16+

Тимергали хәзрәт Юлдашев: “Сезне иң хәерле гамәлгә өндимме?”

Зикер кылу дигәнне күпләребез тәсбих тотып билгеле бер кәлимәләрне кабатлау дип кенә күзаллыйдыр.

Тимергали хәзрәт Юлдашев: “Сезне иң хәерле гамәлгә өндимме?”

Зикер кылу дигәнне күпләребез тәсбих тотып билгеле бер кәлимәләрне кабатлау дип кенә күзаллыйдыр.

Әмма зикер кылуыбыз – Аллаһны искә алган мизгелебез ул. Зикер, аның файдалары, төрләре, олуг зикерләр хакында “Саләх” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә кордык. 

– Хәзрәт, әссәләмү галәйкүм. Зикер кылуның нәрсә икәнен аңлатып үтегез әле.     
– Вә галәйкүм әссәләм. Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын”, – дип әйтә (“Әл-Бәкара / Сыер”, 2:152). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә: “Дөнья ләгънәт кылынган һәм дөньяда булган һәрнәрсә ләгънәт кылынган, өч нәрсәдән кала: зикер кылу, гыйлем алу һәм гыйлем бирү” – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи).
Гыйлем алу һәм бирү турында аңлыйбыз. Расүлебез: “Гыйлем алу һәр мөселман кешесе өчен фарыз”, – дигән (имам Әл-Бохари). Ә менә зикер кылу төшенчәсен тулысынча аңлап бетерәбезме? 
Зикер сүзе гарәп теленнән – “зәкәра” дигән сүздән  алынган. Аның телдәге мәгънәсе “искә алу”, ә шәригать ягыннан бу сүзгә “Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләне искә алу” дип аңлатма бирелә. Аңлавыбызча, Раббыбызны күңелебездән генә искә алып куйганда да без зикер кылган булабыз. Мәсәлән, “бисмилләһ” сүзләрен әйтеп табын өстен каплау да, берәр эшебезне эшли башлау да, ишекне ачып өебезгә керү дә, иртән уянып урыныбыздан тору да – барысы да безнең зикер кылган мизгелләребез булып тора. Һәм аның фазыйләте, файдалары бик зур. Димәк, көн дәвамында үзе дә сизмәстән “бисмилләһ” дип эш башлаган, нәрсәгә дә булса куанып “әлхәмдүлилләһ” дип куйган, берәр әйберне күреп “сөбеханәллаһ” сүзләрен әйткән кеше зикер кылган, Аллаһны искә алган кеше була.
Моннан тыш безнең Коръән укуыбыз да, намазыбыз да зикер булып тора, чөнки бу вакытта без Аллаһны истә тотабыз. Галимнәр зикерне гыйбадәт дип белдерә. Раббыбыз Үзе Коръәндә: “...намазны да Мине искә төшерер өчен укы”, – ди (“Та Һа”, 20:14). 

– Зикернең әһәмияте нидә?
– Расүлебез әйтүенчә, зикер – ул иң хәерле гамәл. Әбү Әд-Дардә радыяллаһу ганһе болай дип риваять иткән: “Пәйгамбәребез болай дип әйтте: “Сезне иң хәерле гамәлгә өндимме? Раббыгыз каршында иң зәки (чиста, пакь) булган, дәрәҗәләрегезне күтәрә торган, Аллаһ юлында мал сарыф итүдән, алтын вә көмеш инфак итүдән, Аллаһ юлында тырышлык куюдан да хәерлерәк гамәлгә өндимме?” Шул вакытта сәхабәләр: “Әлбәттә әйт, ий Аллаһы Расүле!” – дип әйттеләр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһны зикер кылу”, – диде” (имам Әт-Тирмизи). 

– Динебездә шөкер кылуның да өстенлеге зур икәнен беләбез. Зикер белән шөкер төшенчәләре үзара бәйлеме?
– Бервакыт Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: “Йә, Раббым, мин ничек итеп Сине зикер кылыйм?” – дип сораган. Аллаһы Тәгалә җавап итеп: “Синең зикер кылуың – Миңа шөкер итүең”, – диде. Димәк, шөкер белән зикер бер-берсе белән нык бәйләнгән. Зикер кылмаган бәндә шөкерсездер, ә шөкерсез бәндә зикерсездер, чөнки зикер – ул Аллаһы Тәгаләне искә төшерү булса, шөкер – Аллаһның нигъмәтләрен искә төшереп, Аңа рәхмәт әйтү. 
Шөкер кылу хакында Раббыбыз Коръәндә: “Әгәр  шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә [нигъмәтләрне тагын да] арттырачакмын”, – дип әйтә (“Ибраһим”, 14:7).

– Зикер кылуның нинди төрләре бар

– Зикер кылуның өч төре бар. Тел белән зикер кылу – Аллаһны бөекли торган сүзләрне кабатлау, Аңа мөрәҗәгать итеп дога кылу, Корән уку ул.
Йөрәк белән зикер кылу – телдән әйтмичә, Раббыбызның кодрәте, олуглыгы, сыйфатлары, Коръәни Кәрим аятьләре хакында фикер йөртү ул.
Тән белән зикер кылу – барлык гамәлләребезне Коръән һәм сөннәт буенча кылып, тыелганнардан ерагаюыбыз ул.

– Хәзрәт, укучыларыбызга олуг зикер сүзләрен әйтеп узсагыз иде.
– Иң еш таралган ун зикер кәлимәсен телгә алып үтик.
1. Һәр эшне “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” (“Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән”) сүзләре белән башлау.
2. “Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”), “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”), “Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”) сүзләрен кабатлау.  Расүлебезнең әйтүе буенча, болар кешенең тагы да хәерле булуына сәбәпче булачак. Аларны без һәр намаздан соң 33 тапкыр әйтәбез. Башка вакытта да күпләп әйтү хәерле булыр.
3. Шәһадәт кәлимәсе сүзләре – “Ләә иләәһә илләллааһ” (“Аллаһтан башка илаһ юк”). Расүлуллаһ: “Иң хәерле зикер – Ләә иләәһә илләллааһ, ә иң хәерле дога – Әлхәмдүлилләәһ” – дигән (имамнар Ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).

4.  “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм (“з” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) вә бихәмдиһи” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”). Имам Әт-Тирмизи риваять иткән хәдис буенча, бу сүзләрне даими әйтүче кеше өчен җәннәттә хөрмә агачы бүләк ителер.
5. “Сөбеханәллааһи вә бихәмдиһи” һәм “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм” сүзләре хакында Расүлебез: “Телдә әйтергә җиңел булган, әмма Кыямәт көнендә мизаннарда (үлчәүдә) авыр килгән сүзләр”, – дигән.
6.  “Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллааһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Аллаһ исеме белән. Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”). Бу зикерне Аллаһка тәвәккәл итеп, хәлләребезне бары Ул гына үзгәртә алуын танып әйтәбез.

7. “Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм”). Расүлебез: “Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 мәртәбә Аллаһтан истигъфар сорап, Аның гафу итүен үтенеп мөрәҗәгать итәм”, – дигән (имам Әл-Бохари). Икенче хәдистә Расүлебез: “Әгәр берәү даими рәвештә Аллаһтан гафу итүен сораса, Раббыбыз аңа теләсә кайсы бәладән чыгу юлын күрсәтер, борчуын җиңеләйтер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр”, – дигән (имам Әбү Давыд).
8. “Хәсбүнәллааһү вә нигъмәл вәкиил”  (“Аллаһ безгә җитә, Ул нинди яхшы Яклаучы”) Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе сүрәсе, 3:173. Мәгънәсеннән аңлашылганча, бу зикерне Раббыбызга тәвәккәл иткәндә кылу урынлы. Аны Ибраһим галәйһиссәлам залим фиргавен тарафыннан утка атылганда укый. Бу сүзләр Коръәни Кәримдә килә. Аллаһның рәхмәте белән, шулчак дөрләп янган ут гөлбакчага әйләнә.

9. “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” (“Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”)
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән.

10. “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд” (“Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”) дип салават сүзләрен әйтү. Расүлебез: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән (Имам Ән-Нәсаи).
Бу исемлекне тагы да дәвам иттереп була, зикер сүзләре бихисап. Алар хакында Коръәннән һәм хәдисләрдән белә алабыз. Намазларыбыздан соң укый торган “Аятел-Көрси” дә, табын яныннан кузгалганда укыла торган “аш догасы” да, шәйтаннардан, төрле зәхмәт, вәсвәсәдән Раббыбызга сыенып укыла торган “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” сүзләре дә зикер булып тора. 

– Зикер кылуның файдалары нинди?

– Зикер кылу түбәндәге файдаларга ия. Ул:
1. Аллаһның ризалыгына сәбәп була.
2. Тәнгә көч бирә.
3. Йөрәктән кайгыруны һәм борчуны чыгара.
4. Йөзне һәм йөрәкне яктырта. 
5. Ризыкны якынайта. 
6. Шайтанны куа һәм аның көчен юк итә.
7. Гөнаһлардан һәм хаталардан ерагайта.
8. Гайбәттән, сүз йөртүдән, ялганнан, талашудан саклый. 
9. Авыр эшне җиңел итә.
10. Җәннәттә сарайлар төзелүгә, җәһәннәмнән котылуга сәбәп булып тора.

Әңгәмәдәш - Ләйлә Әхәтова 
 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading