Элек-электән үк халык төш юрарга яраткан. Араларында махсус төш юраучылар да булган. Төшлек салу гадәте дә киң таралган. Урыс улап, татар юрап китерер дигән кебек, төш юратып без дөрес эшлибезме? Әлеге сорау белән мин Чаллы шәһәренең «Тәүбә» мәчете имам хатибы Идрис хәзрәт Галәветдингә мөрәҗәгать иттем.
Скопировать ссылку
Элек-электән үк халык төш юрарга яраткан. Араларында махсус төш юраучылар да булган. Төшлек салу гадәте дә киң таралган. Урыс улап, татар юрап китерер дигән кебек, төш юратып без дөрес эшлибезме? Әлеге сорау белән мин Чаллы шәһәренең «Тәүбә» мәчете имам хатибы Идрис хәзрәт Галәветдингә мөрәҗәгать иттем.
- Идрис хәзрәт, төшләрне бөтен кеше дә юрый аламы?
- Юк. Дөрес юрау өчен белем кирәк. Төшләрне белемсез килеш юрау ул табиблык белеме булмаган кешенең кулына скальпель тотып авыруга операция ясавы кебек. Гыйлемсез кеше, наданлыгы сәбәпле, төшне ялгыш юраячак. Төшне юрый белмәсәң, юрама яки инде яхшыга юра. Атның дилбегәсен кая таба тартасың, ат шул якка юнәлә, машинаның рулен кая борсаң, машина шул якка борыла. Шулай ук төш тә, әгәр син аны яхшыга юрасаң, ул чагында әйбәт була, әгәр дә төшне начарга юрасаң, яман була.
Үзем белән булган бер төшне сөйлисем килә. Моннан дүрт-биш ел элек Норлат районындагы Яңа Әмзә авылына кунакка кайткан идем. Шулай кыр-болыннарда йөргәндә чишмә кырыенда ял итим дип ятып торганда, йокыга киткәнмен. Йокыдан уянып юлымны дәвам иткәндә уң колагымның авыртканын һәм ишетми башлаганын сиздем. Колагым шуннан соң ага да башлады. Бу хәлгә чыдый алмагач, табиблар мине хастаханәгә салдылар. Әмма файдасын тапмадым. Имам кешегә ишетми торган колак белән бик авыр. Авыр булса да, өстемдәге вазифамны көчем җиткәнчә алып барырга тырыштым. Колагымның ишетмәве ике елга сузылды. Колак авырткан саен, догалар кылып, Аллаһтан ярдәм сорадым. Шулай бервакыт ястү намазыннан соң йокларга яттым һәм миңа төш керде. Имештер, мин урманнан ерак булмаган бер болында басып торам. Шулчак миңа таба дүрт елан очып килде. Бу еланнар берсе берсенә охшамаган. Берсе карандаш шикелле нәзек, ләкин бик озын. Икенчесе бик кыска, ләкин шулкадәр калын, гүя ки ул бер кисмәк. Өченчесе - кобра еланы. Дүртенчесе әллә тузбаш, әллә гади бер елан. Аларның миңа таба очып килгәннәрен күргәч курыктым һәм алардан кулларым белән саклана башладым. Ләкин алар, минем кул араларымнан үтеп кереп, сөлек шикелле колак тирәсенә ябыштылар. Шулчак, мин куркып: «Болар бит мине чагалар», - дип уйладым. Еланнардан котылу нияте белән аларны кулым белән йолкып алып, җиргә ыргыта башладым. Алар җиргә барып төшкәндә кара балык уылдыгы кебек чәчелә башладылар. Мин шулай аларның барысын да колак һәм муен тирәсеннән әсәре беткәнче чистарттым. Шуннан соң уянып киттем. Минем башыма шул ук вакытта Фиргавеннең Муса галәйһиссәламнең таягы еланга әверелеп, 70 мең сихерчеләренең еланнарын юкка чыгарып җиңгәне, сихерне шулай юкка чыгарганы исемә төште. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «әл-Әгъраф» сүрәсенең 104-120 нче аятьләрендә шул хакта сөйләгән. Әлеге Коръән аятьләре искә төшкәч, мин төшемне болай юрадым. Димәк, мине кемдер сихерләгән булган, ә менә бу еланнар, Муса г.с.нең таягы еланга әверелеп сихерчеләрнең бозымын юкка чыгарган шикелле, минем колагыма ясалган сихер зәхмәтен юкка чыгарачаклар. Төшемне юрап бетерүем булды, колагымдагы үзгәрешне дә сиздем. Минем колагым агудан туктаган, яхшы ишетә башлаган һәм авыртмый да иде. Төшем бик тиз тормышка ашты. Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләр булсын, бу бит - Аның ярдәме. - Күргән төшеңне сөйләргә ярыймы соң?
- Бөтен кешегә дә сөйләргә ярамый! Чөнки арада төрле кешеләр бар: берәүләре көнче, икенчеләре - синең астыртын дошманнарың, өченчеләре - сине яратмаучылар. Андыйлар хәтта синең туганнарың арасында да булырга мөмкин. - Идрис хәзрәт, төшемә мәетләрнең нәрсә дә булса сорап кергәннәре бар, бу аларның дога өмет итүләреме?
- Мәетләр кешенең төшенә төрле хәлдә керергә мөмкин. Күп вакытта мәетләр ризык яисә кием сорап керәләр. Ә кайчагында алар синнән берәр мохтаҗ булган әйбер сорыйлар. Бу аларның синең догаңа мохтаҗ булуларын аңлата. Алар өчен кулыңны күтәреп дога кылсаң яисә алар исеменнән берәр мохтаҗ кешегә яисә мәчет-мәдрәсәгә сәдака бирсәң, аның файдасына хәерле гамәл кылган булырсың. - Белүемчә, төш күрүнең бер хикмәтле ягы да бар икән: берәр катлаулы мәсьәлә алдында калып, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген белмәсәң, истихара намазын укырга кирәк, диләр. Имештер, әлеге намаздан соң күрелгән төш сиңа дөрес карарга килергә ярдәм итә.
- Бу чынлап та шулай. Мисал өчен, берәү өй салырга тотынса: «Бу урын минем өчен хәерлеме, хәерсезме?» - дип уйга кала. Бу эшнең ничек хәл ителүе турында төштә бер ишарә булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән теләк тели. Шуннан соң ул ике рәкәгать намаз укып ятып йоклый. Аллаһы Тәгалә аңа юл күрсәтә. - Истихара намазы ничек укыла?
- Төннең бер вакытында тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылыныр. «Фатиха»дан соң «Кәфирун» сүрәсе укылыр. Рөкүгъ һәм сәждә кылынып, икенче рәкәгатькә торылыр. Икенче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң «Ихлас» сүрәсе укылыр. Башка намазлардагы кебек намаз тәмамланыр. Сәлам биргәч, ошбу истихара догасы укылыр. Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр.
Шуннан соң, тәһарәтле булган хәлдә йөзен кыйблага каратып ятар. Төштә ак яки яшел төс яисә күңелне күтәрүче нәрсәләр күренсә, ул эшнең хәерле булачагына, кара яки кызыл төсләр яисә күңелне төшерүче нәрсәләрне күрү ул эшнең яхшы булмаячагына дәлил дип беленер. Әгәр беренче һәм икенче көннәрдә төштә бернинди дә нәтиҗә булмаса, бу эш берничә мәртәбә эшләнер.
Комментарийлар