уйлыйлар. Ләкин измәсе нык булу сәбәпле, стенасын вата алмыйлар. Җимерелгән мәчетне кабат төзекләндерү өчен Ленин исемендәге нәселле терлек хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Президентыбыз фатихасы белән дәүләт-шәхси партнерлык шартларында 2018 елда реставрация эшләре башланып китте. Хәйрия фонды булдырылды, – дип сөйли Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

...Төзекләндерелеп сафка баскан мәчетнең һәр почмагын карап йөрибез. Реставрация эшләре барышында 253 ел элек Ибраһим Борнаев төзеткән өлешен генә калдырып, мәчетне яңадан тергезәләр. Совет чорында мәчетнең өске өлешен бер сүткән булалар. Әүвәл аның түшәмнәре гөмбәз формасында булган. Тик сүткәннән соң аны кире үз урынына кайтара алмыйлар. Шуңа күрә реставрация вакытында совет чорында төзелгән өлеше кабат сүтелә. Бары тик элеккеге өлеше генә калдырыла, хәтта ул диварларның төсе фоторәсемнәрдә дә аерылып тора.

Иң элек нигезне ныгыталар. Тауны кисеп мәчетнең сул ягын казып чыгаралар. Бинаның тулы аскы өлешен күреп шаккатып кала авыл халкы.
Дөрес, мәчетнең беренчел вакытын хәтерләүчеләр инде юк. Әмма бу бинаның архитектура үзенчәлекләрен эш барышында исәпкә алып бөтен таләпләрне үтиләр. Хәтта мәчеткә шул заманның кирпечләренә кадәр табалар. Бинаның эчке ягы күксел зәңгәр төстә. Моны да архитекторлар элеккеге эчке диварлар төсе шундый булганлыгын ачыклап раслый. Бер үк вакытта кабат эшләп чыга алырбызмы икән дип курку, шик-шөбһәләр дә була.

Шулай итеп, иман йорты 2020 елның 11 декабрендә үз ишекләрен кабат ача.
– Бик куанабыз, авылыбызның, республикабызның горурлыгы. Эш барышының һәр этабы контрольгә алынып эшләнде. Коронавирус белән бәйле эшнең туктап торган вакыты да булды, – дип сөйли Аида Фатыйхова.

Тау башында әлеге мәчет бинасы совет чорында клуб бинасы булган. 2012 елга кадәр әле яңа клуб төзелгәнче ул халыкка хезмәт күрсәтә. Ә бинаның бер ягындагы аскы подвал өлешләрендә кибет, склад, котельня урнашкан була. Мәчет халыкка кире кайтарылгач, элеккеге кибет-склад урынында музей бинасы, мәдрәсә, китапханә барлыкка килә.

– Халыкка музей оештырабыз дип әйткәч, бик теләп катнаштылар. Борынгы әйберләрне алып килделәр. Коръән китаплары, гарәп-фарсы телендә язылган күп китаплар әле нигезләп өйрәнелмәгән. Ләкин бик борынгы икәнлеге күренеп тора, – дип сөйли Аида ханым.
Авылның борынгы булуын таш мәчет кенә түгел, зиратларда сакланып калган кабер ташындагы язма истәлекләр дә, авыл уртасындагы ком базыннан табылган кольчуга да раслый.

– Югары Бәрәскә авылы зиратында ике зур кирпечтән эшләнгән төрбә бар. Халык аны ташпулат дип тә атап йөртә. Кызыл кирпечтән төзелгән, тәрәзә ишекләре тимердән бизәкләнеп эшләнгән. Хәзерге вакытта берникадәр җимерелгән хәлдә. Төзелү вакыты 18нче гасырга карый. Аны сәүдәгәр Ибраһим Борнаев үзе төзеткән. Аның каберенә куелган ташы да саклана. Анда Аллаһка рәхмәт сүзләре язылган. Ул 1784 елда җирләнгән. Мондый борынгы кабер ташлары зиратларда бик күп, – дип сөйли Аида Фатыйхова. Аларны Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев өйрәнеп аерым китап итеп тә бастырып чыгарган. Әле киләчәктә дә бу эшне дәвам итмәкчеләр. Укып, өйрәнеп, кем нәселенә барып тоташканын белергә дигән ниятләре дә бар. Нәсел дигәннән, шушы мәчетне төзекләндерүдә оештыру эшләре белән шөгыльләнгән, хәйрия фонды җитәкчесе, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Азат Мөхәммәтҗанов Борнаевлар нәселенең дәвамчысы булып тора.

Бүген иман йортында Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районыннан килгән Рамил хәзрәт Юмангулов эшли. Авылда абыстайлык эшләрен Люция, Фирзия апалар алып бара. Мәдрәсәгә балалар укырга йөри. Бер үк вакытта моңарчы эшләп торган мәчеттә әле бергәләп балалар өчен дини кышкы лагерь оештырганнар. Бүген 350 хуҗалыклы авыл мәктәбендә 77 бала укый, балалар бакчасында 32 бала йөри.

Элек исә авылның 3 меңгә якын халкы булган, авылда дүрт мәхәллә эшләп торган. Агач мәчетләр янәшәсендә Ибраһим Борнаев төзеткән беренче җамигъ мәчет таштан салынган. 1959 елда ук мәчет бинасы республика күләмендәге тарихи архитектура һәйкәле итеп саналган. Бүген инде ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып теркәлгән.
Фото: Татар-Информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading